поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2010 Җәмгыять

АЛЛАҺ ТҮБӘНГӘ ДӘ ТӨШЕРӘ, ЮГАРЫГА ДА КҮТӘРӘ

Төрмә дигәч тә минем күз алдыма караңгы һәм шыксыз бина, андагы кара йөзле кешеләр килеп баса иде. Ә менә Морат хәзрәт Кудакаев мине Казандагы 2нче төзәтү колониясенә алып килгәч, моның ялгыш караш икәнлеген аңладым, чөнки каршымда сары төскә буялып кояшта матур ялтыраучы мәһабәт бина басып тора иде.

2нче колониядәге мәчет турында күп тапкырлар ишеткәнем бар иде, әмма аны ерактанрак кына да күзәткәнем булмады. 19 март көнне, ниһаять, тәвәккәллим, без Морат хәзрәт белән күңелгә рәхәтлек бирми торган учреждениегә юл алдык. Дөресен генә әйткәндә, баш миен төрмәдә безне каршы алырлар, хөкем ителгән кешеләр белән уртак телне табып булырмы дигән шикле уйлар да биләде.

 

Менә без колониянең эченә уздык, арттан тимер ишекләрнең тавыш чыгарып ук балкып торучы манаралы мәһабәт мәчет бинасы. Кайда гына булмасын, изге йорт изге йорт инде ул. Ул барыбер кешеләрне дингә өндәү кебек үз вазифасын тугры төстә үтәргә тиеш. Без килеп кергәндә гыйбадәтханәгә өйлә намазын укырга инде кешеләр җыела да башлаган иде.

 

Морат хәзрәт башта миңа мәчетнең тарихына багышланган альбомын күрсәтте.

 

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Касыйм хәзрәт Нуруллинның тырышлыгы, колония җитәкчесе Фәргать Галләмовның хәер-фатихасы нәтиҗәсендә биредә 1992 елда мөселманнар мәхәлләсе оеша. 12 кеше бер бүлмәдә намаз укырга керешә. 2002 елда 2нче төзәтү колониясендә мәчет пәйда була, тик, ни кызганыч, ул 2004 елда янып китә. Аллаһы Тәгалә үзенең чәнечкеле тимер чыбыклар артындагы бәндәләрен барыбер рәхмәтеннән ташламый, 2005 елның апрель аенда биредә мөселманнар элеккесенә караганда да яхшырак мәчет төзеп чыгалар. “Касыйм абыйның урыны җәннәттә булсын, үзенә тартып тора торган кеше иде. Күп нәрсәләр төзегәндә “Рубин”ның баш тренеры Корбан Бердыев , Балык Бистәсендә яшәүче танышлар һәм башкаларның көче күп керде. Шулай да күбесен колония хисабына башкардык. Без хөкем ителгән кешеләрнең дини ихтыяҗларын үтәү өчен дә бездә бернинди киртәләр, кысу юк. Иң зур хыялыбыз шул: 150-200 кеше мәчеткә йөрсен иде. Без христиан өчен дә чиркәү салып куйдык,” – диде безгә милиция подполковнигы Фәргать Гомәр улы.

 

Әйе, мондый хыял тормышка ашсын өчен биредә әле шактый тырышасы бар. Шулай да инде мәчеткә бүгеннән үк 38-40 кеше биш вакыт намазны уку өчен йөри икән. Бу төзәтү колониясендә 2000гә якын җинаятьченең җәза срогын үтәве турында искә төшерсәк, әле башкарасы эшләрнең бихисап икәнлеге килеп чыга.

 

Биредә мәчетнең беренче имам хатибы Касыйм хәзрәт Нуруллинны фәкать яхшы яктан искә алдылар, 2007 елның 15 февралендә гыйбадәтханәгә аның исемен биргәннәр, папахасы да мәчеттә саклана икән.

 

Чыгышы белән Мамадыш районыннан булган 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән,1965 елгы Ренат Низамов миңа үзләренең хәле турында болай дип сөйләде:

 

– 2 нче колониягә мине 2000 елда китерделәр. 2002 елның 1 сентябреннән мәчеткә йөри башладым. Монда күп нәрсәләргә өйрәндек. Ислам әти-әнигә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Беренче вакытта бик авыр шикелле тоелды, гарәп сүзләрен әйтергә дә тел әйләнмәде. Фәкать монда мин ислам диненең Аллаһ тарафыннан безгә дөрес яшәү өчен җибәрелгән кагыйдәсе, инструкциясе булуын аңладым. Аллаһ насыйп итсә, быел төрмәдән чыгарырлар инде дип уйлыйм, документларны бирергә йөрим. Дөньяга дөрес караш булмаганга, алга ачык максат куймаганга монда эләктем дип уйлыйм. Ислам дине өйрәтмәлрәен алданрак белгән булсам, бирегә эләгер идемме мин! Аны әйләнеп узган булыр идем дип уйлыйм. Харам эчемлек куллангач, сүзгә килдек һәм мин бер кешегә суктым, ул бәрелеп баш миенә кан савып үлде. Болай үтереп, кеше талап йөрмәдем мин. Хәзер дингә килгәч, карашым 180 градуска үзгәрде. Инде минем төп максатым – оҗмахка эләгерлек яхшы гамәлләр яхшы гамәлләр кылу. Ә моның серләрен Раббыбыз Коръәндә ачып бирә, ә Пәйгамбәребез шуларны безгә үз мисалында күрсәтә.

 

12 елга хөкем ителеп, бирегә Чаллыдан килеп эләккән Илдар Әскиров үзенең фикерләрен болай дип белдерде:

 

– Биредә бер танышым төрмәдә утыра иде, ул инде мәчеткә йөрде, динне өйрәнде – һәм мине дә аның нигезләренә өйрәтә башлады. Дөрес, мин шунда ук дингә кереп китмәдем, башта ай буена китаплар укыдым, өйрәндем. Исламга шикләнеп каравымның сәбәбе шул: элек христианлыкны кабул иткән идем. Чиркәүгә йөрдем һәм “Новый завет”ны укыдым. Әмма анда күңелемә тынычлык тапмадым, һаман ныграк бутала бардым. Ислам динен өйрәнә башлагач, аның миңа ярашлы икәнлеген аңладым. Шулай ук, 2002 елда мөселманлыкны кабул иттем. Аннары мин үземдәге кимчелекләр, – җитешсез якларым белән көрәшә башладым. Элек миндә әти-әниләргә салкын караш яшәп килде. Әнием Ираида исемле, рус хатыны-кызы. Хәзер аннан да кадерлерәк, якынрак кеше юк миңа. Әтиебез безне күптән ташлап китте. Ул Әзербайҗанда туып-үскән кеше, хәзерге вакытта Белорусиядә икенче гаилә корып яши. Анда 5 ир туганым бар минем. Иреккә чыккач, әтиемне күрергә дә, ир туганнарым белән күрешергә дә испәләп йөрим. Фәкать төрмәдә генә ислам диненнең бөтен нечкәлекләрен аңладым кебек мин, ә иректәге кешеләр аны тулысынча төшенеп бетә алмыйлардыр сыман тоела, чөнки анда шайтанга бәндәзләрне адаштуруы җиңелрәк. Шулай да, мин иректә ислам динен кабул итүчеләргә көнләшеп карыйм. 33 яшемдә булсам да, өйләнмәгән әле мин. Моның үз плюслары бар. “Личность мусульманина” дигән китаптан мөселман ирләрнең, хатын-кызларының вазифаларын укып белдем. Аллаһка буйсынып, хәрәм эшләрдән тыелып корылган гаилә генә таркалмыйча озак яши ала. Миңа әле шартлы рәвештә иреккә чыгарга тагын 10 ай вакыт бар. Әгәр Хак Тәгалә насыйп итсә, иреккә чыгарбыз, әгәр итмәсә, тагын утырырбыз. Аллаһ миңа төзәлү һәм үзгәрү өчен мондый мөмкинлекне биргән өчен мин Аңа рәхмәтле дә. Мәңгелек тәмүгта яныга караганда 10 ел төрмәне яхшырак дип саныйм. 2 нче төзәтү колониясе мөселманнарының хаҗга бушлай юллама отулары белән кызыксынасыз икән, аның тарихы болайрак. Хәтерем ялгышмаса, 2000 елда Россия радиосының “Голос России” дигән тапшыруында конкурс үткәрәләр. Сорауларны төрмәдәге Муса исемле кешесе язып ала да, тиз-тиз генә җавапларын язып, Мәскәүгә җибәрә. Анда сорауларга берничә кеше дөрес җавап бирә. Шулар арасына безнең Муса да эләгә. Аларның исем-фамилияләрен язып барабанда әйләндерәләр һәм бәхет безнең Мусага елмая. Касыйм абый күпме генә тырышса да, Мусаны хаҗга җибәрмиләр, аның урынына беренче имамыбыз үзе бара изге җирләргә. Ул күп бүләкләр, төрле сувенирлар алып кайткан иде. Ә Мусаның срогын 8 елга киметтеләр, ул инде 2003 елда ук иреккә чыкты. Аның гаиләсендә тулы тәртип хәзер, алар Казанда яшиләр, төрмә кешеләре белән дә элемтәсен дәвам итә, яңа мәчетне салуда да күп булышты. Менә шулай итеп, ислам кешене нык үзгәртә, аңа яхшы гамәлләр кылырга булыша.

 

Морат хәзрәт булмаганда мәчеттә 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Азат хәзрәт Галиев имамлык кыла икән. Ул болай дип сөйләде:

 

– Иректәге кешеләргә Аллаһ юлыннан тайпылуы бик җиңел. Шайтан һәрчак безне сагалап йөри. Анда бөтенесе – телевизор, радио, һәм башка мәгълүмат чаралары, хәмере хезмәт күрсәтә. Фәкать төрмәдә генә кеше тормышын асыл мәгънәсен аңлый башлый. Минем туганнарымның барысы да биш вакыт намаз укый. Үзем мин икътисадый җинаять өчен бирегә эләктем. 3 ел буена ни өчен төрмәгә ябылуымны аңламадым. Аннары гына Аллаһның миңа шундый сынау бирүен, хак юлга кертергә теләвен төшендем. Ир белән хатын 3 бүлмәле иркен фатирда яшиләр һәм көн саен диярлек әрләшәләр. Ә биредә кеше үтерүче 20ләп җинаятьче 30 квадрат метрлы бүлмәдә көн күрәләр һәм шунысына да канәгать булалар. Шулай да күп кешеләр әле ислам диненең асыл мәгънәсен аңламыйлар, аны телевизорда күрсәткәнчә, кулына автомат тотып кеше үтереп йөрүче озын сакаллы кеше итеп кенә күз алдына китерәләр. Ә ислам ул бөтенләй башка, ул җиргә тынычлык, иминлек китерүче дин. Кешеләр менә шуңа төшенсеннәр иде.

 

...Без Морат хәзрәт Кудакаев белән кайтыр якка борылдык. Артыбыздан төрле җинаятьләре өчен хөкем ителгән кешеләрнең сагышлы вә моңлы карашы озатып калды. Шул чагында күңелемә Аллаһ Үзенең инсаннарын түбәнгә дә төшерә ала, югары да күтәрергә сәләтле дигән фикерләр килде.


Хатыйп ГӘРӘЙ
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»