поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.06.2008 Икътисад

ДОЛЛАР МӘТӘЛЧЕК АТА

Доллар салмак кына булса да, эзлекле рәвештә аска тәгәри. Моны бар булган акчасын оек эчендә саклаучылар гына түгел, банктагы исәп-хисап кенәгәсе белән эш йөртүчеләр дә күптән аңлап алды инде. Әле ике ел элек кенә бер долларны 28 сумга алыштыралар иде, ә бүген инде аны нинди банктан алуыңа карап рәхәтләнеп 24 сумнан кимрәккә дә алып була. 1998 елның көзенә кадәр булган сум-доллар нисбәтенә кире кайтулар булырмы-юкмы – анысы турында финансчылар фикер йөртсен. Ә менә океан арты икътисадының упкынга төшеп баруын бүген сукыр гына күрми булыр. Миннән, АКШта торганымны исәпкә алып, еш кына: "Анда чыннан да шундый кризисмыни, әллә бездәге газеталар гына шулай язамы?" – дип сораучылар бар.

Икътисадый сүлпәнлек дигән нәрсәне кулга алып күрсәтеп булмый инде аны. Ләкин Штатлардагы соңгы ике ел эчендә булып алган үзгәрешләр нисбәтендә карасаң, "америкалы хыялы"ның әкренләп челпәрәмә килүен күрергә мөмкин.

Гыйрак белән Әфганстандагы сугышка муеннан баткан АКШта бүген, чыннан да, илкүләм кризис чоры. Салым түләүчеләрдән кергән акчаны илнең социаль, икътисадый проблемаларын хәл итүгә тотасы урынга, хөкүмәт аны җилгә очыргандай "Гыйрак һәм Әфганстанда демократик тотрыклылык һәм тәртип урнаштыру"га җибәреп бара. Халык үзе ни карый соң, диярсез. Биредә һәркем үз мәнфәгатен кайгыртырга тырыша. Ярлырак гаиләләрдән чыккан яшь егетләр үз теләкләре белән армиягә язылып сугышка китә. Китмәс тә иделәр, ә сугыштан кайткан ветераннарга илнең югары уку йортларында түләүсез белем алу мөмкинлеге бар. Даһи булып тумасаң, өстәвенә кесәң дә такыр булса, җирле колледж-университетларга илтә торган бердәнбер юл – ул армия. Ә инде сугыштан күпме табут кайта – анысы, дөресен генә әйткәндә, гаилә өстенә төшә торган кайгы һәм югалту.

Океан арты иленә мин икътисадый күтәрелеш шаулап чәчәк атканнан соң килеп эләктем. Инде ул вакытта ук нефть дөнья базарында бер-бер артлы кыйммәтлелек рекорды куя башлаган иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенгәчә гади америкалылар бензин бәяләренең эзлекле рәвештә үсүен күзәтә. Мисалга, ике ел элек бензинның бер галлоны (3,7 литрга тәңгәл) 2 доллар 38 центка сатылган булса, бүген ул 3 доллар 47 цент сызыгына күтәрелде һәм атна саен арта  тора. Ә күпчелек халкы машина иярләгән илдә бензин бәясенең артуы гади кешегә кибеттә ипинең хакы арту кебек тәэсир итә.

Бензинның кыйммәтләнүе чылбырына кибет киштәләрендәге бәяләрнең үсүе дә тагылды. Кайчандыр гипер-супермаркетларның данын бөтен дөньяга тараткан атаклы шоппинг илендә бүген зур биналарда бер түбә астына урнашкан кечкенә кибетләр ябылып, сәүдә арзанлы һәм кулайлырак урыннарга күченә башлады. Россиядә әле модага кереп кенә баручы зур моллар АКШта инде бушап, карачкы хәленә калып бара. Мисалга, Канзас-Ситиның зур гына моллында урнашкан атаклы "Диллардс" кибете зәвыклы, кыйммәтле әйберләр сатудан хәзер ташламалы, башка кибетләрдә сатылмыйча ятучы чүп-чар товарны актаруга күчте. Үз кибетен тотучы танышым зарланып торды әле: "Безнең бизнесны зур сәүдә челтәрләре йота. Көндәшлеккә түзеп торып булмый башлады. "Волмарт" чүп бәядән Кытайда тегелгән арзанлы кием тәкъдим иткәндә халык сыйфатлы, Италиядән кайтартылганын сатып алырга ашыкмый шул, кыйммәт дип баш кына селки", – ди. Ул сүгә торган "Волмарт", чыннан да, Американың иң арзанлы, кулайлы кибете бүген. Белгечләр икътисадның башка өлкәләрендәге зур гигантлар өчен дә 2008 ел бик авыр чор булачак дип фаразлый. Мисалга, кәрәзле телефон патшаларының берсе, "Моторола" инде ел ахырына бәйсез компания булудан туктарга мөмкин. Аның фин көндәше "Нокиа" базарда куәтен арттыра барган вакытта "Моторола" үзенең кече предприятиеләрен сатарга, эшчеләрен кыскартырга кереште. "Форд" компаниясе дә үзенең кече оешмаларын сата башлады. Быел ул 13 мең эшчесен кыскартырга тиеш, дигән фаразлар яңгырый. "Сеарс" һәм "Ки-Март" кибетләр челтәрен тотучы миллиардер Сеарс компаниясе дә узган елдан ук инде упкын алдында тора. Бу сәүдә гигантын тулаем банкротлыкка чыгудан компанияне өлешләргә таркату һәм кайбер артык милеген сату гына коткарып калырга мөмкин, ди белгечләр.

АКШтагы икътисадый тотрыксызлык иң беренче чиратта гади халык кесәсенә сукты. Ник дигәндә, керемнәре кимүдән зур югалту кичерүче компанияләр эшчеләре санын кыскарту, бонус түләүләрен кисү (елына бер тапкыр бирелә торган акча) белән мәшгуль. Минем җәмәгатем хезмәт куйган Брансвик корпорациясе дә, яхталар бизнесында кара көннәр башлангач, дөнья буйлап таралган вак-вак предприятиеләрен сата башлады. Шул рәвешле эшчеләренең хезмәт хакын элеккеге дәрәҗәдә саклап калуга иреште. Ләкин хәлләр алай гына да җайланмагач, хезмәт урыннарын кыскартуга кадәр барып җитте. Март аенда гына да Штатларда, гомумән алганда, 80 мең эш урыны кыскартылган. Бу – соңгы 5 елдагы иң зур күрсәткеч.

Долларга бәйле икътисадның тотрыксызлыгы Американың әҗәткә батуыннан килә. Белгечләр, 2008 ел АКШ икътисады өчен рецессия елына әйләнерме, юкмы, дип баш вата. Төптәнрәк уйласаң, күтәрелеш чорыннан соң килә торган рецессияне депрессия чоры алыштырырга тиеш. Ә Америка үз тарихында депрессияне күргән, кичергән ил.

 Рецессиягә, ягъни җитештерүнең даими кимүенә, илнең тулай продукты күрсәткече аска тәгәрәүгә китергән сәбәпләрнең иң беренчесе – америкалыларның алагаем зур ипотека кредитлары алып, шуны түли алмас дәрәҗәгә төшүе. Биредә соңгы ун ел дәвамында күчемсез милек өлкәсендә күтәрелеш булып алган иде. Күбрәк һәм зуррак йортлар төзелә торып, халык ипотека хисабына шул йортларга кереп урнашты. Ләкин бер ягы бар: күп кеше ул вакытта кулай күренгән аз процентлы, әмма ставкасы банклар тарафыннан үзгәртелергә мөмкин булган ипотека кредитына кызыгып, үз-үзләрен кабалага тыгып куйдылар. Хәзер исә, процентлары бермә-бер арткач, бурычын аен-айга түләп бара алмаганнар йортларыннан колак кага. Андыйларның милеге банк кулына калып, үзләре кечерәк, арзанлырак йортларга күченергә яки торакны арендага алып көн күрергә мәҗбүр булдылар. Америкалылардан өйрәнгән сабак шул: ипотеканы процент ставкасы үзгәрешсез булганын сайларга кирәк. Шулай иткәндә киләчәктәге 15 яки 30 ел дәвамында йорт өчен ай саен бер үк күләмдә акча түләячәгең анык булачак.

Буш администрациясе ил икътисадына җан өрү ниятеннән халыкка бераз акча тарату идеясе белән чыккач та, күпләр моны "ай-һай, булдыра алмаслар барыбер" дигән төшенке рухта кабул иттеләр. Быел май аеннан башлап АКШ хөкүмәтенә салым түләүче 130 миллион гаилә кеше башына 600 әр доллар, балалар исә 300 әр доллар "Буш акчасы" алачак. Штатларның гражданины булмасам да, салым түләүче буларак, Бушның компенсациясе миңа да тәтергә тиеш. Рәсми дәрәҗәдә "стимул түләве" дип аталучы әлеге акча пенсионерларга да, азрак күләмдә булса да, айлык кереме 3 мең доллардан арткан гаиләләргә дә эләгәчәк. Ә еллык керемнәре 75 мең доллардан арткан кешеләр "Буш акчасы"н күрмәячәк.

Дөресен әйткәндә, әлеге гамәл эткә сөяк ыргыткан кебек тәэсир калдыра. Учларына өстәмә акча килеп кергәч, халык шундук аны туздырырга кибеткә чабар, дип уйлап эшләнгән гамәл бу. Болай да күп акча туздыручы америкалыларны тагын да ныграк пырдымсызланырга үгетләү дип кабул итәргә дә була моны. Ләкин чынлыкта мин сорашкан кешеләрнең күбесе әлеге компенсация белән кредит ямауларын капларга ниятли булып чыкты. Ни генә дисәң дә, долларның мәтәлчек атуы беркемне дә читләтеп үтми.


Гөлгенә ЛОТФУЛЛИНА, АКШ
Ватаным Татарстан
№ 112-114 | 10.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»