поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.08.2010 Җәмгыять

ЧИТТӘН ЯХШЫРАК КҮРЕНӘ

Казанның барлык өлкәләрдә үсеше, Россиянең өченче башкаласы исемен яулап алуы шәһәргә чит илләрнең дә игътибарын юнәлтте. Татарстан башкаласының кунаклары арасында меңләгән туристлар гына түгел, ә монда укырга килүче студентлар, үз эшләрен башлап төпләнеп калган эшмәкәрләр, табиблар, укытучылар, галимнәр, профессорлар һ.б. да бар. Һәрберсенең үз максаты, үз эше. Тик барысын да бер уртак сыйфат берләштерә – Казан аларны нәрсәсе беләндер җәлеп итә һәм төрле тәэсир калдыра.

Бүген без сезне Казанда яшәүче берничә чит ил кешесе белән таныштырырбыз, халкыбызга, шәһәребезгә «чит ил күзлеге» аша, тыштан күз салырбыз.

 

«Татарлар – йомшак күңелле һәм бик кунакчыл халык»

 

28 яшьлек Сангмин Ли инде инженер белгечлеге буенча Көньяк Кореяда югары уку йортын тәмамлаган. Сеулда ике ел инженер булып эшләгән. «Миңа әле тагын укырга кирәклеген сизенә идем», – ди Сангмин. Шуңа күрә үзенең күптәнге теләген – рус телен өйрәнүне тормышка ашырыр өчен, ул Россиягә килгән. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан арасыннан соңгысын сайлаган. «Беренчедән, монда тыныч һәм имин, Мәскәү һәм Питер белән чагыштырганда бирдә скинхедлар юк», – дип аңлата Сангмин үзенең карарын. – Икенчедән, мондагы бәяләр чагыштырмача түбән». Кореяда уку ике тапкыр кыйммәтрәк икән. Казанда Сангминның иң яратмаган эше – вокзалда билет сатып алу. «Чиратта озак кына көтәргә кирәк, җитмәсә, билет сатучылары да усал», – дип тасвирлый Сангмин вокзалны. Кондиционерсыз кызыл автобусларга гаҗәпләнгән Корея кунагы. «Экономия өчен шундыйларны алганнардыр инде», – ди ул, транспортчыларны аклап. Ә менә Казандагы иске йортларга, архитектура һәйкәлләренә сокланып туя алмый Сангмин.

 

Сангминның Казанда бер нәрсәдән күңеле кайткан: ул – яшьләрнең шәһәр урамнарында шешә күтәреп сыра эчеп йөрүләре. «Кореяда аерым урыннарда, барларда гына эчәләр, урамда эчүчеләр юк диярлек», – дип чагыштыра Сангмин.

 

Ул инде күп кенә дусларында кунакта да булган. «Татарлар – йомшак күңелле һәм бик кунакчыл халык, минем татар теле укытучым да бик ягымлы, тырыш, яхшы укыта, мин аңа бик рәхмәтлемен», – ди ул. Университетта бергә укыган дуслары да аңа рус телен өйрәнергә ярдәм итә, тик күпчелеге моны әшәке сүзләрдән башлый.

 

Казандагы юлларны да бик куркыныч дип бәяли Сангмин. «Мин торган җирдә, «Роддом» тукталышында, аварияләр бик еш була, юлларны үтү бик авыр һәм куркыныч», – ди ул.

 

«Мондыйны бездә күреп булмый»

 

Сукейнаның туган ягын без «Клон» телесериалындагы Жади, Лукас, Саид исемнәре буенча искә төшерәбез. Гарәп кызы Мароккодагы Фес шәһәреннән Казанга медицина университетына укырга килгән. Марокколыларда әлеге уку йорты бик популяр икән, белем бирү дәрәҗәсе дә югары дип бәяләнә, шуңа күрә ул яклардан Татарстан башкаласына укырга килүчеләр шактый. Гарәпләр бу якны шулай ук халыкның яртысы ислам динен тоткан, шактый гына мәчетләр булган өчен дә сайлыйлар. Мароккода уку икеләтә очсызрак булса да, Сукейна фармацевт белгечлеген монда алырга тели.

 

Татарстан белән Марокконы чагыштырганда, гарәп кызы болай ди: «Монда бар нәрсә дә рөхсәт ителгән. Оят дигән нәрсә юк. Ирләр һәм хатын-кызлар урамда да үзләрен өйдәге кебек тоталар, – ди ул, теләгәнен турыдан-туры әйтмичә генә. – Олы гына яшьтәге хатын-кызлар да яшь кызлар кебек бизәнәләр, күп итеп косметика кулланалар, кыйммәтле киемнәр кияләр. Мондыйны бездә күреп булмый». Ә болай Казанда яшәүне бик кызыклы ди Сукейна, ярты ел эчендә яхшы дуслар табарга да җитешкән.

 

«Алар көне буе чәй эчәләр»

 

Әлеге 3 студент Казанга Голландиядән килгән. Арьэн, Эстэр, Мендел татар халкы, мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре белән танышыр өчен кунакханәләрдә түгел, ә татар гаиләләрендә торганнар, шулай ук ике атна эчендә төрле экскурсияләргә, музейларга, мәчетләргә, хәтта төнге клубларга да барганнар.

 

Менделне бик нык гаҗәпләндергән әйберләрнең берсе – зур, затлы биналар. «Казандагы Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы – бик зур һәм матур. Ләкин аның файдасы бармы икән? Аның төзелеш чыгымнарын башка җирдә дә кулланырга мөмкин булгандыр, мәсәлән, урамнарны, юлларны төзекләндерүдә. Бер корылманың матурлыгына сокланып торасың, ә икенчеләренә әле ремонт кирәк. Моның үз идеологиясе бардыр инде: хөкүмәткә, дәүләткә караган биналар шундый дәрәҗәдә булырга тиештер, бу совет заманасыннан калган гадәттер, бәлки».

 

Голландия кунаклары күңеленә бездәге бәяләр хуш килгән. «Без бүген 7 кеше 20 евролык ашадык, ә Голландиядә ул 40 евро булыр иде. Белем алу бәяләренә килгәндә, бездә университетта бер ел уку бәясе якынча 1600 евро тәшкил итә, ә сездә, белгәнемчә, ике тапкыр очсызрак. Ләкин Голландиядә дәүләт студентларга ай саен 250 евро (якынча 10000 сум) түләп бара», – ди Мендел.

 

Бездә инде, гадәттә, студентлар күп акчалы профессияләрне сайлап, шул белгечлек буенча укыйлар. Европада исә башкачарак. «Голландиядә кайсы өлкәдә күбрәк файда китерә, кайсысында яхшы белгеч була алалар – шунысын сайлыйлар», – ди Эстер Голландия студентлары турында сөйләгәндә. Ул шулай ук шәһәрдә велосипедның киң кулланылышта булмавына гаҗәпләнгән.

 

Голландиялеләр татар авылын да карап кайтырга җитешкәннәр, Арьэн мунча керүне, ә Эстер татар гаиләсен бик яраткан: «Алар көне буе чәй эчәләр. Мин өйгә төнге бердә кайтып керсәм дә, алар миннән: «Чәй эчәсеңме, ашыйсың киләме?» – дип сорыйлар.

 

Әлеге яшьләр протестант динен тоталар. Республикадагы дин өлкәсендәге вазгыятьне игътибардан калдырмаганнар. «Татарстанда төрле дин вәкилләре арасында толерантлык, дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөрә дип әйтәләр. Бу чыннан да шулай икән. Ләкин, икенче яктан караганда, мәсәлән, балалар бер диннән икенче дингә күчкән очракта, аларның әти-әнисе ризалашмаска мөмкин, – ди Мендел. – Ягъни башка кешеләргә карата толерант булу җиңел, ә үз балаңның карарын кабул итү – авыррак».

 

«Татарстанда күп кенә кешеләр үз диннәрен бөтенләй дә белмиләр. Белсәләр, менә шул вакытта булыр иде ул толерантлык. Чөнки диннең нәрсә икәнен белмәсәң – христиан булдыңмы, мөселман булдыңмы – ул исем генә була», – дип борчылуын белдерә Арьэн.


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 84 | 29.07.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»