поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.07.2010 Җәмгыять

ФИНАНС КЫРЫ

Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин газета укучылары сорауларына җавап тотарга ризалык биргән иде. Редакциягә һәм Финанс министрлыгының үзенә дә сораулар байтак килде.

– Үткән ел Россия һәм республикабыз икътисады өчен шактый авыр булды. Шуңа карамастан, республикада бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы, социаль түләүләр вакытында түләнеп килде. Бүген без кризистан чыктык дип әйтә алабызмы?

 

(Наилә Сабирова, Казан)

 

– Дөньякүләм кризис, нефть һәм нефть продукциясенә бәя төшү, әлбәттә, республика икътисады үсешенә тискәре йогынты ясады. 2009 елның беренче кварталы аеруча киеренке булды. Шуңа хезмәт хакын түләү, халыкны социаль яклау, дарулар белән тәэмин итү беренче чираттагы бурычлар итеп билгеләнде. Республикада бюджет чыгымнарын киметү, дәүләт идарәсе органнарында хезмәткәрләрне кыскарту һәм башка күп төрле чаралар үткәрелде. Бюджетның керем өлешен тәшкил итүче салымнарны вакытында җыю өчен һәр оешма белән көндәлек эш алып барылды, шул ук вакытта республиканың һәр тиенен сакчыл тоту, оптимальләштерү чаралары да күрелде.

 

Бүген, Аллага шөкер, республика бюджетының үтәлеше канәгатьләнерлек дияргә була. Бюджет үтәлеше, әлбәттә, икътисадның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә бәйле. Әмма тулаем алганда, икътисадта үсеш күзәтелсә дә, әле кризиска кадәрге күрсәткечләргә бар өлкәдә дә ирешеп булмады. Быелның гыйнвар-июнь йомгаклары буенча, республиканың консолидацияләнгән, ягъни тупланма бюджетына 86,1 млрд сум акча керде, шул исәптән салым һәм салымнан тыш керемнәр 51,2 млрд сум булды, федераль чаралар 34,9 млрд сум тәшкил итте.

 

Республика бюджетының үз керемнәре 39,6 млрд сум, җирле бюджетларныкы исә 11,6 млрд сум. Узган ел белән чагыштырганда бу 995 млн сумга күбрәк.

 

Үткән яртыеллыкта республикада салым базасын үстерүгә зур игътибар бирелде. Бу мәсьәлә белән Ведомстводан тыш комиссия эшләде. Шунысын да әйтергә кирәк: башка салымнар арасында табышка салым аерым игътибарга лаек. Беренче ярты елда әлеге салымның күләме уңышлы дип саналган 2008 елдагы сыман 17,8 млрд сум күләмендә җыелды. Шул ук вакытта быел бу төр салым белән тәэмин итүчеләр структурасы кайбер үзгәрешләр кичерде. Әлеге күрсәткечтә эре оешмаларның өлеше 70 тән 58 процентка кадәр кимесә дә, башка салым түләүчеләрнең өлеше 30 дан 42 процентка артты. Бу инде 2008 ел дәрәҗәсенә без башка салым түләүчеләр ярдәмендә ирештек дигәнне аңлата. Сизелерлек керем алып та, аны күрсәтергә тырышучы оешмаларның хисабын август аенда тыңлаячакбыз.

 

Казнаның керем өлешен тулыландыруда шулай ук акцизлар сизелерлек роль уйнады. Беренче ярты елда бюджетка алынган акциз түләүләре 5 млрд сумга якынлашты һәм үсеш буенча уңай күренеш сакланды. Бу акциз түләүләрен исәпләү нормативлары үзгәрү, ставкалар арту белән бәйле. Мәсәлән, сыра акцизлары узган ярты елда бюджетны 1,6 млрд сум белән тулыландырды. Бу төр акциз түләүләренең артуына аның ставкасы 3 тапкыр күтәрелү йогынты ясады. Шул сәбәпле сыра акцизлары 958 млн сумга артты. Җитештерү күләменең үсүе исә акцияләр килүне 215 млн сумга арттырды. Акциз ставкалары үсү шартларында "Кызыл Шәрык-Солодпиво" җитештерү күләмен 12,5 процентка арттыруга иреште. Ил күләмендә, киресенчә, агымдагы елның узган 5 аенда җитештерү күләменең 11,2 процентка кимүе күзәтелә. Алкоголь продукциясе акцизлары буенча ТР консолидацияләнгән казнасына алынган түләүләр узган ярты елда 423 млн сумга артты. Моңа ставканың артуы һәм алкоголь продукциясенең градуслыгы 9 проценттан югары булганда акцизларны исәпләү өлешенең артуы йогынты ясады. Әмма шул ук вакытта "Татспиртпром"ның алкоголь продукциясен җитештерү күләме, узган елның беренче алты аена караганда, 87 процент кына тәшкил итте. Җитештерү аеруча май һәм июнь айларында кимеде.

 

– Киләсе ел бюджетын булдыруда эш кайчан башлана? Аның нинди үзенчәлекләре булачак?

 

(Камил Гәрәев, Казан)

 

– 2011 ел бюджетын без июнь аенда ук әзерли башладык инде. Башта республика бюджетының керем өлешен алдан санап карар өчен һәр оешма җитәкчелеге белән очрашып, аларның проблемаларын өйрәнеп, булган сорауларга бергә җавап табабыз, бюджетка кертәчәк керемнәрен саныйбыз. Чынлыкта исә бу һәр оешманың үзенчәлеген аңлап, тирәнтен анализ уздыруны сорый. Керем өлешен санап караганнан соң, чыгым өлешен анализлау башлана. Монда исә һәр тиенне нәтиҗәле итеп исәп-хисаплау беренче чиратта тора. Бүген 2011 ел өчен консолидацияләнгән бюджет формалаштыру дәвам итә. Киләсе елда бюджет кытлыгы 12,5 млрд сум тирәсе булыр дип фаразлана. Шул сәбәпле бюджетның чыгымнар өлешен формалаштыру бик катлаулы булачак. Шуңа да финанс документының нигезенә бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеге салына. Бюджет керемнәрен максималь күләмдә туплау, казна чараларын нәтиҗәле һәм максатчан файдалану 2011 елга финанс документының үтәлеше өчен төп шарт булачак.

 

Киләсе ел бюджетын алдагы өч елга – 2011 һәм 2012–2013 план вакытына формалаштырылачак бу финанс документы бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген күтәрү программасына нигезләнәчәк. Программаның максаты – программа-максат алымын кертү, финанс менеджменты сыйфатын карап бару системасын үстерү, хакимият органнарының үтәкүрелмәлеген арттыру.

 

– Яңа уку елыннан укытучылар хезмәт хакын яңача ала башлаячак диләр. Бу системага күчүгә инде ике ел әзерләнәбез, шулай да безнең хезмәт хакы кимемәсме?

 

(Сара Гафурова. Алабуга)

 

– Бүген безнең республикада 60 мең педагог эшли, аларның 36 меңе республика мәктәпләрендә. Борчылырга түгел, киресенчә, шатланырга кирәк дип уйлыйм. Укытучыларга хезмәт хакын яңача система белән түләүгә күчү ул бит акчаны киметү дигән сүз түгел, ә киресенчә, эшләгәнгә карап түләү дигәнне аңлата.

 

Хезмәт хакы ике кисәктән: 70 проценты – укытучының эшләгән сәгатен, эш стажын искә алып саналган база өлеше, ә 30 проценты – әлеге укытучыда белем алган укытучыларның БДИ, төрле олимпиадаларда катнашуын, 4 нче класстан соң уздырылучы белем мониторингы нәтиҗәләрен искә алып саналган стимуллаштыру өлешеннән гыйбарәт булачак. Әлеге яңалыкның республикада укытучы елында гамәлгә кертелүе белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр өчен бүләк дип бәяләнергә хаклыдыр.

 

– Хөрмәтле Радик Рәүфович! Мин Казан дәүләт финанс-икъдисад универститетында укыйм. Финанс министрлыгында практика үтәсем һәм киләчәктә сезнең министрлыкта эшлисем килә. Бу гамәлгә ашарлык хыялмы?

 

(Әлмәттән Галия Исрафилова)

 

– Кадрлар мәсьәләсе, хезмәткәрләрнең әзерлеге, белем дәрәҗәсе һәр оешмада һәрвакытта да беренче планда тора, төп рольне үти. Бүген безнең министрлыкта эшләүче һәр кешенең профессиональлегенә нык ышанам. Гомумән, бердәм команда булып эшлибез, коллективка килүче яшь хезмәткәрләр дә аларга күрсәтелгән ышанычны аклый.

 

Сезнең соравыгызга җавап итеп шуны әйтәсем килә, безнең министрлыкта КДФИ һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлары практика уза. Теләгегезне деканатка җиткерергә тиеш буласыз, алар ярдәм итәр.

 

– Татарстан төрле рейтинг агентлыкларында катнаша. Бу республикага нәрсә бирә?

 

(Ибраһим Галиев, Азнакай)

 

– Дөрестән дә, Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең халыкара рейтинг агентлыклары белән эшләүче аз санлы субъектларыннан берсе. Рейтингларда катнашуның максаты – чит илләрдән, үз илебездән инвестицияләр җәлеп итү буенча республика статусын, мөмкинлекләрен һәм гарантияләрен билгеләүче кредит рейтингы алу. Әле күптән түгел "Fitch Ratings" халыкара рейтинг агентлыгының кредит комитеты Татарстан Республикасы рейтингларын чираттагы тапкыр раслады. Бу турыда без газета битләрендә сөйләгән идек тә әле. Республикага бирелгән рейтинглар инвестицион категориягә керә. Республиканың озак срокка исәпләнгән барлык өч рейтингы да – "Тотрыклы" категориясендә. Бу республиканың кредит алуга мөмкинлеге булуын, республикага җәлеп ителгән кредит средстволары буенча түли алмау куркынычларының түбән дәрәҗәдә булуын аңлата. Финанс бурычларын вакытында түләп бару сәләте адекватлы дип бәяләнә. Аңлатып үтәргә дә кирәктер, рейтинг – өлкәнең кредитлар түләү һәм безгә килергә җыенучы инвесторларның инвестицияләрен җәлеп итү мөмкинлекләре буенча кредитка сәләтен бәяләү ул. Безгә бәя биргәндә республиканың финанс, икътисадый һәм бурыч сәясәте, шулай ук төрле резервлар булдыру буенча үткәрелеп килүче чаралар карала. Республикада уртача һәм озак сроклы перспективада бурычлар буенча түлә­мәүләр килеп чыгу-чыкмау ихтималының ничегрәк булуын да рейтинг күрсәтә. Рейтинг зуррак булган саен, республиканың үз бурычлары буенча түләмәү куркынычы да кимрәк. Инвестицион рейтингка ия булу инвесторлар җәлеп итү өчен кирәк.

 

Бер үк вакытта югары дәрәҗәдәге рейтингка ия булу Татарстанга финанс базарларына чыгуны җиңеләйтә һәм җәлеп ителә торган ресурслар бәясен очсызландыра, чөнки кредит оешмалары төбәкнең үз кредит бурычларын каплау буенча мөмкинлеген бәяли ала.

 

– Бүген бюджет учреждениеләре челтәрен реформалау турында закон проекты федераль законнар чыгару органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында актив төстә тикшерелә. Әлеге процесс республикабызның бюджет учреждениеләренә дә турыдан-туры кагыла. Татарстанда бу реформа ничегрәк барачак? Закон проектының максаты нидән гыйбарәт?

 

(Сәлим Хәсәнов, Арча)

 

– "Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый торышын камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турындагы" Закон Казанда инде берничә тапкыр РФ Финанс министрлыгы вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл"дә тикшерелде. Закон проекты бюджет учреждениеләренең зур өлешен финанслауның смета принцибыннан субсидияләр хисабына финанслау нигезендә, дәүләт заданиеләрен формалаштыруга күчерү зарурилыгы турында Россия Федерациясе Президентының Бюджет юлламасын үтәү йөзеннән әзерләнде.

 

Законның төп максаты – төрле типтагы бюджет хезмәте күрсәтүчеләр һәм бюджет, автоном учреждениеләр, дәүләтнеке булмаган учреждениеләр кирәкле мөмкинлекләргә, вәкаләтләргә, ә иң мөһиме – җитештерүнең үзкыйммәте чыгымнарын киметүгә даими рәвештә омтылу нигезендә сыйфатлы хезмәт күрсәтүләр өчен җаваплылык системасына ия булсын өчен шартлар булдырудан гыйбарәт.

 

 Бюджет учреждениеләре өч төрле: казна, бюджет һәм автоном булачак. Закон проекты дәүләт заданиесен формалаштыру, аны субсидияләр белән тәэмин итү бюджет учреждениеләре өчен дә, автоном учреждениеләр өчен дә, ә алга таба – әлеге өлкәгә җәлеп ителәчәк дәүләтнеке булмаган учреждениеләр өчен дә бер үк төрле булырга тиеш, дигән принципка корылган. Шул рәвешле бюджет средстволары өчен бертигез көндәшлек шартлары тудыру планлаштырыла.

 

Билгеле булганча, региональ һәм муниципаль бюджет учреждениеләренең хокукый статусын үзгәртү буенча Татарстан 2011 елдан эксперименталь үзәккә әйләнәчәк. Россия Федерациясенең башка төбәкләре федераль законны 2012 елдан гына тормышка ашыра башлаячак.

 

– Мин Бөек Ватан сугышы инвалиды. Дәүләт миңа квартир алыр өчен акча бирергә тиеш. Ипотека буенча квартир алырга дип договор төзедек. Ә акча әле һаман күчерелми. Кайчан булыр икән?

 

(Шиһабедтин Мусин, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы)

 

– Чыннан да, Россия Президентының "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турындагы" Указы нигезендә (07.05.2008 ел. №714) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган БВ сугышында катнашучылар һәм инвалидларын, сугышта катнашып һәлак булган (үлгән) кешеләрнең гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү бурычы куелды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 275 нче карары нигезендә (07.06.2006 ел), торак шартларын яхшырту өчен федераль бюджеттан бүлеп бирелүче субвенциягә ия булучылар, торак өчен субсидия ала.

 

Әлеге субсидиягә хакы булганнарның исемлеге ТР Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларында формалашып, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырыла.

 

Шушы максат белән, Татарстан Республикасы 2010 елда Россия Федерациясеннән алган акча үз вакытында ияләренә җиткерелсә дә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарның бөтенесенә дә җитмәде. Шушы көннәрдә, Россия Федерациясе бюджетыннан бу максатта тагын акча көтәбез.

 

Хөрмәтле Шиһабедтин абый! Тагын әз генә сабыр итегез инде, тиздән бу акча сезгә ирештереләчәк!

 

– Минем олы балам садикка йөри, аның өчен түләгән акчаның 20 процентын кире кайтаралар. Күптән түгел икенче балам туды, олы бала өчен миңа күбрәк кайтарырга тиешләрме?

 

(Гүзәл Хәбибуллина, Казан)

 

– Исегезгә төшерәм, баланы балалар бакчасына йөртү өчен түләүдән компенсация алып була. Моның өчен кирәкле документларны балалар бакчасы мөдиренә бирергә кирәк. Беренче бала өчен түләгәннең 20 процент, икенче бала өчен 50 процент, өченче бала өчен 70 проценты кире кайтарыла. Сезнең очракта 20 проценты кире кайтарыла. Кечкенә балагыз балалар бакчасына йөри башлагач, аның өчен керткән түләүләрнең 50 проценты кире кайтарылачак.

 

– Минем пай җирләрем бар, аның өчен мин үз вакытында салымын түлим. Ни өчен миңа аның өчен печән бирмиләр?

 

(Аркадий Сергеев, Олы Арташ авылы)

 

– Бу очракта сезнең инвестор белән төзегән килешүне җентекләп өйрәнергә кирәк. Гадәттә шушы килешүдә инвесторның пай җирләре өчен күпме акча түләве, күпме печән бирүе язылган була. Бәлки инвестор печән урынына сезгә акча түлидер.

 

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләрне торак белән тәэмин итү программасында 1 ел чиратта торабыз, яшәр урын юк. Бу программада тоткарлык бармыни соң? Күпме көтсәң дә, ачыклап әйтүче юк...

 

(СМС хәбәрдән)

 

– Торак шартларын яхшырту һәм торак алу мөмкинлеге яшьләр өчен, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен, үзенең тормышын авыл белән бәйләгән белгечләр өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Чыннан да, быел бу программаның тәртибе үзгәрү уңаеннан бераз тоткарлыклар булды. Шулай да бүгенге көндә программа тиешле дәрәҗәдә финанслана. Әгәр сезнең чиратыгыз җиткән булса, һичшиксез, торак белән тәэмин ителерсез.

 

Ә гомумән әйткәндә, бу турыда тулырак мәгълүматны районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендә яисә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис­трлыгыннан алырга була.

 

– Радик Рәүфович, сез үз-үзегезне тотышыгыз, сөйләмегез буенча гел безнең як кешесе кебек. Мөмкинлек тугач сорыйк инде, Сез кайсы төбәктән, әти-әниләрегез кемнәр иде? (Сорауларым тагын да бар әле)

 

(Сәрия Мансурова, Биектау районы.)

 

– Мин – авыл баласы, Буа районының Яңа Тинчәле авылында туганмын. Озак вакыт Биектау районында эшләдем. Биектауда эшләү чыннан да холык-фигыль формалашкан вакыт булды ул, шуңа да биектаулыларның үз итүенә гаҗәпләнмим. Әти-әнием гади колхозчылар. Әни гомер буе сыер сауды. Әти-әнисе дөньядан бик иртә китү сәбәпле, ул ятим калган, укый-язарга өйрәнергә мөмкинлеге булмаган. Әни безне мәрхәмәтлелеккә, тәртипкә, кешегә игътибарлы булырга өйрәтте, яхшы, төпле белем алырга өндәде.

 

Әтинең буш вакыты булмады диярлек, шуңа күрә безне тәрбияләү әни җилкәсендә иде. Шулай да без, ир балалар, күбесенчә әти тирәсендә чуалырга тырыштык. Әти 57 яшендә фани дөньядан китте, гомере кыска булса да, тормыш итү өчен кирәкле сабакларны биреп калдырырга өлгерде. Әти балта остасы иде, тимерче дә булды, аның кулы бөтен эшкә ята иде. Белеме 7 класс кына булса да, заманасына күрә әти укымышлы кеше иде дип саныйм. Китапларны су урынына "эчте", авыл китапханәсен өч тапкыр укып чыкты. Безгә дә кычкырып укый иде. Институтны тәмамлагач, мин армиядә хезмәт иттем. Хатларны әти яза, алар дүрт биттән дә ким булмый, ә язганы шигырь кебек укыла иде. Бик зиһенле, исәп-хисапка бик үткен иде, безгә дә ул сәләт аңардан бирелгәндер. Безнең нәселдә, гомумән, хисапчылар күп. Кеше белән аралашырга да әти өйрәтте. "Улым, кешене белгәнче бер пот тоз ашарга кирәк", – дия иде. Тормыш итә-итә генә аңладым: бер пот тоз – шактый вакыт икән.

 

Без дүрт бала үстек. Бүген һәрберебезнең үз гаиләсе. Әниебезнең безнең янәшәдә булуы – зур шатлык. Яшь чакта бик сизелми кебек, хәзер менә бер сөйләшеп утыру да зур вакыйгага әйләнә. Әни әле хәзер дә һәрберебезне контрольдә тотарга тырыша. Барлык туганнарыбызның иң зур теләге – әниебезнең исән-сау булып озак еллар безне шатландырып торуы.

 

– Ир-ат тормыш иптәшен әнисенә охшатып сайлый, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?

 

– Әйе, ишеткәнем бар. Ә үзем турында мин әнигә охшаган кызга өйләндем дип әйтә алмыйм. Безнең әни кызурак холыклы. Мин, киресенчә, тыныч кеше эзләдем. Ул гаиләне бер йодрыкка туплый алырлык, балаларга төпле тәрбия бирерлек, өйдә тынычлык, пөхтәлек тудырырлык хатын-кыз булырга тиеш иде. Аллага шөкер, хатыным нәкъ шундый. Зөлфия белән өйләнешүебезгә 20 елдан артык. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул ике баламның әнисе буларак та, хатын буларак та, килен буларак та үз вазифаларын үрнәк башкара.

 

Мин бик төпле нәселгә туры килдем. Зөлфияләрдә дүрт бала үскән, күбесе укытучылар, Зөлфия исә шәфкать туташы.

 

– Халык мәкале ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын ди. Сезнең министр дәрәҗәсенә кадәр үсүегездә хатыныгызның да өлеше бардыр?

 

– Мин эштән соң өйгә кайтырга атлыгып торам, иртән тыныч күңел белән чыгып китәм. Ә ул тынычлыкны тәэмин итүдә хатын-кызның роле зур. Бу яктан минем күңелем тыныч. Җан тынычлыгы өчен гаиләдә аңлашу булырга тиеш. Мин бар нәрсә дә минемчә булсын дип яши торган кеше түгел, күп нәрсәне уртага салып хәл итәбез. Гаилә тылы нык булу эштә дә ярдәм итә. Кайвакыт кәефсезләнеп кайтсаң да, елмаеп каршы алалар.

 

– Балаларыгызда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырышасыз?

 

(Фәния Сафина.)

 

– Бөтен ата-ана баласының тәүфыйклы, тәртипле булуын телидер. Балаларыбызның икесе дә тырыш. Кызлар күбрәк әниләре янында, малайлар әтиләре янында булырга тиеш дип саныйм. Улыма һәрвакыт: "Мин, улым, сиңа әти дә, иң яхшы дусларның берсе дә булырга тиеш", – дим. Төрле вакыйгалардан чыгу юлын бала үзе генә таба алмаска мөмкин, ә курыкмыйча сиңа сөйли ала икән, димәк, аны ялгышлардан саклап калырга була. Балаларымның фикерләрен тыңларга яратам, һәр мәсьәләгә үз фикерләрен белде­рүне сорыйм. Мин аларга: "Һәр чишмәнең үз юлы булган кебек, һәр кешенең дә үз юлы бар. Ә үз юлың булсын өчен үзеңнең фикерең булырга тиеш", – дим.

 

– Радик Рәүфович, гади халык икътисадчы-финансистларны гел акча санап йөри торган, вакчыл, кырысрак кеше дип уйларга күнеккән. Сез исә еш кына концертларда күренәсез, шигырьләр укырга да яратасыз дип ишеткәнем бар.

 

– Әйе, тормыш иптәшем белән концерт, театр, иҗат кичәләренә йөрергә тырышабыз. Шигырьләр генә түгел, гомумән, укырга яратам. Укыган кеше беркайда да югалып калмый, кеше беләл җиңел аралаша. Мин Туфан абый Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллиннар белән аралашып, киңәшләшеп яшим. Алар безнең гаҗәеп шәхесләребез. Дәүләт эшлеклеләре буларак та, язучылар буларак та татар халкы өчен бик күп эшләгән кешеләр. Шулай ук яшь шагыйрәләр арасыннан Ләйлә Дәүләтова шигырьләре ошый. Беренче тапкыр шигырьләрен укыгач, аның турында олы яшьтәге, тормыш тәҗрибәсе бик зур кеше бу дигән фикер туды. Ә ул яшь булса да, тирән мәгънәле, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итә.

 

– Сезне хоккей уенын яратучы дип беләбез. Хоккейга мәхәббәт сездә кайчан уянды?

 

(Әлфир Камалов.)

 

– Балачактан хоккей уйнарга яратам. Хәзер дә буш вакыт булган саен тимераякка басарга тырышам. Хоккей уйнаганда бушанып, онытылып торасың. Ял да итәсең, сәламәтлекне дә ныгытасың.

 

– Буш вакытта онытылып ял итү өчен сезгә нәрсә кирәк?

 

– Буш вакыт кирәк. Андый вакыт эләккәндә, җәй көне велосипедта, кыш көне чаңгыда йөрим.

 

– Радик Рәүфович, сезнең өчен үрнәк гаилә бармы?

 

(Әлфия Галиева.)

 

– Абыем Ринат гаиләсен үрнәк дип саныйм. Тормыш иптәше Чулпан апа белән яши башлаганнарына 30 елдан артык. Гаиләбездә төп кагыйдә шундый: кем кайда гына эшләсә дә, авторитет – абый. Абый әти урынына калган кеше, безне олы тормыш юлына ул алып чыкты. Аның сүзе минем өчен өстен.

 

Алар гаиләсе, гомумән, безнең нәселнең олы байлыгы, барыбызны да берләштереп җыеп торучы кешеләр. Кайбер гаиләләргә күз саласың да, шаккатасың: туган туган белән сөйләшми, йөрешмиләр. Ул яктан без бәхетле. Чулпан апа еш кына: "Себерке чыбыкларын аерым-аерым сындырырга мөмкин, ә бергә вакытта сындырып булмый", – ди. Туганнар арасында безнең тормыш кагыйдәбез шундый.

 

– Тиздән халык исәбен алу була. Бу чарага һәм татарның төркемнәргә бүленүенә сез нинди мөнәсәбәттә?

 

(Ленар Галимов, Балтач.)

 

– Чарага карата минем мөнәсәбәтем уңай. Кирәкле эш. Әмма милләттәшләремнең төркемнәргә бүленергә омтылуын аңлый да, яклый да алмыйм. Үзара әңгәмәләр вакытында мин мишәр, мин керәшен, мин Себер татары һ.б. дип сөйләшү, бер-беребезгә төртмәле сүзләр әйтү, гореф-гадәтләрне, сөйләм үзенчәлекләрен искә төшерү минем үземә ошый, без бит бик бай халык, дип уйлап куям, әмма рәсми рәвештә исәп алына икән инде татар, төркем үзенчәлекләрен искә алмыйча, татар булып язылырга тиеш. Монда инде мин катгый рәвештә, тиеш, дип әйтәм. Хәтта язган вакытта да игътибарлы булу, чынлап торып татар дип язуларын күзәтү кирәк.

 

Без гаиләдә дә бары тик татар телендә аңлашабыз, татар мәктәбен тәмамлап республика күләмендәге җитәкче вазифада икәнмен, бу үзе генә дә инде күп нәрсә хакында сөйли. Без бөек халык, татарлыгыбыздан ояласы юк.

 

– Сез Татарстанда мәгълүм шәхес. Элеккеге классташларыгыз, курсташларыгыз, райондашларыгыз һ.б. ярдәм сорап килсә, аларны тыңлыйсызмы соң?

 

(Ярми Сәетов. Чуашстан.)

 

– Мине гаиләдә, аннары төрле урыннарда хезмәт куйганда җитәкчеләр, кеше тик томалдан гына булышлык сорамый, тирә-яндагыларга мөмкин кадәр ярдәм итегез, дип өйрәттеләр. Ярдәм итә алсаң инде эчке бер канәгатьләнү тоясың. Бер рәхмәт, мең бәладән коткарган, дигән әйтем дә бар бит әле безнең халыкта. Таш белән атканда аш белән җавап бир, дип әйтәләр. Игелек кылудан һич тартынмаска кирәк. Мин шул фикердә.


Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 153-154 | 30.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»