|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2010 Җәмгыять
МИЛЛИ РИЗЫК АШАГЫЗ!Соңгы дистә елларда ашауның нинди генә системалары тәкъдим ителмәде – вегетарианлык, ач тору, аерым туклану һ.б. Шунысы кызык: алар күпчелек вакытта бернинди тирән фәнни анализсыз көндәлек тормышта куллануга кертеләләр. Аларны фәнни күзлектән карап чыгу әлегә бик сирәк күренеш. Мәгълүм ки, кеше организмы тормыш алып баруы өчен туклануга мохтаҗ. Шулай ук билгеле ки, хайванатның һәр төре ашамлык зынҗырларында үз урыннарына ия, чөнки ул организмнар меңьеллыклар дәвамында аерым бер ашау рационына күнегеп килделәр. Нәтиҗәдә исә организм идеаль төстә шул ашамлыкка яраклашуы пәйда булды. Димәк ул нинди ашамлыкны үзләштерүгә бар кылынган булса, шуңа күнегеп-берегеп бетте, чөнки ашамлыкны үзләштерү кешедә микрофлора ярдәмендә тормышка ашырыла, ягъни кешеләрнең ашказанында махсус микробларның төрләре үрчетелеп, ризыклар шулар катнашында эшкәртүне үтәләр. Һәм мондый симбиоз конкрет ашау базасында барлыкка килде, ул конкрет ашамлык төрләрендә хасил булды. Ошбу нисбәттән күренгәнчә – ашау системасын аныклау – уен эш түгел. Әгәр без организмнарыбызның нәтиҗәле һәм озак вакыт эшләвен теләсәк, әгәр без үзебезгә тормышыбызның сыйфатлы һәм физик яктан эффектлы булуын теләсәк, кичекмәстән үз гореф-гадәтләргә мөрәҗәгать итү тиешле, ягъни ризыгыбыз милли булсын, ашавыбыз безнең бабаларыбыз меңьеллар дәвамында күнеккән туклану матдәләренең җыелмасын безгә бирсен. Инсаният бит ул күп расалар һәм милләтләр буталган нәрсә, алар төрле шартларда хәят кичерәләр – кемдер балык һәм диңгез продуктларын үзләштерүгә күнеккән, кемдер бөҗәкләр бәрабәренә тормыш итә, кемдер рис диетасын, ә кемдер терлекчелек продуктларын өстен күрә.
Димәк, әгәр татар яки урыс булсын, ниндидер текә заманави һәм сәламәтлеккә файдалы ашау системасы барлыгы турында ишетә икән, беренче нәүбәттә, кемнәр сәламәтлегенә файдалы икән дигән сорау куярга тиеш. Кайсы милләт вәкилләре, кайсы мәдәният өчен бу система төзелгән? Бәлкем безнең өчен ул агулыдыр. Кешене регуляр төстә үзенә милли яктан ят ризык белән тукландыру организмның ресурсларын киеренкеләндерүгә китерә, йоклаган чирләрне уята, нәтиҗәдә исә тәннең тизләшкән тузуына, тукымаларның картаюына һәм вакытсыз үлемгә китерә. Бу яктан катнаш һәм бер милләтле никахларда яшәүчеләрнең тормыш озынлыгы статистикасы кызыклы. Әгәр хатыны марҗа, ире татар булганда, ир кеше, кагыйдә буларак, яшәү дәвере кыскаруына һәм аның сыйфатының түбәнәюенә дучар ителә. Бу катнаш никахларның башка төрләренә дә карый. Тәҗрибә күрсәтә ки, чит илләргә озак вакытка китүчеләр ялкаулык һәм игътибарсызлык сәбәпле башка милләт ашау системасына күчәләр икән, алар үз микрофлораларын югалталар һәм ахыр чиктә күпчелек вакытта аш кайнату проблемаларына юлыгалар.
Нинди нәтиҗә ясарга соң? Сабыйларча ышанучанлыкны һәм чит ил «сәламәтләндерү» рецептларына сукырларча иярүне туктатып, гасырлар буе сынау үткән саулык ысулларына күчик, милли мәдәниятебез нигезендә шәкелләнгән туклану рецептларын тотуга алыныйк. Бәлкем, башка милләтләр өчен алар зарарлыдыр, ләкин безнең өчен алар әбелхәят чишмәсе булып торалар, аларны безнең тәннәребез сагынып көтеп торалар. Соңгы фикернең дөреслеген хак булуына төшенү өчен күп нәрсә таләп ителми – әби-бабайдан калган рецепт буенча берәр нәрсә әзерләп карагыз, тәннәрегезнең һәр күзәнәге нәкъ менә шул ризыкны сагынганын тоярсыз. Йомгаклап әйтәсе килә: үз милли ризыгыгызны ашагыз һәм сәламәт булыгыз!
Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|