|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2010 Җәмгыять
БАЙЛЫК ЯШӘҮ РӘВЕШЕМЕ?Күпләрнең бай буласы килә һәм бу теләк ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә кайтып кала. Алар өчен байлык – акчаның күп булуы. Тик аның билгеле бер чиге бармы соң? Керемнәр арткан саен, аңа бәйле рәвештә чыгымнар да арта бара. Моны гади бер мисалда күзәтеп карыйк. Мәсәлән, кереме аена 10 мең сумны тәшкил иткән кеше 300 сумлык күлмәк ала. Ә инде ул 20 мең сумга җитсә, аның күзе 800 сумлык күлмәккә төшә. «Димәк, акчаның беркайчан да артыгы булмый», – дип нәтиҗә ясар берәүләр. Әмма бер нәрсә бәхәссез – чыгымнар керемнәрдән һәрчак алдарак бара. Без, кешенең матди хәленә бәя биргәндә, аның тормышы җитеш, дип әйтергә яратабыз. Ләкин бу очракта җитешлекнең ярлылык белән байлык арасында торуын онытып җибәрәбез. Гадирәк итеп әйткәндә, җитешлек ул – керемнәрнең чыгымнарга тигез булуы. Кешенең ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек акчасы бар, әмма тупланмасы юк. Һәм шушы тупланманы булдырырга омтылу тора-бара аның яшәү рәвешенә әйләнә.
Ярлылыктан котылу мөмкинме?
«Синеңчә, ярлылык яхшырак булып чыгамы?» – дип каршы төшәр кайберәүләр. Сүз дә юк, алар фикерендә дә хаклык бар. Байлык кебек үк, ярлылык та система, җәмгыять китереп чыгарган яшәү рәвеше. Матди яктан караганда, ярлы – акчасы аз булган кеше. Һәм аның бөтен вакыты, энергиясе матди ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен кирәкле акча табуга кайтып кала. Ул, чыгымнарын каплау максатында, күбрәк акча табарга омтыла. Әмма матди байлыклар да, акча чыганаклары да байлар арасында бүленеп беткән. Кеременең төп өлешен чимал сату һәм салымнар тәшкил иткән илдә хезмәт кешесенә ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек керем алырлык эш урыны да, мөмкинлекләр дә юк.
Димәк, байлык ул яшәү рәвеше генә түгел, ә фикерләү рәвеше дә икән. Шуңа күрә, байыйсың килсә, сиңа яшәү рәвешен генә түгел, фикерләү рәвешен дә үзгәртергә туры киләчәк. Ә ул башкалар хисабына яшәүгә, байлыкка ирешү өчен бөтен чаралар да кулай дип фикерләүгә кайтып кала.
«Россиянең төп бәласе»
«Россия җәмгыятенең төп бәласе – байлар һәм ярлылар арасындагы гаять зур аерма», – дип саный кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Владимир Лукин. Росстат мәгълүматлары буенча, илнең иң бай һәм иң ярлы гражданнары арасындагы аерма үсә бара. Ул инде 15 тапкырдан артып китә. Кагыйдә буларак, депрессияле шәһәрләрдә яшәүчеләр яхшы керем алудан мәхрүм. Аз түләүле категория гражданнарының керемнәре югары түләүлеләрнекенә караганда акрынрак үсә.
Россиядә, дөньяны шаккатырып, «эшләүче ярлылар» дигән төшенчә барлыкка килде. «Ничек инде эшләгән кеше ярлы була алсын?!» – дип баш вата Көнбатыш белгечләре. Мантыйк буенча ул шулайдыр. Алар биредә бер нәрсәне – Россияне акыл белән аңлап булмавын онытып җибәрәләр. Ә менә гомумкабул ителгән дөнья практикасы буенча, эшләгән кеше югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәрлек лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш.
Икътисадтагы үсеш нефть һәм газ секторы исәбенә барган илдә байлар нәрсә һәм кем исәбенә байый алсын соң?! Гомумән, чимал һәм салымнар исәбенә яшәгән илнең киләчәге бармы?
Кризис башлангач, миллиардерларның капиталы эри барып, байлар һәм ярлылар арасындагы аерма да кимер, дигән иллюзия туган иде. Әмма чынбарлык моны расламады. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 2008 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре 2009 елныкыдан аерылмый диярлек. (2008 елда 10 процент җитешле россиялеләр өлешенә 30,5 процент акча кереме туры килсә, 2009 елда 30,4 процент. Аз тәэмин ителгәннәрнең кереме Россиядә яшәүчеләрнең гомуми акча кеременең 1,9 процентын тәшкил иткән.) Бу әле рәсми мәгълүматлар буенча. Экспертлар хәлләр тагын да мөшкелрәк дип саный. Югары икътисад мәктәбенең социаль-икътисади системалар һәм социаль сәясәт кафедрасы мөдире Наталья Тихонова белдергәнчә, мондый тикшеренүләрдә, кагыйдә буларак, безнең чынбарлыкны түгел, ә аларныкын чагылдырган Көнбатыш методикаларын кулланалар. «Алга киткән илләрдә җитеш кешеләрнең һәм байларның өлеше 7-12 процент аралыкта. Шуңа күрә уртача сан, ягъни 10 процентны алганда теләгән мәгълүматларга ирешергә мөмкин. Россиядә ярлы кешеләр 10 түгел, ә 20 процент. Ә бай кешеләр, ягъни чит илләргә бару, сыйфатлы ял итә алу мөмкинлегенә, кыйммәтле автомобильләргә һәм күчемсез милеккә ия булучылар да 10 түгел, ә 2-5 процент кына», – ди ул.
Белгечләр фикеренчә, Россиядә халыкка басым Европада булмаган югары инфляция нәтиҗәсендә дә үсә. Безнең илдә бәяләр нигезсез рәвештә бик тиз күтәрелә бара.
Һәр нәрсә чагыштыруда беленә, диләр. 10 россияленең 6сы айга 500 доллардан азрак ала. Ә В.Лисинның ул – 18,8, М.Прохоровның – 17,85, Р.Абрамовичның 17 млрд доллар тәшкил итә. 2010 елның 1 гыйнварына бирелгән мәгълүматлар буенча, Россиянең ун иң бай кешесе 139,3 млрд доллар гомуми капиталга ия. Доллар миллиардерларының 77се – Россиядә. 2008 елда алар 49 гына һәм 76 млрд долларга ия иде.
Бүгенге көндә РФ гражданнарының 15 проценты милли байлыкның 92 процентына ия. Нисбәт 26:1.
Россия «реформа» елларында милли байлыкның 2,7 трлн долларын югалткан. РФдә 2,2 млн рәсми теркәлгән эшсез саналса да, Халыкара Хезмәт Оешмасы (МОТ) мәгълүматлары буенча, алар 7 миллионнан артык. Дәүләт милке исә бу вакыт аралыгында 10 тапкырга кимегән.
Фирдәвес ЗАРИФ |
Иң күп укылган
|