поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.07.2010 Бәйрәм

АСЫЛ ЕГЕТЛӘР МӘЧЕТЛӘР САЛДЫРА

Узган шимбә көнне өлкәбезнең Анды авылында яңа мәчет ачылды. Бу тантанада авыл мөселманнары белән бергә Россия мөфтиләр советы, өлкә мөселманнары диния нәзарәте вәкилләре, Сергач районы җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

- Бу мәчет бик кыска арада төзелде. Узган елның матур көннәренең берсендә авыл мөселманнары, күрше авыллар мәхәлләләре имамнары бергәләшеп, азан әйтеп өр яңа мәчет манараларына ярымайлар тактылар. Инде тизрәк шушы мәһабәт зур һәм матур Аллаһы йортын гамәлгә тапшырырга, шунда килеп хәер-садака бирергә, намаз укырга насыйп итсәң иде, дип дога кылдылар.

 

 Һәм Ходайның чиксез рәхмәте белән күпләрнең хыялы тормышка ашты, чал тарихлы Анды авылы яңа мәчетле булды. Бу шатлыклы көнне авылга Андының данлыклы, булдыклы егете Сәяр әфәнде Сөләйманов һәм шулай ук Ринат Сәйфетдинов, Флюра Сафиуллина, Зиннур һәм Марат Сафиуллиннар, авылның башка бик күп иманлы, юмарт күңелле кешеләре китерделәр.

 

 Төзелеш башлаганда илдә финанс-экономик шартлар уңайлы иде, тик кризис мөмкинлекләрне бераз кысты. Ләкин шундый шартларда да мәчет төзелешен туктатмадык, темпларны киметмәдек, без булдырырга тиеш, без булдырырбыз! - дип рухланып эшләдек, - диде Сәяр Сөләйманов авылдашларын яңа мәчет белән тәбрикләп.

 

 Анды мәчете уникаль архитектуралы, тышкы күренеше белән көньяк стилендә, сары кирпечтән төзелгән. Бөтен ягы килешүле, матур, биек манаралары белән күккә ашкынып тора. Урыны да бик уңайлы, кадерле – элек шунда мәчет булган, совет елларында шул төшкә авыл учреждениеләре урнашкан. Кыскача – авылның үзәге. Һәм киләчәккә дә шундый булып калыр. Авылга килгән кеше дә, авылдан сәфәргә китүче дә әле шул мәчет манараларына сөенер, исән кайттым дип шөкрана кылыр, исән кайтырга язсын, дип хәер-садака куеп авылы белән хушлашыр. Гыйбадәт йорты Андының теләсә кайсы урыныннан күренә, изге азан моңы хәтта күрше авылларда ишетелә, диләр андылылар.

 

 Мәчет ачу тантанасы җәйнең иң эссе көннәренең берсенә туры килде. Иртәнге суыктан файдаланып авылга нигез салучы бабайлар, мәрхүмнәр рухына сыер корбаны чалдылар. Итнең зур өлешен авылдашларына, өлкән яшьтәгеләргә, мохтаҗларга өләштеләр. Бәйрәм оештыручылар матур итеп киң табын да корганнар иде.

 

 ...Мәчет каршына Үзәк урам буйлап азан әйтеп зур төркем мөселманнар килү белән, махсус корылган сәхнәдән авыл имамы, хөрмәтле Бәюс хәзрәт Адиятуллин авылдашларын истәлекле вакыйга – мәчет ачу шатлыгы белән тәбрикләде. Мәскәүнең Поклонная тавы мәчете имам-хатибы Ринат хәзрәт Аляутдинов күңелләрне канатландырып Әлһам сүрәсен укыды. Чит илдә имам хезмәтен үтәүче якташыбыз Рамил хәзрәт Беляев дин кардәшләренә Финляндиядә яшәүче татарларның сәлам-тәбрикләрен җиткерде. Җәфәр хаҗи Фәйзрахманов шушы дини бәйрәмне оештыруга үз өлешен кертүче буларак Анды мөселманнарына Россия мөфтиләр советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәлам-тәбрикләрен ирештерде.

 

 Бүген туган-үскән җиребездә динебезне үстерүгә, ислам юлында гыйбадәт кылуга бернинди каршылыклар юк, киресенчә, хакимият һәрьяктан булышлык күрсәтергә тырыша. Сергач районы администрациясе башлыгы Н.М.Субботин Анды халкын бәйрәм белән тәбрикләп, бүгенге заманда халыклар, диннәр арасында аңлашучанлык, хезмәттәшлекнең роле турында сөйләде.

 

 Мәчет ачу тантанасы - елларга сузылган зур эшкә йомгак ясау, изге юлда хезмәт куючыларга рәхмәт әйтү өчен дә иң уңайлы. Шуңа күрә рәхмәтләрнең иң олысын бу көнне диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров Сәяр Сөләймановка, аның гаиләсенә, ярдәмчеләренә белдерде. Бик күпләргә бу истәлекле көнне Россия мөфтиләр советы, өлкә диния нәзарәте исеменнән рәхмәт хатлары, медальләр тапшырды. Шулар арасында беренче урын-да динебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләр – Бәюс хәзрәт Адиятуллин, Сәяр Сөләйманов, Роза Сәйфетдинова, Марат Арифуллин, Зиннур Арипжанов һәм тагын байтак авылдашлар. Россия мөфтиләр советы бү-ләкләренә шулай ук район җитәкчеләре Н.М.Субботин һәм Е.М.Соколов лаек булдылар – рухи элемтәләрне ныгыту өчен.

 

 Тәкбир әйтеп мәчеткә кергәннән соң авыл халкы бина белән танышты. Бина зур, якты, иркен, күк гөмбәзен хәтерләткән түшәмле. Балконда хатын-кыз өчен урын корылган. Һәрнәрсә төгәл итеп эшләнгән, һәр әйбер үз урынында. Газ белән җылытылыр. Бар теләк – гыйбадәт кылучылар килеп торсын.

 

 Андыда мәчет ачу уңаеннан Сабан туе да булды. Янәшәдә, мәктәп территориясендә матур итеп мәйдан корылган иде. Биредә дә һәр нәрсәне алдан уйлаштырып, план корып, ямьле вывескалар яздырып әзерләгәннәр. Билгеле, шул ук Сәяр Сөләйманов, аның фикердәшләре, дуслары кайгырткан.

 

 Мәчет ачу тантанасыннан соң тамак ялгап, туган-тумача белән аралашып, кояш кичкә авышкач мәйдан кабат бәйрәм халкы белән тулды. Шунда халык уеннары, спорт ярышлары, балалар өчен аттракционнар һәм көрәш. Район үзидарәсе башлыгы Е.М.Соколов та бәйрәм үзәгендә иде. Андыда истәлекле вакыйга төнге салют һәм дискотека белән тәмамланды.

 

 

Автор фотолары.


Р. САЛЕХОВ
Туган як
№ 30 | 23.07.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»