|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2008 Милләт
"ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ" БЫЕЛ ТЕПЛОХОДТА УЗАЧАККазанга 7-14 июльдә Русия төбәкләре һәм якын чит илләрдән ике йөзгә якын татар егетләре һәм кызлары җыелачак. Бер атна дәвамында алар “Борис Полевой” теплоходында Казан-Самара-Сарытау-Ульян-Алабуга-Казан маршруты буйлап сәяхәт кылачак. “Татар яшьләре көннәре” быел 18нче тапкыр үтә.
Оештыручылары – Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге. Узган елда бу чара “Мөселман яшьләре көннәре” белән бергә үткән иде, быел исә мөселман яшьләре үзләренә июнь ахырында мөстәкыйль чара оештырганнар. “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова әйтүенчә, “Татар яшьләре көннәре”ндә быел 40 тан артык Русия төбәге һәм чит ил вәкилләре катнаша. Мурманск, Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Архангельскидан милләттәшләребез бу чарага беренче тапкыр килеп кушылган. Җыенның эчтәлегенә килгәндә, яшьләр бергәләшеп татар милләтенең сакланып калу ысулларын эзләячәк. Һәркемнең үз тәкъдиме: Мәскәүдән Ленар Рахман, мәсәлән, яшьләр оешмасы булдыру тәҗрибәсен уртаклашачак. Шулай ук татар яшьләренең икътисадый хезмәттәшлеге, татар яшьләр элитасын тәрбияләү мәсьәләләре дә күтәреләчәк.
Алия САБИРОВА |
Иң күп укылган
|