|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2010 Җәмгыять
КИЧЕРЕГЕЗ, ОСТАЗЛАР...Яшьләрнең дөньясы өлкәннәр өчен һәрвакыт кызыклы бугай. Шуңа да алар балаларын иркәли, ярата. Ә соңгылары, гадәттә, әлеге яратуның кадерен белми, киреләнә, тормышыма тыкшыналар дип, гаеп тага. Ни кызганыч, бу язучылар-шагыйрьләр дөньясында да шулай. Дөрес, 80нче еллардан соң әдәбиятыбызга яшьләр аз килә башлады. Тулы бер дулкын янәдән өермә булып килеп керүен 20 ел көтәргә кирәк булган. Хәзер инде безне су сибеп диярлек үстерәләр. Кайсы гына газета-журналга барма, шигырьләреңне, хикәяләреңне сорыйлар. Камал театрында ел саен үткәрелә килгән “Яңа татар пьесасы”нда яшьләр өчен аерым номинация бар. Хәер, ничә яшь егет-кызыбыз лауреат булды. “Идел” яшьләр үзәге оештырган “Иделем акчарлагы” яшь язучылар конкурсы да гөрләп уза. Анда да яшьләргә “ашлама кертәләр”. Татарстан Язучылар берлегенең секциясеннән уңай бәя алсаң (әле беркемгә дә тискәре бәя бирелгәне юк), Татарстан китап нәшрияты китабыңны чыгара.
Менә шундый игътибардан соң яшьләрнең кайберләрендә “йолдызчык” чире (“йолдыз” булыр өчен ай-һай ерак әле!) башлана да инде. Әле анысы ошамый аларга, әле монысы. Өлкән язучы-остазлары чакырган җиргә килергә түбәнсенә башлыйлар, китапларын чыгарырга җыенган нәшриятка да “төкереп тә бирмиләр”. Ягъни янына килеп: “Үскәнем, син бөек язучы, әйдә, китабыңны чыгарыйк әле”, – дип, алдына тезләнгәнне көтәләрдер. Көтәләр генә түгел, шуны таләп итә башлыйлар. Өлкәннәргә хөрмәт бөтенләй диярлек бетә. Ул уртакул бер язучы, ә мин бөек, имеш. Ә уйлап карасаң, ул шул “уртакул” язучы булып ничә еллар иҗат итә, ә синең иҗат дәфтәр кадәр китап чыгарырлык та булмаган килеш күпме барыр икән?
Дөрес, без бөтенебез дә андый түгел. Язучылар берлеге яшьләр иҗатына багышлап оештырган докладларда кемнең кем икәнен ачыкларга була. Яшьләр иҗаты турында, бәлки, яшьләр түгел, өлкәннәр әйтергә тиеш булгандыр. Чөнки яшьләр үз иҗатларын шулкадәр бөек дип уйлый ки, башкаларның барысын да сызып ташлый. Дөрес, яшь язучыда беркадәр максимализм булырга тиештер. Ләкин үзләрен яраткан, аларны хөрмәт итеп килгән, алар докладын игътибар белән тыңлап утырган шәхесләргә карата: “Сез монда нишләп утырасыз?” – дияргә тиеш микән? Минемчә, бу гомумән, кешелексезлек билгесе. Талантлы кеше үз фикерен артык эмоциягә бирелмичә, оппонентына хөрмәт белән карап белдерә...
Яшь язучы Рөстәм Галиуллинның яшьләргә карата игътибарның башка рәвешле булуы яхшырак икәнен аңлатуы миңа ошады. Яшь язучыларга гына түгел, гомумән, яшьләргә тормыш башлап җибәрүе шактый авыр. Ә инде тормышны ничек җайлыйм икән дип аптыраган чакта чын профессиональ дәрәҗәдә иҗат итү дә мөмкин түгелдер.
Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, үзе дә яшь шагыйрь Ленар Шәех: “Нәшриятның мөнәсәбәте һәрвакыт хәерхаһлы булды. Киләчәктә дә шулай дәвам итәр”, – диде.
Мин дә яшь кеше булуыма карамастан, үземә дә, яшьләргә дә күп итеп иҗат итәргә насыйп булуын телим. Чөнки күбрәк иҗат иткән саен тәҗрибә килә. Шул чакта өлкәннәргә дә хөрмәт күпкә артыр. Алар да безнең иҗатка шулай хәерхаһлы булып калыр дип өметләнәм. Балалар ялгышырга мөмкин бит инде. Без – сезнең балалар, кайчакта ялгышсак, кичерегез, остазлар!
Рифат СӘЛАХ |
Иң күп укылган
|