поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2010 Мәдәният

ШАГЫЙРЬЛӘР НИГӘ КАРТАЙМЫЙ?

Шенталы районының Денис авылы китапханәчесе Фәния Бәдретдинова тәкъдиме буенча авылыбызның шигърияткә, иҗатка, сәнгатька гашыйк кешеләре белән очрашу булып үтте, һәм биредә «Илһам-иҗат» исемле шигырь сөючеләр оешмасы барлыкка килде. Кичәдә авыл поселениесе башлыгы Әлфәт Җалаков, аның урынбасары Гөлфия Гарифуллина һәм авыл Мәдәният сарае җитәкчесе Лимуза Бикмөхәммәтова да катнашты.

- Безнең шушы очрашуыбызны бик кирәкле дип саныйм, чөнки әлегә кадәр тирә-як авыллардагы талантлар турында бик күп ишетә идек. Ә бит үз авылыбызда да мондый кешеләр җитәрлек. Бу безнең беренче һәм соңгы очрашуыбыз булып калырга тиеш түгел.

 

Авыл кешесе бит ул артык тыйнак. Кемдер гармунда уйный, кемдер җырлар, шигырьләр иҗат итә. Кемдер рәсем ясый, сыннар ясау белән шөгыльләнә. Өлкән яшьтәге кешеләр генә түгел, яшь буын арасында да шундый кешеләр бардыр. Шундый очрашулар бәлки, кайсыбер сәләтле кешеләрнең иҗади юлларын ачып, аларга алдагы көндә зур үрләр яулауда ярдәм итәр, - дип чыгыш ясады Әлфәт Җалаков.

 

Шушы кичәдә катнашкан, матур шигырьләр иҗат итүче күршем Әминә апа Зәкиуллина турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул әти-әнисен һәм башка күп туганнарын югалткач, йөрәк түреннән ургылып чыккан хисләрен шигъри юлларга салган. Әминә апа үз шигырьләрен дулкынланмыйча укый алмый, чөнки аңа Аллаһы тарафыннан бик авыр сынаулар бирелгән. Шундый күп хәсрәт кичергән кеше юмор-сатира яза алмый, билгеле. Ә Әлфәт Хадыевич Җалаковна: «Кайчан шигырь яза башладың?» – дигән сорауны биргәч, ул:

 

«Бергә эшләгән иптәшем фаҗигале рәвештә югалгач, аның тормыш иптәше ялгыз, кечкенә сабые ятим калды. Нәкъ шул авыр чакта хисләрем, эчке кичерешләрем ак кәгазъ битенә тезелделәр дә инде», - дип җавап бирде.

 

Гомумән, элек тә шигырь язучы кешеләргә шундый сорауны биргәнем бар иде минем. Аларның кайсысы "йөрәгемдә кайнар мәхәббәт хисләре бөреләнгәч", кайсылары "аерылышуга түзә алмаганга", дип җавап бирәләр иде. Минем аңлавымча, иҗатка якынаер өчен, бер тирән кичереш сәбәпче булып тора.

 

Шушы матур кичә барышында Минәсма Хәйруллина, Гөлсинә Дәрҗеманова, Габделхәй Шәйхетдинов та үз шигырьләрен укып күрсәттеләр. Алар газиз әнкәйләргә, сөекле ярларга, балаларга, табигатькә багышланганнар. Ә Габделхәй абыйга килгәндә, ул бик оста рәсем дә ясый, сыннар ясау белән дә шөгыльләнә. Ул хәтта әтисе сугыш юлларын үткәндә иҗат иткән шигырьләрне дә укып күрсәтте. Кеше үлсә дә, аның шигырьләре мәңгелек, дигән сүзләр дөрес икән.

 

Шагыйрьләр ник картаймый?

Дөнья уе башында,

Асыл кошлар затыннан ул,

Сандугачлар яшендә,

 

дип язган шагыйрь Илдар Юзеев. Ул көнне авылыбыз шагыйрьләре арасында бернинди яшь аермасы күренмәде. Әйтергә кирәк, алар төрле һөнәр ияләре булсалар да, хыяллары, сүзләре исә уртак, бербөтен..

 

 

 

Денис авылында яшәүче шигърият сөючеләрнең бер төркеме.

 

Денис авылы, Шенталы районы.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 30 | 24.07.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»