поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.07.2010 Җәмгыять

НАРАТ КАРГЫШЫ ӨСТӘ ТОРА

Саба районының визит карточкасы дигәндә, ирексездән урман, нарат күз алдына килә. Саба электән үк үзенең шанлы урманнары белән дан тоткан. Татар халкы дастаны “Идегәй”дә дә ул искә алына.

Ләкин бүген Саба халкы, чын мәгънәсендә, визит карточкасыз калды. Узган атнаның җомга көнендә, ягъни 15еннән 16 июльгә күчкәндә, төн уртасында Сабадан Эзмә авылы янында шанлы риваятьләр һәм ырымнарны үз эченә алган ЯЛГЫЗ НАРАТны “дружба” белән түнтәргәннәр. Бу Саба, аның халкы өчен аяз көнне яшен суккандай булды, бар мәшәкать, хәтта корылык афәте дә онытылды. Халык бу сүзләргә ышанмыйча, башлаган эшен ташлап, киселгән нарат янына ашыкты. Саба турында нинди генә хезмәт, нинди китап язылмасын, нинди генә чара узмасын – әлеге ялгыз нарат телдән төшмәде. Берәү шуны кисәргә җөрьәт иткән... Бүген наратның рәнҗеше төшмәс микән дип, Саба халкы чын-чынлап пошаманда.

 

НАРАТНЫ АМЕРИКАДА ДА БЕЛӘЛӘР

 

Наратны кем утыртканын, кабер өстендә булу-булмавын, аңа ничә йөз яшь икәнен белүче юк. Хәзер нарат киселгәч кенә, яшен санау мөмкинлеге туды. Чама белән 200-250 яшьләр тирәсе, диләр. Кайберәүләр хәтта 300ләп һәм аннан да күп яшь бирә.

 

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова: “Без кечкенә вакытта әти-әниләр ялгыз нарат турында риваятьләр сөйләде. Шул агач яныннан үткәндә теләкләр теләгез, кабул булыр дияләр иде. “Ялгыз наратны кискәннәр!” – дип әйтүгә, 80нән узган әни һушсыз калды. Җәйге челләдә әбиләр нарат күләгәсендә намаз укый торган булган. Районыбызның символына әйләнгән, тарихи һәм әдәби әсәрләргә, җырларга, шигырьләргә кергән ялгыз нарат иде ул”, – диде.

 

Ялгыз нарат халык күңеленә үтеп кергән, үзенең мәһабәт зурлыгы белән һәркемне җәлеп итәрлек. Машина белән үткәндә юл янында калучы агачка сәлам әйтеп китү гадәткә кергән. Шул ук вакытта төнге яки көндезге 12дә нарат яныннан узсаң, хәвеф-хәтәргә дучар булуың да ихтимал, ди. Моңа мисаллар бар. Шуңа күрә юлчылар 12дә бу агач янына якын килмәскә тырыша, биш-ун минутка читтәрәк туктап көтә. Өстәвенә, ялгыз наратны адаштыра дип тә сөйлиләр.

 

1999 елны Тәлгать Нәҗмиев һәм Мәгъсүм Хуҗин чыгарган “Яшә, Саба-Йорт!” китабында да авторлар хезмәтнең ахыргы битенә шул фотосурәтне куеп, бер риваять тәкъдим итә. “Күпне күргән-кичергән нарат бу. Икенче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән бер солдатны Америкага алып киткәннәр. Анда яшәүче бер мөселман карты әлеге әсирнең безнең якныкы икәнен белгәч: “Сабаның Эзмә ягындагы нараты торамы-үсәме?” – дип сораган, имеш... – дип языла Саба китабында. – Ни хикмәттер: Сабаның көньягында – Сатыш авылы юлы янында да ялгыз нарат бар. Әллә игезәк наратлар микән алар?..”

 

Бер танышым, бу урынны җенле дип тә йөртәләр, ди. Бервакыт бер ир-ат кышын иртәнге дүрттә ялгыз нарат яныннан үткәндә җиңелчә киенгән кара чәчле бер хатынның юл кырыеннан җәяүләп барганын күргән. Озак та үтмәгән, ул хатын машина каршына чыккан. Бәрелештән соң машинага зыян килмәгән, әмма артны күрсәтүче тәрәзәгә күз салса, теге хатын биленә хәтле күтәрелгән ыштан кигән балага әйләнеп, урманга йөгергән.

 

Бу төрле риваятьләрнең бер өлеше генә. Иң аянычы: серле наратны йөз елга бер була торган корылык та аудармады, 40 градуслы зәмһәрир салкыннар да өшетмәде, яшен дә сукмады, бу эш шайтаннан да зәһәррәк адәми зат гамәле...

 

АГАЧ КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

 

Саба эчке эшләр бүлегенең тикшерү төркеме, шул исәптән тикшерүче Илнар Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлегә берни мәгълүм түгел. “Нарат яныннан төнге 11.30да ЮХИДИ экипажы үтә, – дип дәвам итә ул, – кире әйләнеп килгәндә, сәгать беренче киткәндә нарат юл уртасында яткан... Җинаять кодексының 266нчы маддәсе буенча бу эшне административ хокук бозу дип әйтергә, штраф кына салырга була. Әлегә тикшерү эшләре бара, төрле версияләр карала”.

 

Дүшәмбедә нарат яныннан үтешли туктадым. Агач янында өч кеше җыелган иде. Биредә һаман халык туктый, я сәлам әйтеп китә, гәрчә вакыйгага 4 көн узган булса да. “Энем, кил әле, дога кылыйк”, – дип чакырды мине алар. Күз яшьләре белән елаучы ир-атлар агачка ничек хәер салуларын сөйләде. 90 яшен ваклаучы Шәйхинур карт:

 

– Энем, беләсеңме, хайваннар үз баласын беркайчан ташламый, ә кеше нарасыен Америкага сатып җибәрә. Бу агач кемгә комачаулады? Сабаның бөтен күрке иде бит! Мондый вәхшилекне адәми зат кына башкара, – диде бабай.

 

– Авылда берәрсеннән шикләнмисезме? Күрүче юкмы? – дип сораштырам.

 

– Кискән кешене белсәм, аны йомшак җиреннән асып куям. Иләбәрнең Икрамыннан шикләнәләр. Ул түгел, – дип кушылды урта яшьтәге Дамир.

 

– Син каян беләсең, без белмибез, теге-бу дип тә әйтә алмыйбыз. Мин бүген Икрамга сәлам бирдем, шуннан ул мине өч хәрефкә озатты, – дип, Дамирга каршы килде Шәйхинур карт...

 

Икрамга чират җиткәч, шуны әйтергә кирәк: бу ир-ат турында яхшысын да, начарын да сөйлиләр. Авылда белем ягыннан аңа тиңнәр юк, диләр. Ул мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган. Көн саен бер кочак газета-журнал укый, гомумән, аның кадәр матбугат, китап укучы районда юк, диләр. Яхшы ният белән килгән, мөрәҗәгать иткән кешеләргә яхшылык белән җавап бирә. Ләкин шунысы хак: ул психик яктан авыру, бу аның Әфган сугышында катнашуына бәйле. Шуңа да ул көн дә асфальт себерә, зур юл кырыенда үскән кыргый чәчәкләргә су сибә икән. Ишеген кадаклап, өенә җир астыннан керә, чормадан чыга икән. Киң җилкәле, зур гәүдәле адәм. Аның янына милиция хезмәткәрләре килүгә, өенә кереп кача, имеш. Менә халык иң элек шуннан шикләнде. Бервакыт балта белән дә кизәнгән, ди, берсенә. Ләкин ул кылган гамәл түгел дип әйтүчеләр дә шактый. Баштарак Саба районының эчке эшләр бүлеге тикшерүче төркеме дә аннан шикләнгән, ләкин Икрамның гаепле булуы дәлилләнмәде, дигән нәтиҗә ясаганнар. Хәзер мәзәк тә чыккан, имеш. Икрамнан агачны ник кистең дип сорагач: “Мин дурак түгел бит аны кисәргә, кисүченең кемлеген белсәм, аны үзем бугазлыйм”, – ди икән. Икрам белән үзем сөйләшә алмадым. “Икрам абый”, – дип капка төбендә 10 минуттан артык кычкырып торуым нәтиҗәсез булды. Аннан күршесе дә: “Ул өенә кереп китте, чыкмаячак, чит кешеләрне өнәми, аның белән элемтәгә кермәвең хәерле”, – ди.

 

РАЙОН ДОШМАННАРЫ?!

 

Эш шунда ки, агачның киселгәнен берәү дә күрмәгән, имеш. Биредә мантыйк та ярдәмгә килми, чөнки бер яктан, агач төнге 12ләр тирәсендә киселгән булса, бу вакытта юлчылар күрергә тиеш. Ул сәгатьтә машиналар йөреп тора, күрше авылларга кич утырырга баручылар да бар. Икенче яктан, нарат дамба астында булу сәбәпле, агачны кискән вакытта җинаятьче машина килгәнен күрсә, рәхәтләнеп кача ала.

 

Халык арасында еш булучы, мәктәп мөгаллиме, Эзмә авылы (Иләбәр белән алар кушылган диярдәй, араларын зур юл гына аера. – А.Ш.) имамы Илнур хәзрәт бу эштә берничә кеше катнашуын фаразлый:

 

– Юан наратны бер генә кеше берничек тә кисә алмый, – ди ул. – Монда берничә кеше кулы уйнаган. Юләр кеше моны эшли алмый. Бу махсус уйланып эшләнгән гамәл. Район дошманнары да булуы ихтимал, чөнки бу Сабаның йөзек кашы, символына әверелгән иде. Саба символына кул күтәрү – дошманлык. Тагын бер версия бар: картада яки башка берәр принципиаль бәхәстә оттырып, наратны кисәргә мөмкиннәр. Монда мөселман кешесенең катнашуы мөмкин түгел, бу көферлек бит. Өтернәс, Эзмә, Иләбәр авылында әнә шундый фикерләр йөри.

 

НАРАТ РӘНҖЕШЕ

 

Имеш, әле берничә ел элек бер карт бу нарат ботакларыннан күркә җыеп алган. Озак та үтмәгән, теге кеше үлгән. Кабат үсә торган күркәне чүпләү өчен шундый рәнҗеш бар икән, агачны җирдән бер метр калдырып кисеп ташлаучыны нинди рәнҗеш көтә? Монда агач кына түгел, кешеләр дә каргый бит.

 

Гаҗәп хәл. Ялгыз нарат киселгәннең икенче көненә үк тигез юлда машина һәлакәте булды. Сәбәбе – ялгыз нарат! Бу минем һәм башкаларның күзаллавы гына түгел, шоферның ЮХИДИга язган аңлатмасыннан гыйбарәт. Һәлакәткә очраган Рөстәм Сәйфуллин ялгыз наратка карап, боегып-моңаеп барган җиреннән идарәне югалткан. Сүз уңаеннан: Рөстәм минем дә дус, шуңа күрә бу очракта фантастик күзаллауга урын юк. Ул дамба астына төшеп, ике тапкыр әйләнгән. Машина җимерелгән. Белгечләр мондый һәлакәттә кешеләр сирәк исән кала, ди. Рөстәмнең сәламәтлегенә бернинди җитди зыян килмәгән, ул: “Аллаһы саклады! – дип аңлата. – Ялгыз наратны кисү кешелеккә рәнҗеш булып кайта. Гаеплеме син, юкмы – анысы бездән тормый”.

 

ТИКШЕРҮ ТУКТАТЫЛГАН

 

Ялгыз нарат киселсә дә, халык аны күңеленнән чыгармас. Бүген бу бәхәстә төрле фикер әйтелә. Мәсәлән, кисүчене төрмәгә утыртырга яки асып куярга кирәк, дигән сүзләр дә чыккалый. Шулай ук 1-2 елсыз чын гаеплене табып булмас, диючеләр дә бар. Бу агачны психик авыру кеше кискән дип, эшне япмакчылар дигән сүз дә таралган иде. Шул урынга яңадан агач утыртырга кирәк, ди Саба халкы. Иләбәр авылыннан Шәйхинур карт: “Яңадан нарат утыртмасам, исемем Шәйхинур булмасын!” – ди. Ләкин шунысы хак: моның Сабаның киләчәктә дә йөзек кашы сыман визит карточкасы булуына шикләнәләр. Әле бит агачның үсүе дә дистәләгән ел таләп итә, ягъни безнең заманга инде шушы урында мәһабәт нарат булмаячагы аңлашыла. Күрәсезме, ялгыз агач та нинди реакция тудырырга мөмкин.

 

Сау бул, ялгыз нарат, күпме гасыр табигать казаларына бирешмәдең, кеше мәрхәмәтсезлеге тамырыңны корытты.

 

* * *

 

Газетаны типографиягә тапшырыр алдыннан Саба районы эчке эшләр бүлегеннән тикшерүче Илнар Мөхәммәтшиннан шундый мәгълүмат алдык:

 

– Бу эш туктатылды. Чөнки агач авылга да, Саба урман хуҗалыгына да, бер кешегә дә карамый. Ул үзе үсеп чыккан. Монда таянырга нигез юк, хәтта административ хокук бозу дип тә әйтеп булмый. Шуңа да бу эшне туктатып, үзебезнең нигезләмәләрне прокуратурага тапшырдык.


Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»