• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Авто прицепы. ПТС в наличии. Самосвал. Передние и задние борта открываются. размеры: 2,0м х 1,3м, 32тр, если с тентом (рабочая высота внутри кузова 0,7м) +1,5тр размеры: 2,0м х 1,3м 32тр, если с тентом (рабочая высота внутри кузова 1,0м) +2тр размеры: 2,2м х 1,3м 34тр, если с тентом (рабочая высота внутри кузова 1,0м) +2тр размеры: 2,5м х 1,3м 36,5тр, если с тентом (рабочая высота внутри кузова 1,0м) +2тр Можно привезти свои колеса, ВАЗовские. с Вашими колесами цены ниже на 3000руб. от написанных. т.+79272493858
  • Казань, ул.Р.Зорге, д.41 сдается комната. 3500руб/месяц, все вкл. Бабушка-татарка сдает в 2 комнатной просторной квартире комнату для одной девушки-татарки. т.8(906)115-59-77
  • Казанда Бр.Касимовых урамында общежитиядэ 12 КВ м булмэ сатыла. 800 000 сум (стенка, холодильник, диван, плита кала) ишек тэрэзэ куптэн тугел алыштырылган. Собственник 89274283223.
  • Казан шэхэренен Чуйкова урамында ике булмэле квартирны озак вакытка арендага бирэм. Тэртипле татар гаилэсе булса эйбэт. Тел.89274206799
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)

 

 

 
Архив
 
 
10.06.2008 Медицина

«АВЫРУЛАРНЫ ҮЗЕБЕЗ УЙЛАП ЧЫГАРАБЫЗ”

Бу язманың герое – яшь табиб. Редакциягә ул үзе килде һәм сөйләгәннәрен тыңлавыбызны үтенде. "Бөтен кеше табиблардан зарлана, җитәкчелек эшкә яшьләр клми ди. Ә эшләр мөмкинлек бармы соң? – диде ул ачынып. – Мин дә инде әллә ничә тапкыр китәргә талпынып карадым, әмма эшемне бик яратканлыктан, китә алмадым. Әлбәттә, мин бу сүзләрне сөйләгәннән генә берни дә үзгәрмәс, әмма минем сөйлисем килә".

Безнең гаиләдә барысы да медиклар. Әтием терапевт, әни шәфкать туташы, апа теш табибы. Өйдә җыелышкач, бездә кич буе сүз медицина турында гына иде.

Минем медицина юлын сайлавыма да шул тәэсир иткәндер. Әмма мәктәпне бетергән елны медицина университетына укырга керә алмадым, ел буе репетитор белән шөгыльләнеп икенче елны гына кердем. 3 курстан соң психиатрия хастаханәсенә эшкә урнаштым. Укуның соңгы елларында “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләдем, чөнки бөтен нәрсәне төтән өйрәнәсем килде. Беренче ярдәм күрсәтү, ниндидер ситуациядә югалып калмау... “Ашыгыч ярдәм” – табибларга шәп мәктәп ул. Анда эшеңнең нәтиҗәсе дә күз алдында.

Ни өчен терапия юнәлешен сайладыммы? Чөнки монда күбесенчә баш белән уйларга кирәк. Синең каршыңда  анамнез (авыру тарихы), анализлар ята, син шуларны бер җепкә тезеп, ниндидер нәтиҗә чыгарырга тиеш. Диагноз – анамнезның 80 проценты диләр, ягъни анамнезны яхшылап җыясың икән, син диагнозны да дөрес куячаксың. Шуңа күрү авыру белән сөйләшергә, тәфсилләп сорашырга иренмәскә кирәк. 

Хәзер мин Казанның бер хастаханәсендә участок терапевты. Шул вакыт эчендә инде әллә ничә тапкыр медицина юлына нокта куярга талпындым, әмма эшемне бик ярату тотып калды.

Эштән китәргә теләвемнең сәбәпләре шактый. Бездәге сәламәтлек саклау эшенең оештырылышы коточкыч. План системасын гына алыйк. Сүз дә юк, план кирәкле эш, әмма авыруларны план белән дәвалап булмый бит инде.  Мин үз сменамда биш сәгать эчендә 30 кешене кабул итәргә тиеш. Һәр кешегә 12 минут тия дигән сүз. Әмма бөтен кеше белән дә 12 минут эчендә аралашып бетәргә мөмкин түгел ич. Монда бит әле кеше факторы да бар. Ниндидер табиб озаграк уйлый, кемдер тизрәк. Швейцариядә бер авыруга 16 медперсонал туры килә. Миңа – бер участок табибына – 2 мең (!) кеше туры килә.

План – табиблар белән идарә итү юлы. Узган ел җәй миңа план үтәмәгән өчен Путин өстәмәсен кисү белән янадылар. Бәлки мин эшемне шулай яхшы оештырганмын һәм миңа приемга килүче авыру калмаган, зарланучылар саны кимегәндер, аны тикшерүче юк, план сорыйлар. Мин эштә утырганда – 35, аннан чакырулар буенча өйгә йөреп тагын 5-6 кешене карарга тиеш.  Әгәр сан азрак була икән, җылышта бастырып сүгәләр. “Ашыгыч ярдәм” дә эшләгәндә мәетләрне ташучы бүлек мөдирде белән сөйләшеп торганым хәтердә. “Кичә экономист чылтыратып: “Нәрсә эшләтергә инде сезне, мәетләр буенча планыгыз тулмый бит!”–ди. Мин нәрсә хәзер урамга чыгып кеше үтереп йөрергә тиешме инде?!” – ди бу. Менә шуннан уйлап кара инде. Ә мин план тутыру өчен нишләргә тиеш? Авырулар белән сөйләшми генә талон тутырыргамы яки гел авырып торсыннар өчен дәваламаскамы? Бер танышым план тутыру өчен коридор буйлап авыруларны үзе җыеп йөри. Чын менә, очраган берсен: “Әйдәгез миңа, кенәгәгезгә берәр нәрсә язып чыгарам”, – дип ияртеп алып кереп китә. Ә без... авыруларны үзебез уйлап чыгарабыз. Нәрсәсен яшереп торырга, җитәкчелек үзе үк шулай эшләргә куша. Булмаган әйберне язабыз. Ай ахырында регистратурадан учетта торучыларның, хроник авыруларның кенәгәләрен алабыз да, безгә приемга килде дип теркибез. Статталон тутырабыз. Ә кая барасың?! Шундый хәл булган иде, мин бер бабайның кенәгәсенә приемга килде дип теркәп куйдым, ә ул шуннан алдагы көнне генә үлгән булып чыкты...

Инвалидларны льготалы дарулар белән тәэмин итүгә килү үзе бер көлке. Телевизордагы яңалыклар буенча карасаң, бездә бар да әйбәт икән.  Бөтен кирәкле дарулар бар, бөтен авыруларга җитә, диләр. Авырулар шуннан соң бездән килеп дару таләп итә, “Сез безгә тиешле даруларны бирмисез”, – диләр. Федераль льгота буенча, аларга ай саен 375 сумлык дару тиеш. Әмма ул дарулар белән дәвалап булмый, чөнки алар йә була, йә юк. Бүген син бер дару белән дәвалый башлыйсың, ә иртәгә ул  инде булмый һәм аналогын эзләргә туры килә.  Аналогның составы шул ук булса да, тәэсире тиешле дару кебек үк түгел. Даруларның булу-булмау сәбәбен бездән түгел, ә өстәнрәк эзләргә кирәк. Ул экономияләү белән бәйле, аналоглар, гадәттә, кирәкле дарудан арзанрак була.  Бу система табиблардан икүтисадчы ясады. Без кварталга җитәрлек даруга заявканы алдан биреп куябыз. Даруны пачкалап та түгел, төймәләп саныйбыз. Мин Галиевкә димедрол, Вәлиевкә анальгинга заказ бирәм икән, аларның даруларын башкаларга бирә аламыйм. Дарулар исемлеге хастаханәдә бер кабинетта гына, аны безгә күчереп тә бирмиләр. Авыру килеп, аны тыңлагач, без шул кабинетка чылтыратып, кирәкле даруның бармы-юкмы икәнлеген белешәбез, аннан кәгазь тутырабыз. Ул кәгазь тутырулар  аерым тарих, алар арасыннан мин авыруны күрмим.  Менә шуннан соң 12 минут эчендә авыруны дәвалап кара син...

Медицина акча юу өлкәсенә әйләнеп калды. В гепатиты прививкасын ясау мисалын гына алыйк. Ул гепатит СПИДтан да куркынычрак, вирус презерватив аркылы да узарга мөмкин. Прививка этабы беләсеңме ничек узды? Без аны фатирдан фатирга йөреп ясадык. Ә ул махсус шартларда гына, стириль чиста бүлмәдә ясалырга тиешле. Алла сакласын, укол ясагач,берәрсенең хәле авыраеп китсә, беренче ярдәм кул астында булырга тиеш. Ә бит бөтен җайланмаларны күтәреп йөреп булмый. Өйгә йөреп ясавыбызның сәбәбе – әлеге дә баягы план. Кеше үз теләге белән килеп прививка ясатмый, ә план тутырылырга тиеш. Әле өйгә баргач та, кайберәүләрнең ишек төбендә: “Зинһар өчен, сезгә прививка ясыйк инде”, – дип ялынып торырга туры килә. Үз участогымда привика ясап бетергәнче ике аягым да сөялләнеп чыккан иде. Чын! Без бит ул привикаларны шәфкать туташы белән эштән соң йөреп ясадык.  Бер прививка бәясе 300 сум. Аны өчне ясарга кирәк. Димәк, бер кешегә В гепатитына каршы привика ясау хөкүмәткә 900 сумга төшә. Аны кеше башына бүлеп бирәләр. Әлбәттә, кәгазьдә бөтен кешегә ясалды дип язылса да, ул барысына да ясалмый.  Бөтен кешегә ясап бетерү мөмкин эш түгел. Нәтиҗәдә, ясалмый калган дозаларны чүплеккә ташлыйлар. Ничәмә-ничә меңлек укол җилгә очты дигән сүз. Ташламый да булмый, чөнки ай тәмамланган, отчет бирергә кирәк. В гепатиты прививкасы бер мисал гына, ә андый эшләр күпме...

Хәзер бит бөтен кеше табиблар ишеп акча ала дип уйлый. Тоттырдылар ди! Терапевтларга – 10, ашыгыч ярдәм табибларына 5 мең федераль өстәмә каралган, анысына рәхмәт. Әмма, миңа калса, табибларның барысының да окладын күтәрү отышлырак булыр иде. Кем күбрәк, зыянлырак өлкәдә эшли, өстәмәләрне шуларга ясарга кирәк. Ә бит бер табибның да оклады үсмәде, ул 2 мең сум килеш калды. Шул окладка төрле өстәмәләр өстәлә дә, әйтик, участок терапевтлары 13-15, стаңлары зурраклар 17 мең сум хезмәт хакы ала. Офтальмолог, хирург, лор, невролог кебек тар белгечләр дә бар бит. Аларга өстәмәләр юк. Нәтиҗәдә, бер коллективта табиблар арасында дошманлашу барлыкка килде. Хәзер невропатологлар авыруларны: “Әнә, терапевтларга барыгыз, алар зур хезмәт хакы ала”, – дип җибәрәләр. Авырулар ике табиб арасында сугыш коралына әйләнде.Өстәмәләр бар-барын, әмма отпуск акчасы, башка түләүләр өстәмә күләменнән түгел, оклад күләменнән генә санала. Ул акча белән кая барып төртеләсең?!

Акчасызлык кадрлар кытлыгын китереп чыгара. Медицина вузына укырга кергәндә иң зур конкурс булса да, эшләргә кеше юк. Безнең хастаханәдән дә соңгы арада гына 3 кеше эштән китте. Килгән көнне үк эштән китүчеләр бар. Бухгалтериягә кереп хезмәт хакларын санатып карыйлар да, чыгып гариза язалар. Мин бер стационарда дежур торучы терапевт булып эшләдем. Ул стационар дежур торганда, анда реаниматолог, невролог һәм терапевт эшли идек. Ә кардиолог юк. Чөнки кадрлар җитми. Стационар җитәкчеләре инде теләсә-кемне эшкә алырга әзер, ялынып-ялварып йөриләр. Сүзләрен тыңлап килүчеләр дә бар. Киләләр дә китәләр... Бер деңурлыка 450 сум түлиләр. Кадрларның шулай килеп-китеп йөрүе авыыруларга игүтибарны киметә, үлүчеләр саны арта.  Мин эшләгән стаөионарны үлем стаөионары дип йөртәләр иде, анда үлүчеләр саны зур. Моңа гаҗәпләнергә кирәкми дә, эшләрнең ничек торганын сөйләп күрсәттем бит. Деңур торган өч табиб ишекне ачып хәлегез ничек дип сорый да, башка авырулар янына китә.Чөнки һәрберсе белән озаклап утырырга өлгерә алмый. Әйтик, мин, дежур терапевт, бөтен стаөионар өчен җавап бирәм дияргә була. Терапия дә миндә, кардиология дә миндә, неврологиягә дә чакыралар, хирургиягә дә, реанимаөиягә дә чабам. Дежурлык төнендә мин 300 (!) ләп кеше өчен җавап бирә идем. Бу бит физик яктан да бик авыр. Минем аларның барысына да ярдәм итәсем килә, әмма андый мөмкинлек юк. Ничек итеп мин бер төндә 300 кешене тыңлап, дәвалый  алыйм ди?! Коточкыч хәл булды берсендә. Мин реанимациядә бер кешегә ярдәм иткәндә аска, “приемный покой”га чакырдылар, “Ашыгыч ярдәм”, безнең стационар якын булгач, инфарктлы берәүне алып килгән. Аңа тиз генә беренче ярдәмне күрсәтеп, тиешле хастаханәгә озатырга кирәк, чөнки бездәге реанимаөиядә урын юк. Мин аны озатканчы реанимациядәге авыру үлгән иде... Әгәр кардиолог булса, мин “Ашыгыч ярдәм” алып килгән авыру янына төшеп тә тормас, аны кардиолог карар иде. Һәркем үз урынында булырга тиеш. Бер урында ике кеше булуы тагын да яхшы.   Медицина акча жәлли торган урын булырга тиеш түгел, чөнки ул кеше гомере белән бәйле...

Гөлнара САБИРОВА язып алды
Татарстан яшьләре
№ 71 | 10.06.2008
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№15 (17736) / 30.04.2009 12:04:42

Минемдэ табибларга карата фикерлэрем узгэрде.Чонки аларга план гына кирэк.Табиб авыртуны тынлау урынына кубрэк яза ул.Анын сине тынлап, кинэшлэрен бирергэ вакыты юк.Болар минем башымнан утмэсэ,языпта тормас идем.Барлык табибларда шундыйдыр,дип эйтмим.Бардыр ,билгеле.Яхшылык !"сойлэшэ белсэн "дигэнсен.Сойлэшэ белеп,яхшы табибка тап булып буламени ?! Узен яхшы булсан, яхшы кешелэр очрый,диясенме ?Монысы белэн килешэм.Лэкин минем кешелэргэ изгелектэн башка нэрсэ эшлэгэнем юк.Дореслек кая сон ???

№14 (11202) / 06.01.2009 20:26:42

Кемне генә дә гаепләргә белмәссең.Балык баштан чери, ди бит татар халык мәкале. Шулай булгач, гади табиб та, гади укытучы да гаепле түгел, дөнья үзе ришвәткә өйрәтә, чөнки ришвәт беренче чиратта чиновникларга кирәк. Ерак туганым заманында яхшы табиб булган, менә хәзер шуның ярдәме бик тия. Больницага барганчы аннан киңәш сорыйм һәм шул киңәшләр белән гаиләмне дәвалыйм. Ничә еллар ГРИПП белән авырган юк (тьфү,тьфү,тьфү), медикларга аңлатма язулары яза- яза гриппка каршы прививка ясаткан юк (гаиләм белән). Чыннан да алар сүгә, аларга план кирәк. Әмма хәзер законнарны беләбез бит (апам өйрәтә). Заманында мин дә медик булырга хыялланган идем, әмма язмыш укытучы һәнәрен сайларга кушты. Яхшы, кешелекле табибларны бик хөрмәт итәм, Аллаһка шөкер, юлымда яхшы табиблар очрый, "сөйләшә беләсәң".

№13 (5986) / 16.09.2008 12:31:07

змагызны РТ Саламатлык саклау министрлыгы урынбасары Анас Анварович Гилмановка да юлладыгызмы сон? Дорес, язмадагы фактлар конкрет курсателмаган икен, андагылар мона токереп та бирми. Лекин, табиб:"Бездеге селеметлек саклау эшенен оештырылышы коточкыч" дип кистереп эйте бит. Юллагыз язманы урындагы чиновникларга! Алар узлерене караган матбугаттагы негатив язмаларны бик те яратмыйлар, аеруча "духтырлар".Алар мактаганны гына ярата!Инде язманын узене килгенде, азакта мин бу материалдан аналитик нетиже коткен идем. "Т.Я." кебек саллы газета битене килешеп ук бетми, жемегать!

№12 (4555) / 14.08.2008 16:15:31

Буген ботен нэрсэ кэгазьдэ генэ эшлэнелэ шул. Отчет биру очен. Монда сыйфат турында суз дэ булырга момкин тугел инде. Бу бер медицина олкэсенэ генэ дэ карамый, социаль тармакта да шул, башкасында да.Ничек корэшергэ сон монын белэн??? Район узэклэрендэ барыбер азрак гуманлылык дигэн нэрсэ бар бугай еле. Казан хастаханэлэрендэ ул ботенлэй юк. Мин боларнын барысын да шулай ачыктан-ачык сойлэп биргэн ханымга Молодец! дияр идем. Андагы хэллэрнен кубесе пэрдэ артында кала шул. Кайчагында бер гаепсез табибларны сугэргэ
туры килэ. Бик кызганыч,элбэттэ.

№11 (2176) / 19.06.2008 15:28:28

на днях соседка говорит, приехал из деревни родственница болеет, говорят рак. здесь сказали мы вас принять не можем, а если примем то за 1800 в сутки. она уехала обратно к себе... купме яшэр инде...

№10 (2090) / 17.06.2008 11:51:34

башка хонэр иялэренен ришвэт алуына тузеп булса да, табибларныкына момкин тугел. чонки алар кеше гомере белэн уйный. варчларнын кубесе узлэре дэ сизмэстэн шуна иялэнеп китте..

№9 (2089) / 17.06.2008 11:42:21

Минем апам врач хэм мин анын ничек тилмереп эшлэгэнен бик яхшы белэм:кайчан шалтыратсаларда эшкэ чыгып китэргэ кирэк...Авыр хезмэт!Бэялэуче генэ юк...
Кайчандыр узем дэ медик булырга хыялландым,э хэзер ул юлдан кимэгэнемэ сонеп бетэ алмыйм.Чонки апам премир...

№8 (2047) / 16.06.2008 00:12:33

Врачларга хэзер акча тортсэн генэ сине карыйлар бит,эле анда да мыгыр мыгыр килэлэр...

№7 (2013) / 12.06.2008 13:27:48

Ботен врачлар да берторле тугел инде. Ботенесен дэ бер сукага сормэгез!

№6 (2009) / 11.06.2008 23:33:32

язылган фикерләр бик дөрес

№5 (2006) / 11.06.2008 22:56:07

Зарплатасын эйтэсе дэ юк инде Бу табибларга ни житмидер, анламассын.

№4 (1974) / 10.06.2008 21:38:08

Укытучынын эше авыррак димэкче идем шул. Эле дэрэжэсе булса икэн!!! Аны хазер беркем уважать итми

№3 (1973) / 10.06.2008 21:27:05

Алай икэн... эллэ укытучы эше жинел дип торасызмы? Табиб бит ул эшен эшли дэ, иркенлэп кайтып китэ... дэфтэр тикшереп утырмый. укытучыдан аермалы буларак, артыннан эше ияреп кайтмый. План дигэне мэктэптэ дэ бар инде ул. Добросовисный укытучыларнын дэресе житми, гулять итэ торганнарынкы артып китэ.. Так что радуйся, кызый. Эшенне яратасын икэн, тем более...

№2 (1959) / 10.06.2008 17:24:20

Укыдым да узем духтыр булырга булдым. мыни киттем кибеткэ колдуннар китапларын жыярга. Экстрасекс булам. Минга дэваланырга килерсез. кыйммэт алмам.
Ник бу статьяда бездэге бесплат медицинанын ни дэрэжэдэ бесплат икэне язылмаган. Хазер бульничлэрдэ берэр ни кыштырдатмасан бармак та селкетмилэр, селктсэлэр дэ башын катарлык итеп селкетэлэр. очына чыга алмаслык итеп. Буген врачлар бер мафия ул. Хич якын килэ алмыйсын, суз дэ эйтеп булмый, иначе уласен ич... Эле беркон кунакта шушы кыз кебе яшь кенэ зеленый врач бар иде. Укытучылар белэн врачларны чагыштыра башладылар да, минэйтам укытучыларга коробка канфит та жэл, э врачка хич югы конфетсыз килеп булмый, дигэн идем. Туйдырды инде ул конфет, дип мине булде, яшь зеленый брач.
Я кайсыгызнын бесплат дэваланганы, туганнарыгызны дэвалаганы бар. Не дай бог, операция фэлэнгэ житмэсен эш, иначе анда таксалар кэттэ... Инде саналаып куелган... Шулай булгач... Бу бардак беренче чиратта безгэ авыр йок булып ишелеп тоша. Эле картаясылар бар бит

№1 (1958) / 10.06.2008 16:44:28

Экэмэт икэн монда, хэллэр...

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты