поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.07.2010 Җәмгыять

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – СӨЙЛӘМДӘ

(Илдар Низамов. "ВТ" 23 апрель, 75-76 санда чыккан язмага кайтаваз)

Язманың Интернет-версиясен күзәтүдә утызлап интернетчы катнашты. Кайтавазны бу юлы язма авторы әзерләргә алынды. Чөнки әңгәмәдә катнашучыларның берничәсе кайбер сорауларны ачыклауны үтенеп, авторның шәхси үзенә исем, фамилиясен атап мөрәҗәгать итте. Икенчедән, сорау, тәкъдимнәрнең кайберләре нәкъ менә шушы автор белгечлегенә, аның хезмәтләренә мөнәсәбәтле.

 

Язманың үзәк фикере шул: тел һәм сөйләм төшенчәләре мөстәкыйль мәгънәле фәнни төшенчәләр; аларны бутарга да, синоним итеп кулланырга да ярамый. Тел – кешеләрнең аралашуы максатында сөйләм оештыру өчен иҗтимагый корал-чара. Тел төзелешен (грамматиканы) тәэсирле сөйләм барлыкка китерү өчен өйрәнәбез, хәтердә тотабыз. Сөйләм оештыруның үз фәнни тәртипләре, кагыйдәләре. Аларны да мәктәптә үк үзләштерергә, хәтердә тотарга, көндәлек үтәргә кирәк.

 

Бу язмада сөйләм барлыкка китерү нечкәлекләренең кайбер якларын ачыклау максат итеп куелды. Әлбәттә, ул фәнни күзәтү, анализлау нәтиҗәләре буларак, фәнни-публицистик стильдә язылган. Шундук укып чыгуы, тиз генә аңлавы җиңел дә түгелдер, һәр төр сөйләмнең үз максаты, димәк ки, үз асылы, үз хасияте; барысын бер калыпка салырга ярамый.

 

Кызганыч ки, бу юлы да әңгәмәгә шушы хакыйкатьне төшенмәгән, мәсьәлә белән ихлас кызыксынмыйча, гадәттәгечә, үзен күрсәтү өчен генә килеп кысылган кешеләр булды. Андыйлар бүтәннәр сүзенә дикъкать белән колак салып, белем эстәп утырасы урынга, кыбырсый башлый, ризасызлык белдергән булып, укыйсы килмәүләрен яисә сай йөзүләрен автордан, бүтәннәрдән күреп, теләсә нәрсә әйтеп, әңгәмәне төп юлдан читкә борырга маташа, вакытны, урынны исраф итеп, бүтәннәргә комачаулый.

 

Язмабызның үзендә дә бүгенге татар Интернеты сөйләменең җитди кимчелекләре, аларга сәбәпче булган менә шушындый "интернетчы"лар турында сүз булган иде; туры әйткән туганына ярамаган, ошап бетмәгән, күрәсең. Андыйлар хакында фикер белдерүне "Кайтаваз"ның Интернет-версиясендә дәвам иттерербез әле. Бу юлы темага җитди караган, эшлекле тәкъдим әйткән ике авторыбызның фикеренә генә, барыбызга да кирәкле һәм файдалы булганга, тукталып китүне зарур дип санадык.

 

Беренчесе – сөйләмдә кушма сүзләрне куллану мәсьәләсе. Төгәлрәк алганда, андый берәмлекләрне ничек (кушыпмы, аерыпмы) язу. Бер оппонентымның (Динармы, Дамирмы шунда – миңа барыбер; кушаматлы автор – "маска" ул, аны теләсә ничек атарга була, әйтик, монысына "Д" дип тамга сугыйк ди) фикере бүтәннәрнекеннән үзгәрәк тоелды. Болай ди: "... Мәгънәсе өчен генә сүзләрне кушып язу фикере белән килешмим. Ул юлдан киткәндә нәрсәне кушып язасы, ә нәрсәне юк, истә калдырасы буладыр, аның төгәл чиге булмыйдыр. Мин үзем "һичшиксез", "бераз" кебек сүзләрне дә аерып язам. Тамыр яңа сүз башлый, ә кушымча кушылып языла дигән кагыйдә булса бик гади, уңайлы була. Ә "мин дә" дигәндәге "дә"не сызык аша язасыдыр, мин аны сызык аша язарга тырышам, "татарча" дигәндәге "ча"ны да, боларының басымы чөнки яңа тамыр башланган кебек төшә. Болар әле бик күптән түгел генә аерым тамыр булганнардыр бәлки...". Өзекне автор ничек язса, шулай калдырдык, редакцияләмәдек: тәртипсез, буталчык, томанлы сөйләмне барыбер мантыйклы агымга салып булмас иде. Аңлашылганы шул: ул барлык берәмлекләрне дә аерым-аерым яза, ул кушма сүзне, гомумән, танымый. Моны ул тел фәне төшенчәләре белән аңлатырга да маташа – тамыр үзенә, кушымча үзенә аерым, янәсе.

 

Ә бит шулай "кыланучы" бер ул гына түгел, бездә хәзер кушма сүзләрне кем ничек тели шулай яза да. Бәла шунда: мондый башбаштаклыкны тыючы да, тыя торган кагыйдә-кануннар да юк. Барлык телләрдә дә, халыкларда да бу мәсьәлә белән орфография һәм пунктуация кагыйдәләре шөгыльләнә. Тик татар ана теленең асыл кануннарына нигезләнгән орфография кагыйдәләре, тәңгәл алфавитка тарымаганга күрә, элек тә булмады; рәсми расланганы, кулланышка тәкъдим ителгәне дә (1940 елда кабул ителгәне) искереп, сөрсеп бетте. Күпме үзгәртергә, яңартырга омтылып каралса да, рәсми кабул ителгәне юк. Әдәм көлкесе: бер төшенчәне ике-өч төрле әйтергә һәм язарга кайсы халыкта юл куела, йә?!

 

Куркынычы шунда ки: "Д"ның (нең) фикерләре мәгънәсезлек булып кабул ителми, чөнки алар бәхәскә урын калдыра. Чыннан да "бер үк"не аерым да ("бер үк нәрсәне кабатлый да кабатлый"), кушып та язарга кирәк була ("иртәгә берүк килми калма"). Фикерне төгәл, дөрес язу ихтыяҗы килеп туса, сөйләм оештырганда чынлап торып җаваплылык тойса, төпле уйлый калса, "Д" да (дә) "һичшиксез", "бераз" сүзләрен дә урынына, мәгънәсенә карап ике төрле язарга мәҗбүр булыр иде.

 

Татар сөйләмендә мондый очраклар бихисап, һәр очракта дөрес хәл итү зарур. Югыйсә аңлашылмаучылык, буталчыклык, икеле-микелелек килеп чыгачак, хата китәсен көт тә тор. Әйтик, "әлләкем" ("әлләтагы", "ни эшләргә – нишләргә", "килдекитте" һ.б.) мөстәкыйль ике мәгънәле тезмә берәмлек, икенче очракта ул бер мәгънәле бер берәмлек. Болардан еш кына радио, телевидение, сәхнә сөйләмендә, вәгазьчеләр, нотыкчылар чыгышында омоним (дөресрәге, омофон) барлыкка килеп, мәгънә хилафлыгы килә дә чыга.

 

Аңлашылса кирәк: кәсәфәттән котылуның юлы бер генә: тел белән сөйләмне бутамау. Төшенчәнең мәгънә төгәллеге сөйләмдә генә ачыклана ала. Телдә (мәсәлән, сүзлектә) берәмлекнең (тамырның, кушымчаның, мөнәсәбәтле сүзнең һ.б.) гомуми мәгънә күләме генә тәгаенләнгән, ә иң төгәл төсмере бары кон­крет сөйләмдә генә ачыклана, ягъни ничек әйтелеше һәм язылышы шунда гына тәгаенләнә.

 

Мондый берәмлекләрне сөйләмдә куллану үзенчәлекләре, әлбәттә, канунлаштырылырга, кагыйдә белән рәсмиләштерелергә, үтәлеше катгый күзәтелергә тиеш. Югыйсә аерым сөйләмдә, аерым кешеләр җибәрә торган хата-кимчелекнең хаста-чир булып таралып китүе, гомум телгә зыян салуы да бар. Бер генә мисал. Телнең иң куркыныч, әшәке корткычы – калька менә шундый хаста-чирләргә ябышырга тора да инде. Сугыштан соң сабан туе берәмлеге сабантуй дигән гайре татарча, ягъни урысча уйлап татарча әйтергә азаплану кәсәфәте формасы газет, шагыйрьләр сөйләмендә пәйда булды. Телнең сабан туе рәвешен колорадо коңгызы кебек кимерә-кимерә, аны сабантуй ише койрыксыз бер өтек кисентегә калдырды. Озакламый балатуй, өйтуй дип сөйләшүдән дә тайпынмабыз, ахрысы. Хәлләр шуңа бара. Әнә радиодан татарча әйбәт белә дип даны чыккан зур түрәләребезнең берсе татар тел, урыс тел дип сөйләп азаплана. Ана тел дип (әстәгъфирулла!) сөйләүдән дә җирәнми башларбыз шикелле.

 

Әлеге Интернет әңгәмәдә кузгатылган икенче җитди мәсьәлә – татар сөйләмендә яңа берәмлекләр (неологизмнар) һәм алынмалар мәсьәләсе. Монысы да яңа "төер" түгел, тапталып беткән. Шулай да тормышта бар икән, кешеләрне борчый-уйландыра икән, Интернет әңгәмәгә дә төртеп чыккан, фәнни-гамәли уйлануларга сәбәп булган икән, моңа гамьсез калырга ярамый, фикер уртаклашу файдасыз булмас. Чөнки бу да тел – сөйләм мөнәсәбәтенә бәйле.

 

"МинС" кушаматлы интернетчы (әйдә, М. дип кенә атыйк, "курчакка" барыбердер бит!) болай ди: "... Илдар абый язма теленнән дә (сөйләменнән дип аңлыйк – И.Н.) язма әдәби сөйләм нормаларыннан тайпылышларны (тайпылу дип кабул итәм – И.Н.) очратырга була: "җаваплый алмыйсың" – "җавап бирә алмыйсың" булганда, – "ла" кушымчасы белән яңа фигыль ясау кирәкме? "Нәкъ ноктасына бастыгыз" нәкъ өстенә бастыгыз булса, ни була? В точку попали, чтоли? "Кәсәфәтеннән" монысын, ярар, мин аңладым ди. Ә менә авылда яшәп, газета укучы сеңлем аңлармы икән? Гомумән, бу мәкаләдә татарча вариантлары булган алынма сүзләр күп. Аларны гарәпчә синонимнары белән алыштыру ни өчен кирәк, Илдар абый. Сезне гарәп телендә сөйләшә беләдер дип уйламыйм, димәк, язма сөйләмегезнең "дәрәҗәсен", "сортын" күтәрү өчен генәме? Модага кереп китте бит вә теркәгече кулланып сөйләү. Шуның өчен генә булса, бу, иманым камил, тел иясенә ("сөйләм иясе" дип аңлыйм – И.Н.) бернинди дә дәрәҗә өстәми...".

 

Тел – сөйләм мөнәсәбәтен бутауның, моның зарарлы икәнен күрсәтә торган чын "үрнәк" менә шушы инде ул: Илдар абый сөйләмен конкрет мисаллар белән ("җаваплый", "кәсәфәт" һ.б.) башлап, шуларны урынлымы-юкмы дип фәнни нигездә аңлатып бетерәсе урынга, гомуми тел яссылыгына күчеп китә.

 

Тел – гомуми, ә сөйләм хосусый. Әйтик, телдә "вә" берәмлеге бар. Ә "Илдар абый сөйләме"ндә (аерым алганда, бу текстта) вә бәйлеге бөтенләй дә юк. Шуңа күрә интернетчы монологындагы "мода", "дәрәҗә" кебек төшенчәләр конкрет мәгънәсез, ягъни буш сүз булып кала. Шәхсән минем вә берәмлеген гомумән дә кулланганым юк, шуның бүгенге синонимы саналган һәмне дә бик сирәк кулланам, һәм сүзе саф татар сөйләмендә мәгънә ихтыяҗыннан гомумән кулланылмый, аңа ихтыяҗ да юк; бездә ул фарсы шигырь калыпларын тәрҗемә итәр өчен генә кереп киткән чара. Әйтмә сөйләмдә аны пауза тулысынча алыштыра ала (чын авыл кешесе сөйләменә игътибар итегез), язмада исә аның мәгънә төсмерен белән, берлә, илә, вә мөнәсәбәтле берәмлекләре алыштыра. Өстәвенә әле ике сүзнең берендә һәм, һәм инде дип такылдаган радио дидҗәйләре аны хәм дип, ана телебезнең аһәңлеген бозу "үрнәген" генә ишеттерәләр.

 

"Кәсәфәт" – гарәптән кергән (бәлә, әдәм, сәләм, сүрәт һ.б. кебек үк) татар сүзе. Элекке әдәби әсәрләрдә, вәгазьләрдә еш кулланылып та, берара пассивлашып торса да, Г.Бәширoв, Х.Сарьян әсәрләрендә активлашты. Аларның әсәрләрендә, соңгы елларда чыккан сүзлекләрдә ул лаеклы урынын алган; яшьрәк язучылар да куллана. Чөнки татар аңында нәкъ үз мәгънәсе белән берегү ихтыяҗы бар; берәр эш, га­мәлнең канәгатьсезлек бирә торган, зарарлы булмышын белдерә, ягъни хәзер күпчелек уйлый, әйтә торган сүзнең – начар нәтиҗәнең (результат) синонимы. Татар лексикасы асылында ике мәгънәви төркем тәшкил итә: уңай һәм тискәре мәгънәле. Нәтиҗә – уңай мәгънәле берәмлек. Аның белән оешкан тезмә уңай мәгънәле берәмлекләрдән генә торырга тиеш. Авария нәтиҗәсендә ... кеше үлде; су басу нәтиҗәсендә ... йорт су астында калды" дип әйтү – мәгънәсезлек. Ә "начар нәтиҗә" дип әйтү каршылык төсмере калдыра, өстәвенә татарга хас булмаган күпсүзлелек. Кәсәфәт – бөтен яклап камил берәмлек.

 

"Илдар абый" сөйләмендәге Интернетны тоемлаган "бәхәсле" мисалларны, читкә китмичә, тел яссылыгында гомумиләштермичә, нәкъ менә шушы сөйләмне барлыкка китергән мотивларга таянып, анализлау файдалырак булыр иде.

 

Ниһаять, "кайтавыз" язарга этәргән өченче сәбәп – ул менә әле телгә алынган интернетчыларыбыз, ягъни татар теле, татар сөйләме өчен борчылып, аны белергә, кулланырга омтылган милләттәшләребез белән янәшәдә бу хакта сөйләшүне файдасыз, хәтта мәгънәсезлек дип санаган кемсәләрнең дә булуы. Мәсәлән, әңгәмә азагында берәү (Соры корт) болай ди: "Бу су буе, нигездә бернинди мәгънәсе булмаган язмалар, мөгаен, гонорар алу өчен генә языладыр. Филологларның төрле методикалары, төзүчеләрнең бер кочак регламентын хәтерләтә: эштә бер тиенгә кирәге юк, тикшерүче килсә, шунда актарынырга тотына, чөнки башка берни дә белми. (Белсә, әбисенең ыштан бөрмәсеннән бет эзләгәнче, эш белән шөгыльләнер иде...)"

 

Кемсә бу ямьсез күренешне төзүчеләр регламентын тикшерүче мисалында күзалларга маташса да, тел төбендә, әлбәттә инде, татар теле галимнәре, безнең язма. Дөресрәге, аның татар теленә карата мөнәсәбәте менә шушы күзаллавында бик ачык чагыла инде: татар телен ул хөрмәт итми генә түгел, күралмый. Ана теле белән кызыксынучыларга, аларның фикерләренә төкерә генә. Шул мөнәсәбәттә ул үзенең чын йөзен ачып сала. Белегез: татар әбиләрендә беркайчан да, бер җирендә дә бет булмады. Бет үрчергә бөтен шартлар тудырылган коточкыч сугыш елларында да алар көлдән селте суы ясап булса да юындылар, бетне якын җибәрмәделәр. Ә менә "бет эзләү, бет чүпләү" гыйбарәсе халыкта яши бирә. Сөйләмдә юл куелып, аралашуга, аңлашуга комачаулый торган, телнең хәсиятен, аһәңен вата, җимерә, ямьсезли торган кимчелек-хаталарны без дә образлы рәвештә бет белән чагыштырабыз. Килешегез, төрледән-төрле җитди сәбәпләр аркасында татар сөйләмен бүген хата басты, ул телнең үзәгенә, җелегенә үтеп керә бара. Чүпләп, сытып, кортып бетерә бармаганга, бет әрсезләнеп, үҗәтләнеп үрчи бирә. Милләтебез, телебез саклансын, яшәсен, дисәк, алга таба моңа юл куярга ярамый. Шөкер, бу хакта укытучыларыбыз, галимнәребез, халкыбыз кисәтә килә, сак булырга өндәп тора. Без игътибар иткән язмаларның нигезендә шул изге теләк ята. Аларга битараф калырга, "бернинди мәгънәсе булмаган язма" дип тибәрергә чакырган "соры кортлар" белән интернетчылар килешмәскә тиеш иде. Хәер, әле дә соң түгел. Сөйләмебез саф татарча, камил, үтемле, тәэсирле булсын дигән изге максаттан әйтелсә, кирәкле файдалы сүз-киңәш-тәкъдимне кайчан да әйтү фарыздыр.


Илдар НИЗАМОВ
Ватаным Татарстан
№ 148-149 | 23.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»