поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2010 Җәмгыять

СУСЫЗЛАР УРАМЫ

Көн кадагындагы тема – су һәм корылык. Редакциягә килгән хатлар, зарлар да шул хакта сөйли. Берсенең суын урлыйлар, икенчесенең коесы корыган, өченчеләре Сабантуйда болыт кудыручыларны эт итеп сүгә...

Корылыктан файдаланып, су сатып, акча эшләүчеләр дә күп икән. Менә Тәтеш районында тагы да сәеррәк хәлләр – халык үз хисабына су кертергә тели, ә җирле хакимият рөхсәт бирми. Моның өчен миллионнар таләп ителсә, “Фәлән-фәлән ел программасына кертелгән, һичшиксез, булачак”, – диюләренә дә ышаныр идең. Ләкин Тәтеш районы Олы Тархан авылында башка хәл. Урамнан су торбалары үткәрелгән. Һәркемнең үз йортына таба казыйсы гына калган, димәк. Җитмәсә, авыл халкы бөтен чыгымнарны каплыйм, дип шартлап тора. Барыбер рөхсәт юк!

 

СУ ЯЗЫП МАЙ ТӨШМИ

 

Беренчеләрдән булып, сусызлык проблемасы “Татарстанга 20 ел” урамында торучы Минкиннар гаиләсенең эчен пошыра башлый.

 

– Эчәргә дә су җиткерә алмыйбыз. Күпләп терлек асрау турында сүз дә була алмый. Коебыз корый, суы юшкынлы, көне буена ике чиләк су чыга. Мондый эсседә аның белән генә ничек көн күрәсең?! Якын тирәдә чишмә дә юк. Урамыбыз белән пенсионерлар, авырып-нитеп китсәң, Алла сакласын, – дип зарлана Гөлшат апа Минкина.

 

Аптырагач, Харис абый Минкин район башлыгына хат юллаган. “Татарстанга 20 ел” урамына су кертергә рөхсәт бирмәсәгез, республика президентына, массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәчәкмен”, – дип тә өстәгән. Хат астында 10 кешенең имзасы торса да, җитәкчеләр селкенергә ашыкмаган. “Булыр!” – дип кенә куандырганнар. Ләкин, кем әйтмешли, су язып май төшмәс. Авыл кешесе вәгъдә-өметләрдән тәмам гарык, аңа эшнең нәтиҗәсе кирәк. Тиздән Харис Минкиннан безнең редакциягә дә хат килде.

 

“Миңа 63 яшь, хезмәт ветераны. Язмыш булгач, Расих Инталович Шагаев белән бер урамда торырга туры килә. Бу исем берничә ел элек республика газеталарында еш очрады. Традицион булмаган ориентация темасына яздылар. Ярар, анысы безнең эш түгел. Бәхәсебез бер ел элек, Олылар көнендә башланды. Сарык көтүе Шагаевның капка төбенә туктаган. Аның йорты яныннан үтеп бара идем. Шул вакытта Расих Инталович минем адреска гомер ишетмәгән сүгенү сүзләре әйтте, мыскыл итте. Күршеләр дә ишетте. Мәктәп директоры авызыннан чыккан сүзләр ич бу!

 

Коеда су кимегәч, өйгә кертергә булдык. Рөхсәт сорап, район хакимиятенә, авыл җирлеге Советына мөрәҗәгать иттек. Ләкин мәктәпнең артезиан коесы район мәгариф идарәсе карамагында икән. Шуннан соң су куу җайланмасыннан алырга рөхсәт итегез дип, мәктәп директоры янына барырга туры килде. Аты-юлы белән сүгенеп, үтенечемне кире какты. Фашист концлагере һәм Ленинград блокадасында да халык сусап түгел, ачтан үлгән. Ә монда авылдагы җитәкче өлкән кешенең күңеленә төкерә. Су бирсен иде ул. Кыскасы, юынган һәм тук буласым килә”, – дип язган ул.

 

“ФӘЛӘН ҖИРЕҢНЕ ТОТ...”

 

Хатны укып чыккач та, башка беренче килгән сораулар: “Мәктәп директорының авылдагы су мәсьәләсенә ни катнашы бар? Җирле үзидарә кая карый, ник аңа мөрәҗәгать итмиләр? Урамнарында бер колонка да юкмыни? Район хакимияте моны хәл итү өчен нәрсә эшли?” Җавап эзләп, Тәтеш районына кузгалдым.

 

“Татарстанга 20 ел” – 9 йортлы кечкенә урам. Һәркайсында кое бар. Шуңа күрә моңарчы су кертү-кертмәү мәсьәләсен кузгатучы да булмаган. Шушы урам башында мәктәп һәм балалар бакчасы, аларны су белән тәэмин итүче артезиан коесы эшли. Берничә ел элек бу урам буйлап торба үткәргәннәр. Өйдән-өйгә кереп: “Фәлән-фәлән сум түләп, су кертәсезме?” – дип тә йөргәннәр. Ләкин ул чакта бер генә кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган – мәктәп директоры Расих Шагаев. Ә хәзер кое суы елдан-ел кими икән. Корылык елы да булгач, тарханлылар бөтенләй аптырашта калган. Кайсының өенә су кертәсе килә башлаган, кайсына урамда колонка кирәк...

 

– Үзем шушы як кешесе. Гомер буе урман хуҗалыгында механик булып эшләдем. Элек безнең урамда ике колонка бар иде, аларны йолкып аттылар. Кое суы гына җитмәгәч, берара мәктәптән ташыдым. Аннары директор: “Фәлән җиреңне тот, бер стакан су да бирмим мин сиңа!” – дип кычкырды. Андагы хезмәткәрләрне борчымас өчен, үзем караштырып торырга, башняны ачып-ябып йөрергә дә риза. Шуның өчен ачкычын да сорап караган идем, бирмәделәр, – ди Харис Минкин.

 

– Кер юганда җайсыз. Гадәттә, бер көнне юам, икенче көнне, тагын әзрәк су җыелгач, чайкыйм. И, безнең интеккәннәр инде... – диде Валентина Минкина.

 

– Икенче ел сусыз аптырыйбыз. Янгын чыгудан куркабыз. Терлекләр дә күп. Урамга 1-2 колонка ясап куйсалар иде, – диде исемен әйтмәүне үтенгән берәү.

 

– Йә бер күршегә йөрим, йә икенчесенә. Үзләренең суы да күп түгел, сорарга уңайсыз. Бөтен нәрсә кибә, – дип зарланды Фирдәвес Хәкимуллина.

 

“КЕШЕДӘ ЭШЕМ ЮК”

 

Руслар әйтмешли: “моя хата с краю, ничего не знаю”, – дип яшәүчеләр дә бар монда. Болары – коеларында су җитәрлек булучылар. Анна Кондратьеваны да шул исемлеккә кертергә мөмкин.

 

– Мин исән чакта коемдагы су җитәчәк. Мал-туар асрамыйм. Кыш көне катса, җебетәбез. Бер дәгъвам да юк, – диде олы яшьтәге бу апа.

 

– Кое булганда ник кирәк өстәмә чыгымнар?! – дип фикерен белдерде күрше урамдагы Фәрит Таҗиев.

 

– Ашарга-эчәргә калдырмыйча, 1976 елда ук кое казыттык. Суым бар, миңа бернәрсә дә кирәкми, ә кешедә эшем юк! Берничә ел элек мөмкинлек булганда кертсеннәр иде. Ә Расих Инталович бик әйбәт кеше, рәхмәт яусын аңа, – диде Минкиннарның күршеләре Кәүсәр апа.

Шунда берләшеп, бер фикерне алга сөрәсе дә бит... Ләкин кайберәүләргә су кирәкмәү әле проблема юклыгы турында сөйләми. Халык белән аралашып йөргән арада, журналистлар килүен белеп, Минкиннарга 10лап кеше шалтыраткан. Болары Олы Тарханның башка урамнарында сусыз интегүчеләр. Иң кызыгы – биредә авыл җирлеге Советын гел телгә алмыйлар. Рәисенең исем-фамилиясен сорасаң, онытып та җибәрергә мөмкиннәр. Аптырагач, “Сездә җирле үзидарә бармы соң?” – дип тә сорадым берничә кешедән. Андый-мондый сорау туса, монда халык Расих Инталович янына йөгерә икән. Бусын мәктәп директорының законнарны әйбәт белүе, 25 елга якын бу авылда депутат булып торуы белән аңлаттылар. Харис Минкин хатында күрсәтелгәнчә, су проблемасы да аңа килеп төртелгән.

 

“МИН – ИДЕОЛОГ”

 

– Мәктәп белем бирү программасын тормышка ашыра. Авылны су белән тәэмин итү безгә кагылмый. Артезиан коесы мәктәп балансында, аның өчен генә төзелгән. Уты өчен район мәгариф идарәсе түли. Бераз гына артып китсә, миннән сәбәбен сорыйлар. Дәүләт хисабына бөтен урамны тәэмин итеп булмый бит, ул – муниципаль милек. Шуңа күрә кемгәдер су тоташтыру су сату белән бер булыр иде. Аңа хокукым юк.

 

– Харис абыйга ямьсез сүзләр әйткәнсез икән?

 

– Минме?! Мин бөтенләй сүгенмим, телемдә оятсыз сүзләрнең булганы да юк. Директор башым белән ничек алай сөйләшим, ди?! Дөрес сүз түгел бу...

 

– Бер стакан су да бирмим, дигәнсез.

 

– Харис абыйга су алмаска кушкан кеше булмады. Монда эшләүче җыештыручылар да, башка хезмәткәрләр дә аның кереп йөрүен раслый ала. Җитәрлек “добрый” булдым. Башняның ачкычын сорагач кына рөхсәт итмәдем. Чөнки теләсә кемне анда кертергә ярамый, болай эшләү – законны бозу булыр иде.

 

– Хәзер су кертү өчен халыкка нишләргә кирәк? Ничек сулы булырга?

 

– Берләшсеннәр, араларыннан бер кеше билгеләп куйсыннар, документлар җыйсыннар, счетчик куйдырсыннар... Өйрәнгәннәр авыл өчен гел мин йөргәнгә. Шуңа күрә хәзер дә өметләнеп яталар. Авыл башында чишмә ясарга тәкъдим иттем менә. Күтәреп алсыннар фикеремне. Мин – идеолог. Ул кадәр усал булсам, мәктәптә ике компьютер классы ачтыра алмас идем. 30дан артык компьютерыбыз бар. Укучыларым туйларына чакыра, хөрмәт итәләр, – дип Расих Инталович мәктәбен дә мактап алды.

 

БУХГАЛТЕРСЫЗ АВЫЛ

 

Авыл җирлеге Советы рәисе Наил Маштеевка да: “Халык кайчан сулы булачак?” – дигән сорау бирдем.

 

– Корылык вакытында проблема туды шул. Ләкин су керттерү-керттермәүне җирле үзидарә генә хәл итә алмый. Безнең авылда бухгалтерия юк, менә шундый система. Хезмәт хакларын район үзәгеннән барып алабыз. Мондый район республикада бүтән юк, – диде ул каршына тезелеп утырган су сораучыларны шаккаттырып.

 

Рәис әйтүенчә, бу мәсьәлә хәл ителергә тора. Коеның тирәнлеген тикшерергә килергә тиешләр икән. Бу тиешләрне күпме көтәсе булыр да, халык тагын ничә ел сусыз яшәр – шуларына гына төгәл җавап юк.

 

Тәтеш районы хакимиятендә исә: “Бу эш тикшерелде”, – дип тынычландырырга тырыштылар. Башкарма комитет җитәкчесе Николай Зотов:

 

– Берничә ел элек һәр йортка кереп, су кертүне тәкъдим итеп йөрделәр. Барысы да баш тартты. Мәктәпнең артезиан коесы бөтен урамны су белән тәэмин итә алмый, көче җитми. Ул авылдан бары тик Минкиннар гына зарлана. Хат астына куелган имзалар да ялган, – дип акланды.

 

Кызык та инде бу җитәкчеләр... Кайсы янына кермә, бөтенесе үзара килешеп куйгандай: “Берничә ел элек кертсеннәр иде”, – дип тик кабатлап утыра. Менә кирәкмәгән аларга ул вакытта! Хәзер мөмкинлекләре дә, теләкләре дә бар. Капка төбеннән торбасы салынган бит, ник шуннан чишелмәслек проблема ясыйлар икән? Мәктәп су сата алмый, авыл җирлеге Советының кулыннан килми, район хакимияте халыкны гаепли. Ә колонкасыз, чишмәсез, инешсез, гомумән, сусыз урам нишләргә тиеш? Халык каян су алсын? Тәтештә бу сорауларга җавап бирергә атлыгып торучыны таба алмагач, юристлар белән киңәшләшәсе булыр дип, кайтып киттек.

 

Районнан чыгып барганда Николай Зотов шалтырата. Телефон номерын да “ә” дигәнче эзләп тапканнар. “Татарстанга 20 ел” урамындагы проблема хәл ителәчәк, дип хәбәр итүе икән. Чишелеше дә әллә ни катлаулы түгел. Башваткыч булып чыкмаган, күрәсең. Халык су өчен баштан мәктәпкә түләп торачак, аннары махсус оешма булдырылачак. Хәзер үз хисабына су кертергә теләүчеләргә рөхсәт итүне сорап гариза язып һәм проектын төзеп, водоканалга барырга кирәк. Урамда колонка булдыру турында да җирле хакимият уйлый башлаган. Шулай итеп, бер ел буе селкенмәгән җитәкчеләрне, ниһаять, уяттык. Ләкин без тынычланмадык әле. Бу урамны сулы иткәнчегә кадәр. Тагын кемнедер уятырга, хурларга язмасын иде инде...


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»