поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.07.2010 Җәмгыять

ӘЙ, НӘНИ УЛЫМ... НИНДИ БУЛЫР СИНЕҢ КИЛӘЧӘК?

“Ватаным Татарстан” газетасының 135 нче санында Гөлсинә Хәбибуллинаның “И син, балам...” дигән язмасы басылып чыккан иде. Күңел төпкелендә йөргән бер вакыйганы сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.

Июнь ае. Менә инде берничә атна рәттән Казан – Теләче юлын таптыйм. Сәбәбе – сессия җитте. Башка вакытларда башкаланың үзендә генә торып укып йөри идем, ә хәзер йөрәк икенче бер җан белән бәйләнгән шул. Әле бер яше дә тулмаган нәни улым “дүрткүзләп” көтеп тора бит мине. Ярый, ышанычлы кулларда ул. Дәү әнисе вакытында ашатыр да, эчертер дә, йоклатыр да. Ярый әле дәү әниләре бар! Үземне үзем әнә шулай тынычландыра-тынычландыра таксига таба атлыйм. Машина гына булса ярар иде. Вакытында барып җитеп, тизрәк өйгә кайтып җитәсе иде. Ниһаять, машина юлга кузгалды. Минем кул кесә телефонына үрелә. Башта бер генә уй: “Улым нишли икән анда минсез?!” “Әнием, сәлам! Искәндәр ничек? Нишли?” Телефонның теге башыннан: “Бар да әйбәт”, – дигән тавыш ишеткәч, йөрәк тынычланып китә. Янымда утырып баручы юлдашым мине тыңлап бара икән. “Улыгызга ничә яшь соң?” – дип миңа сорау бирә. Тиздән бер яшьне тутырабыз, Алла боерса, дип җавап кайтарам мин елмаюлы караш белән. Әллә шул елмаюым җәлеп итте, әллә инде башка сәбәп булды шунда, юлдашым балалар турында сөйләшүне кирәк тапты.

 

Әй, әйтмә инде ул балаларны. Кечкенә бала – кечкенә мәшәкать, зур бала – олы мәшәкать, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән инде, сеңлем. Менә минем өч балам бар. Икесе кыз, берсе малай. Кызларымнан зарланмыйм, Аллага шөкер, әйбәт кенә укып йөриләр. Менә малай күрмәгәнне күрсәтте инде, Казанга киткәннән бирле. Бәйдән ычкынган эт диярсең, билләһи. Төпчегебез ул безнең. Мәктәпне тәмамлагач та, үзе теләгән уку йортына керттек. Ике ел чамасы укыдымы-юкмы, куып чыгардылар. Ни сәбәпле шулай булганын үзебез дә аңлый алмый калдык. Ярар, баш ярылып күз чыкмаган, дип поварга укытып чыгара торган техникумга укырга керттек. Кечкенәдән ашарга пешерергә хирыс иде. Ниһаять, бер ел ярым дигәндә укып чыкты, кулына “катыргы” тотып. Яшел Үзән шәһәренә бер бик якын дустымның кафесына повар итеп эшкә урнаштырдым. Акчасы да ярыйсы иде. Алты мең оклад, аннан инде эшләгәнеңә карап. Ярты ел чамасы борчымый торды безне. И-и, балалардан яхшы хәбәрләр генә килеп торса ничек рәхәт икәнен үзләре әти-әни булган кешеләр генә беләдер. Кафе хуҗасы да гел мактап кына торды улымны. Әллә шунда эшләр, шомарыр, төпләнеп калырмы икән, дигән идем. Иртәрәк шатланганмын шул. Нәкъ ярты ел вакыт узуга кайтып җитте малай. Имеш, акчаны бик аз түли башлаганнар. Ярар, анысына да күндек. Квартира алып бирсәгез, Казанда эшләр идем, диде бу шулай бермәлне. Ярый, мөмкинлегебез бар, алып бирдек квартира. Аннан машина сорады. Анысын да булдырдык. Менә мин үзем җәяү йөрим, ә улым машинада җилдерә. Менә шул машина белән бәйле килеп чыккан мәшәкатьне хәл итергә барам Казанга, сеңлем. Бүген төнлә икеләр тирәсендә Казан урамында “сплошной линияне” кискән. Төн уртасында нишләп йөргәндер инде ул бала Казан урамында?! Правасын алып калганнар. “Лишение” – дүрт айга. “Пап, помоги”, – дип шалтыраткач, бармый кая барырсың, дип дәвам итте сүзен юлдашым. Бермәл тынлык урнашты. Аннан авыр сулап тагын сүзен дәвам итте бу серле, исемен дә әйтмәгән, үзе белән таныштырмаган абзый. Әйтергә онытып торам икән әле, шул вакыт аралыгында армиягә дә барып кайтырга өлгерде минем “тәти” улым. Үз теләге булгач, барсын дип җибәргән идек. Дүрт ай чамасы вакыт үтте микән: “Минем яңак сөягемне сындырдылар, пап, килеп ал мине моннан”, – дип шалтыратты. Йөрәгем ярыла дип торам. Забайкальега кадәр барып, ярты миллион акча түләп алып кайттым мин аны. Ул вакыттагы күргәннәрне бер Алла гына белә. Менә хәзер шуны уйлап барам әле, сеңлем, без ничек яшәдек икән, ничек көн күрдек икән алар күк вакытта. Әти-әнинең ярдәмен төштә генә күрдек ләбаса. Әй, бала диген. Кая бара бу тормыш?! Тагын ниләр күрсәтер бу малай. Хәзер инде, әллә өйләндерергә микән малайны, дип уйлым. Кулына ала торган хатын эләксә тәртипкә утырыр инде, дип авыр сулап куйды абзый. Күренеп тора, права белән килеп чыккан мәшәкатьләрне дә хәл итәчәк ул. Чөнки, үзе әйтмешли, “связь”ләре күп. Төшеп калганнардан булмаса да бу кеше, жәлләдем мин аны. Бер дә рәхәт түгелдер аңа әнә шулай йөрәк җимеше артыннан чабулары, аның килеп туган “проблема”ларын хәл итүләре. Өйләнүгә килгәндә, белмим, анысы икеле, минемчә. Хәзер бит кызлары да берне икегә үлчәп кенә кияүгә чыгалар. Әй, абзый, кәләшне дә шул үзегез генә табып бирсәгез инде.

 

Үземнең әти-әниемне аның урынына куеп карыйм да чәчләрем үрә тора. Алла гына сакласын инде. Безгә, ике кызларына, бик дөрес тәрбия биргән шул алар. Хәтта ки кайда укыганыбызны, уку йортыбызның кайда урнашканын да белмиләр бит алар. Кечкенә вакыттан бирле, мәктәптә укый башлагач дим, авыртып китә калсак та, хастаханәгә дә үзебез йөри идек. Чөнки әниебез эштә. Менә шулай әкренләп-әкренләп барына да үзебез ирештек бу тормышта. Хәтта сеңлем дә, бер-бер нәрсә килеп чыкса, иң элек миңа – апасына шалтырата. Шулай кирәк тә ул. Әти-әнине юк-бар белән борчыйлар димени!

 

Менә хәзер үземнең улым үсеп килә. Нинди булыр аның киләчәге? Киләчәктә ныклы, аягында “мин үзем” дип булдыра ала торган кеше булырмы ул? Сораулар бихисап. Булыр, Алла боерса, барысы да. Минемчә, бала гаиләдә нинди тәрбия, мөнәсәбәт күреп үссә, шулай булырга омтылачак. Әти-әнисенең әзергә бәзер генә яшәмәүләрен күреп, ул да алар шикелле булырга омтылыр. Моны мин үз мисалымнан чыгып әйтә алам.


Лилия ШӘЙХИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 147 | 21.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»