|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2010 Сәясәт
БАШКОРТЛАРНЫ КӨЗЕН САНЫЙЛАР...Күрше Башкортстанда хакимият алмашынды. Егерме елга якын республика җитәкчелегендә торган Мортаза Рәхимов үз теләге белән постыннан китеп, аның урынына Мәскәү билгеләгән Рөстәм Хәмитов расланды. Хәзер ике күрше-тугандаш төбәкне ике Рөстәм җитәкли: Татарстанда Миннеханов, Башкортстанда – Хәмитов. Әлегә Уфада хакимият үзгәрү чоры. Озак еллар республикада эшләп, аннан Мәскәүдә җаваплы постларда хезмәт иткән Хәмитов яңа команда формалаштыру турында шау-шулы белдерүләр ясамый, элеккеге курсның дәвам ителәчәгенә ышандыра. Рәхимов белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтә. Тик бу – вакытлы гына күренеш, ди күзәтүчеләр. Озакламый күршеләрдәге сәяси вәзгыять тамырдан үзгәрәчәк. Моның файдасын, беренче чиратта, татарлар күрер дип фаразлана.
Рөстәм Хәмитов журналистлар белән беренче очрашуда ук башкортча, татарча һәм русча газеталар укуын белдерде. Гомумән, башкорт милләтчеләре аны татар булуда гаепли. Республиканың гаугалы “Күк бүре” оешмасы үзенең интернет сәхифәсендәге белдерүдә Уфага Мәскәү күрсәтмәсе буенча татар кешесен китереп утыртуны “башкорт юртасына төкерү” дип бәяләде. Рәхимов китәчәге мәгълүм булгач та, “Күк бүре” республикадагы хакимиятне вакытлыча Бөтендөнья башкорт конгрессы үз кулына алырга тиеш дигән өндәмә белән чыкты. Алар халыкны урамга чыгарга әйдәде, Президентлыкка премьер-министр булып эшләгән Раил Сарбаевны якларга чакырган, Интернетта урнаштырылган белдерүдә “Күк бүре” оешмасы: “Башкортстан Президенты, һичшиксез, башкорт булырга тиеш”, – дип белдерә.
Татар-башкорт катнаш гаиләсендә Кемерово өлкәсендә туган Хәмитовны чынында этник татар диючеләр шактый – әнисе татар бит аның. Президентлык постына расланганда ул антны республика Конституциясе нигезендә рус һәм башкорт телләрендә бирде. Озак еллар буе биредә эшләп киткән кеше буларак, ул төбәктәге вәзгыятьне бик әйбәт белә. 2002 елның август аенда өченче Бөтендөнья татар конгрессында да катнашкан. Дөрес, Башкортстан түгел, Саратов өлкәсе вәкиле буларак. Ул чорда ук Хәмитов Рәхимовның милли сәясәте белән килешмәвен әйткән. Бигрәк тә кадрлар мәсьәләсендә. Җитәкче постларда башкортлар гына түгел, руслар һәм татарлар да булырга тиеш һәм кешене теге яки бу кәнәфигә билгеләгәндә, аның милләтенә түгел, ә булдыклыгына карарга кирәк дип белдергән. Ул чорда Хәмитов инде Рәхимов командасы кешесе түгел – федераль чиновник, шуңа да әлеге фикерләрне тартынмый әйтә алган.
Мортаза Рәхимовның Бөтенрусия халык санын алу алдыннан постыннан китүе этник башкортлар, милләтчеләр арасында зур шау-шу куптарды. Чөнки быел көзгә буласы компаниягә зур әзерлек башланган иде бит. Уфада милләтне тел түгел, ә кешенең аңы билгели, башкортча сөйләшмәсә дә, ул үзен башкорт дип саный икән, димәк, әлеге этнос вәкиле дигән теория дә барлыкка килде. Алай гына да түгел, бу фикер күптән түгел үткән Бөтендөнья башкорт конгрессы утырышында Мортаза Рәхимов авызыннан яңгырады. Ул: “Нигә кешене “ясалма башкорт” кушаматы тагып кимсетәләр?” – дип, кемгәдер үпкә дә белдерде. Хәмитов башкортлаштыру мәсьәләсендә мондый агрессив сәясәт алып бармаячак. Шул ук “Күк бүре” сайтында Хәмитовның җәмәгатьчелек оешмалары белән очрашуына башкорт берләшмәләре чакырылмавы әйтелә. Күрәсең, сүз ортодоксаль, агрессив юнәлештәге оешмалар турында барадыр. Хәмитов андыйлар белән уртак тел табарга җыенмый, күрәсең.
Әлбәттә, Мортаза Рәхимов башлап җибәргән милли сәясәт күпмедер вакыт инерция буенча дәвам итәр. Ләкин күрше-тирә төбәкләрдә “башкортлар” үрчетүгә дәүләт әллә ни күп акча бирмәс дип уйларга кирәк. Әлбәттә, озак еллар дәвамында аерым хисапта булып үсендерелгән башкорт милләтчеләре өчен Хәмитов уңайлы фигура түгел. Яңа Президентның беренче указларыннан күренгәнчә, ул, башлыча, икътисад, социаль сәясәт белән шөгыльләнергә ниятли. Мәскәүнең сәясәтче фигураларны төбәк җитәкчелегенә билгеләүдән туктавын исәпкә алсак, Рөстәм Хәмитов, беренче чиратта, хуҗалык эшләрен алып баручы, милли сәясәткә әллә ни тыкшынмаучы Президент булыр дип уйларга нигез бар. Һәрхәлдә, татарлар өчен күрше республикада тормыш җиңеләергә тиеш. Тик моның өчен Рәхимов чоры түрәләре алмашынып бетү мәҗбүри. Рөстәм Хәмитовның үз командасы юклыгын истә тотсак, әлеге процесс елдан артык дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә бу халык санын исәпкә алуны башкортлар элеккеге сыналган ысул белән үткәрергә мөмкин. Шул ук вакытта Рөстәм Хәмитов республикада өченче дәүләт теле итеп татар телен кайтарырга ниятли дигән имеш-мимеш йөри. Әгәр бу чынга аша калса, күрше республикада яшәүче милләттәшләрнең юридик яклавы да булачак дигән сүз.
Һәрхәлдә, бүген Хәмитовка күпләр өмет белән карый. Башлыча, оппозиция, татар җәмәгатьчелеге, эшмәкәрлек вәкилләре. Татарстанда да Уфа белән аралар җайлашуга ышанучылар күп. Бу бергәләшеп бик күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек ача. Чөнки, күпме генә тарткалашмыйк, татар белән башкортның проблемалары бер үк төрле. Ә ике арадагы мөнәсәбәтләр исә ясалма тудырылган. Аларны тагын да киеренкеләтеп җибәргән Мортаза Рәхимов бүген Башкортстан юлбашчысы түгел инде...
Сәйдулла КУТУШЕВ |
Иң күп укылган
|