|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2010 Мәдәният
«ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ», СЫНАТМЫЙК!Без, Гали авылы үзешчәннәре, күптән түгел рухи мәркәзебез Казанга барып, «Җырлыйк әле!» тапшыруында катнашып кайттык. Шатланып, шул ук вакытта бераз борчылып, иртән-иртүк автобуста юлга кузгалдык. Мин Казанга беренче тапкыр барганга, тәрәзәдән күзне дә алмыйча, барысын да күзәтеп бардым. Табигатьнең матурлыгы хәйран калдырды. Менә, ниһаять, Казан шәһәренә килеп тә җиттек. Кабан күле яныннан узганда, дөньяның иң гүзәл почмагы шушындадыр, мөгаен, дип уйлап куйдым. Биредәге матурлыкка, чисталыкка шаккаттым.
Иң башта «Әҗем» мәчетенә тукталып, ял иттек, намазлар укыдык. Ә инде иртән милли киемнәребезне киеп, студиягә юл тоттык. Анда безне бик җылы каршы алдылар.
Менә гармунчыларыбыз «Авыл көе»н сузып җибәрделәр, иң беренче рәттә авылдашыбыз Зәйтүнә Газизуллина кулына бавырсак тотып басты, «Милләттәшләребезгә, Казанга Галидән сәлам!» – дип бина эченә кердек. Анда Гали мәктәбе директоры урынбасары, депутат Кәүсәрия Шәйхетдинова авылыбыз турында сөйләде, аннан барыбыз бергә татар биюен башкардык.
Алып баручылар Айдар Фәйзерахманов белән Зәмирә Рәҗәпова тапшыруны бик матур итеп башлап җибәрделәр. Башта туган авыл турында шигырь сөйләү бәйгесе булды. Без Озын Колак исемле авыл үзешчәннәре белән ярышырга тиеш булганбыз. Ә аларның соңга калуы сәбәпле, лауреат исемен йөрткән, 20 еллык тәҗрибәләре булган бик тә оста артистлар белән ярышырга туры килде. Шулай да, шөкер, сынатмадык. Әле җитмәсә, без әзерләп барган җырлар да бәйге шартларына туры килмәде, аларны төрле жанрлар буенча сайлап алырга кирәк булган икән. Шуңа күрә тиз арада яңа җырларны әзерләп, Гүзәл Латыйпова «Сарман җыры»н, Ислам Кәлимуллин «Сезгә нинди җыр кирәк?», Нәсимә Кәлимуллина «Туган як», ә вокаль төркем «Килдем, дусларым» һәм «Сагыну» җырларын башкардылар. Һәм, әйтергә кирәк, барысы да яхшы килеп чыкты. Ә бәйгедә барлык катнашучылар да җырларын Татарстанның танылган гармунчысы, шушы «Җырлыйк әле!» тапшыруы редакторы Нәҗип Бәдретдинов гармунына кушылып башкардылар.
Кара-каршы ярыш дәвам итте. Гармунчыларыбыз Әсгать Гарифуллин, Дәрҗеман Салихов, Исмәгыйль Садретдинов бергәләп бию көен уйнап җибәрүгә, безнең кызыбыз Гөлнур Кәрипова уртага чыгып бии башлады, ә аңа башкалар да кушылды.
Башта репетиция ясап, тапшыруны өч сәгать буена төшерделәр. Бу минутларда безгә «Яңа гасыр» каналы журналисты Ләйсәнә Садретдинова булышып, барыбызны да хуплап торды.
Ниһаять, жюри әгъзалары – танылган җырчылар Римма Ибраһимова, Резеда Шәрәфиева, язучы, шагыйрь Римзил Вәлиев безгә матур теләкләрен җиткерделәр, ике якның тигез чыгыш ясауларын белдерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бераздан телевидение хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне белдереп, жюри әгъзалары белән истәлеккә фотосурәтләргә төшеп, без кайтыр юлга чыктык. Шунда барыбыз да өстебездән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйдык, ирешкән уңышларыбызга, шундый абруйлы тапшыруда катнашуыбызга чын күңелебездән шатланып туя алмадык. Ә барлык чыгымнарны үз өстенә алган мәрхәмәтле, игелекле авылдашыбыз – Похвистнево районының «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе, эшкуар Расих Латыйпов без Казанны әйләнеп кайтканчы, гел телефоннан шалтыратып, хәлләребезне белеп торды. Бәйгедә сынатмадык, көндәшләребез белән бертигез дәрәҗәдә чыгыш ясадык дигән хәбәрне ишеткәч, «Афәрин!» дип ул да шатланды.
Ә хөрмәтле укучыларыбыз Гали авылы үзешчәннәре катнашындагы «Җырлыйк әле!» тапшыруын август аенда «Татарстан – Яңа гасыр» каналыннан карый алачаклар.
Гали авылы, Похвистнево районы.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|