поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.07.2010 Бәйрәм

КҮҢЕЛЛӘРГӘ РӘХӘТ БИРДЕҢ, САБАН ТУЕ!

26 июньдә Т. Новгородның 1 Май паркы иртәдән үк гөрләде: һәр тарафтан татар музыкасы яңгырады, аллеяларда күпләп сәүдә нокталары эшләде, юл буйлап тезелгән сатучылар Cабантуй кунакларына түбәтәйләр, дини атрибутика, татар язучылары китаплары, танылган җырчылар дисклары, татар ашлары тәкъдим иттеләр. Яшь кызлар челтәрләп бәйләгән баш киемнәрен, гарәп сүзләре язган йөзекләрне күбрәк ошатты. Олы яшьтәге хатын-кызларыбыз яулыклар сайлады. Сатучыларның күбесе Татарстанның Саба районыннан иде:

 550 чакрым араны якын итеп Саба районыннан Сабантуйга зур делегация – йөзгә якын кеше килгән иде.

 

– Нижгар Сабан туеның даны еракка таралган, килергә теләүчеләр күп иде, һәркайсын алалмадык. Байлар Сабасы, Шәмәрдән авылларыннан күп җырчыларыбыз һәм моң осталарыбыз биредә, – ди сабалылар.

 

 Сабаның иң оста җырчылары, гармунчылары, биючеләре нижгарлыларның күңелен күтәреп җыр-бию бүләк иттеләр. Концерт сәхнәсе янында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм ирләр иртәдән үк урын алып куйдылар. Хәтта әби-бабайлар да концерт карарга килгәннәр. Янәшәдә утырган карчык Ыргудан булып чыкты, икенчесе тумышы белән Кочко-Пожардан. Анысы таякка таянып килгән. Ә бер сиксәннәр тирәсендәге карчык, җырчыга кушылып җырлый да башлады. Анысы Татарстаннан булып чыкты. Өлкәт сабантуе, подъезд төбенә дә чыгарга авырсынган картларны үзенә җыйды. Кояш кыздырганлыктан, халык концертны агачлар ышыгындагы эскәмияләргә, сәүдә нокталары тирәсендәге урындыкларга утырып карадылар. Ә сәхнә алдындагы иркен мәйданда рәхәтләнеп биючеләр дә табылгалады. Сабаның аш-су сәүдә нокталары милли ризыклар: чәк-чәк, бәлешләр, башка бик күп тәм-том тәкъдим иттеләр.

 

 Сабан туен ачу тантанасында Саба районы башлыгы Рәис Нургалиевич Миңнеханов нижгарлыларны милли бәйрәм белән тәбрикләп, мул тормыш, игенчеләргә югары уңышлар, бәхет теләде.

 

 Саба районы республиканың иң алдынгы районнарының берсе. Район 110 мең гектар җир били, анда 31 мең кеше яши. Шуларның 96 проценты – татарлар. Күпчелек авылларда яши (авыллар саны 96) һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Районда яшәүче 31 мең кешегә 23 мең сыер һәм 45 мең баш дуңгыз туры килә.

 

 Сабалылар бәйрәмгә иң олы бүләк – кызарып пешкән зур күмәч, чәк-чәк алып килгәннәр – бу ризыктан күпләр авыз итте. Рәис Нургалиевич олы кунакларга түбәтәйләр кидерде, ә Т.Новгород өлкәсенең промышленность һәм инновацияләр министры Н.П.Сатаев, өлкә Законнар чыгару җыенының милли оешмалар белән мөнәсәбәтләр комитеты рәисе С.А.Красиков, “Туган як” җәмгыяте рәисе М.К.Юнисов, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм Татарстан республикасының Т.Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге җитәкчесе вазифаларын үтәүче А.М.Усманов Саба районы башлыгының аерым бүләкләренә лаек булдылар. Татарстан президентының сәламләү хатын республиканың Дәүләт Советы әгъзасы С.М.Захарова укыды.

 

 Татарстан республикасының президенты вәкиле Ф.Ю.Хәйретдинов президентның йөкләмәсен үтәп, Татарстан белән Т.Новгород өлкәсе арасындагы элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен М.К.Юнисовны һәм А.М.Усмановны “ТАССРның барлыкка килүенә 90 ел” дигән юбилей медале белән бүләкләде.

 

 Нижгарлыларны Сабан туе белән Н.П.Сатаев, С.А.Красиков, Т.Новгород шәһәре мәдәният департаменты директоры С.А.Горин, Канавин районы башлыгы вазифаларын үтәүче О.Д.Манегина, өлкә диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Кызыл Октябрь районы үзидарәсе башлыгы Халит Сөләйманов, “Идел” журналы редакторы Р.Ә.Фаттахов һәм А.М.Усманов җылы котладылар һәм теләкләр теләделәр.

 

 Милли традицияләрне, телебезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен өлкә Законнар чыгару җыены рәисе В.Лунин исеменнән С.А.Красиков “Туган як” газетасы редакторы Р.А.Абдуллинга, “Туган як” җәмгыяте активистлары И.Ф.Булатовка һәм А.М.Орловка рәхмәт хатлары тапшырды.

 

 Түбән Новгород шәһәре мәдәният департаменты җитәкчесе С.А.Горин татарларның батырлыгын ассызыклап тарихи вакыйгаларны искә төшерде: Бөек Ватан сугышындагы геройлар саны буенча Россидә татарлар икенче урында, ә 400 еллар элек Минин һәм Пожарский ополчение җыеп Мәскәүне поляклардан яклый алулары, татарларның Пиана буенда ногайлылар гаскәрен тар-мар итү аркасында мөмкин булуын искә төшерде. Безнең уртак тарихыбыз һәм без үзара дус, туганнарча яшәргә тиеш, диде һәм Сабантуй кунакларын котлап, М.К.Юнисовка, С.Х.Царбаевка һәм А.Ю.Шакировка шәһәр башлыгы В.Е.Булавинов исеменнән шәһәр башлыгының мактау хатларын тапшырды.

 

 Өлкә үзәгендәге сабантуй, Айрат Марселевич әйтүенчә, чын мәгънәдә халыкара бәйрәмгә әверелде. Бәйрәмгә руслар да, үзбәкләр дә, таҗиклар да, башка милләт вәкилләре дә күпләп килгән иде. Әрмән, украин сәнгать группалары концерт куйды. Күпләр татар халык милли уеннарында актив катнашты.

 

 Канат тартышуда да, армреслингта да, капчыклар белән сугышканда да үзбәкләр, азәрбайҗаннар бүрәнәгә беренчеләрдән менеп утырдылар. Көрәштә дә бу милләттән бил алышучылар күп булды...

 

 Көрәш 66 кг., 73 кг., 81 кг. һәм аннан да югарырак авырлыкта барды. Көч сынарга Саба районыннан да ун көрәшче килгән иде. “Без башкачарак көрәшәбез. Сездә аяк чалалар, ә бездә ул хатага санала. Безнең кагыйдәләр буенча, көрәшче көндәшен баш аша сыртка салырга тиеш”, - диләр алар.

 

 Татарстан егетләре бик матур алымнар күрсәттеләр, ләкин беренче урыннарны яулый алмадылар. 66 кг. кадәрле авырлыкта беренче урынны Т.Новгородтан Зайцев Илдар яулады һәм магнитола белән бүләкләнде, 73 кг. авырлыкта мәскәүле Айсин Илһам, 81 кг. да рбишчалы Мөхетдинов Фәнис җиңделәр, Түбән Новгород Сабан туе батыры исеменә Суыксудан Рамазанов Рушан лаек булды. Ул традицион кучкар һәм телевизор белән бүләкләнде.

 

 Сабантуй, һава чамадан тыш эссе булуга карамастан, кичкә кадәр гөрләде. Балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, парк буенча атка, понига атланып йөрергә, карусельдә әйләнергә, көймәләрдә йөзәргә дә мөмкинлек бар иде. Яшьләр өчен дискотека булды. Иң мөһиме – бу сабантуйда таныш-белешләр очрашуы, туганнарча аралашуы, бу мизгелләрдә татарның бердәмлегенә, аның рухи байлыгына сөенү булгандыр.

 


Р.ҖӘФӘРОВА
Туган як
№ 27 | 02.07.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»