|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2010 Җәмгыять
МАЯ ТУПЛЫЙСЫЗМЫ?Авыл халкы ду китереп кышка мая туплый. Соңгы көннәрдә кайбер авыл кибетләрендә он табу мөмкин түгел диярлек. Булса да, аны өч бәягә саталар. Халык исә барыбер ала. Чөнки җитәкчеләр, иписез калмабыз, дип тынычландырса да, быелгы корылык һәркемне куркыта. Ә сез мая җыярга уйлыйсызмы? Дамир ГЫЙСМЕТДИН, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары:
– Юк. Совет чорындагы дефицит заманында да җыймадым. Халык арасында купкан бу шау-шу сәүдәгәрләрнең керемен генә арттыра бит. Дөрес, 1921 елгы ачлыкны хәтерләгән әби-бабайлар яңадан шул хәлләр кабатланмагае дип курка торгандыр. Икътисадый яктан тотрыклы булмаган илдә бу табигый. Ләкин кемнеңдер коткысына бирешкәннәрне аңлап булса да, хуплап булмый. Минемчә, рәсми затлар халыкны тынычландырырга, барысы да яхшы буласына ышандырырга тиеш. Ә инде мая туплауга килгәндә, азык-төлекне барыбер әллә ни күп җыеп булмый бит, аның бозыла торган гадәте бар.
Әлфинә ӘЗҺӘМОВА, җырчы:
– Минем запассыз яшәгәнем юк. Корылык булса да, булмаса да, ел саен күпмедер ризык алып куям. Монысы электән килгән гадәттер инде. Дәүләт тә запассыз тормый бит. Узган елдан ашлык та шактый калган, диләр. Ач утырмабыз дип ышанам. Сохари киптермәдем, җыенмыйм да. Бар да яхшы буласына өметләнәм. Шулай да колакларны торгызыбрак йөрергә, яңалыкларны күзәтеп барырга туры киләчәк.
Виталий НОВИЧКОВ, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе:
– Җыймыйм да, башкаларга да киңәш итмим. Корылык Россиянең 14 төбәгенә генә кагыла бит ул. Илебез бик киң. Ач калырбыз дип куркасы юк. Татарстанда да ашлык запасы җитәрлек. Аннан соң, ул ризыкны җыюдан ни мәгънә? Барыбер бозыла ул. Күпләп он сатып алуны бөтенләй хупламыйм. Чөнки икмәккә бәя күтәрелмәячәк.
Роза ХАҖИЕВА, пенсионер:
– Халыкның безнең яндагы базардан машина-машина әйбер ташуына игътибар иткән идем инде. Күршем дә бер капчык он белән бер капчык шикәр комы алып кергән. Дөге, карабодай ише ярмалар да алдым, ди. Миңа да “йоклап ятмаска” куша. Ул кадәр ризык җыеп нишлисең?! Бозыла бит ул! Күпләп сатып ала башласалар, азык-төлек кыйммәтләнер инде. Шулай да артык борчылмыйм. Алла боерса, ач тормабыз әле. Бер елны шулай корылык булгач, базардан бер капчык он алып кердек. Бер соскы да ашый алмадык – көяләде. Шуннан бирле кирәксә-кирәкмәсә әйбер җыймаска тырышам.
Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА, студент:
– Бу сорауга җавапны әниемнән сорарга кирәк. Чөнки чит шәһәрдә, әти-әниемнән аерым яшәсәм дә, ризыкның күп өлешен өйдән алып киләм. Ә анда “мая тупларга” абыем булыша. Ул күпләп сату базарында эшли. Шуңа да азык-төлекне өйгә абыем алып кайта. Андый базарда бәяләр дә арзанрак, “кризислар” да булмый диярлек.
|
Иң күп укылган
|