поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.07.2010 Бәйрәм

САБАНТУЙЛАРЫНЫҢ ТАҖЫ ИЖАУДА

Россия татарларының милли бәйрәме – Федераль Сабан туе 2000 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Бөтенроссия бәйрәменең символы – канатлы Тулпар ат Саратов, Тольятти, Димитровград, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Саранск, Чиләбе, Әстерхан, Ульян шәһәрләрен очып үткәннән соң, быел Удмуртия башкаласы Ижауга килеп кунды. Унынчы Федераль Сабан туе күпмилләтле шәһәрнең 250 еллык юбилее белән бергә туры килгәнгә, ул үз эченә барлык милләтләрне дә сыйдырып, тагын 60 регионнан кунаклар да кабул итте. Хәер, бәйрәмгә без әйләнеп кайтырбыз әле. Башта тарихка күз салыйк.

Мәскәү 1562 елда Казан ханлыгын яулап алганнан соң, руслар хәзерге Сарапул шәһәре, Можга, Пирогово авыллары тирәсендә яшәгән татарларны куып чыгарганнар. Тик Иж елгасы тугае гына татар морзасы Яушевка Иван Грозный тарафыннан бирелгән булган. Соңрак ул үзенең биләмәләрен дәүләт эшлеклесе генерал-майор Тәфкилевка саткан. Ә 1757 елда биредә граф Шувалов корал заводы төзи башлагач, хөкүмәт татар генералы токымына ташламалар биреп торырга мәҗбүр булган.

 

Завод тирәсендә тиз арада Иж шәһәре үсеп чыга, һәм башка милләтләр белән бергә татарлар да бу заводта эшли башлый. Бирегә Әгерҗе, Иж-Бубый, Иж-Бәйки авыллары крестьяннары килеп эшли булган, һәм тора-бара Ижауның 4-5 урамында күбесенчә татарлар гына яши башлаган. Хәзерге вакытта Удмуртиядә 110 мең татар санала, шуларның 7 проценты ижаулылар.

 

Элек Удмуртия татарлары төзегән татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының, театр һәм музыкаль төркемнәрнең Советлар заманында әсәре дә калмый. Тик халык хәтерен бетереп булмый икән. Үзгәртеп кору җилләре исә башлау белән Ижауда Татар ижтимагый үзәге, “Иман” татар яшьләре берлеге, “Йолдыз” татар мәдәнияте үзәге, “Якташлар” оешмасы, Аксакаллар шурасы эшли башлый. Егерме ел узганнан соң да биредә татар тормышы гөрли: республикада татар халкының 37 иҗтимагый һәм дини оешмалары теркәлгән, егермеләп мәчетнең ишекләре барысы өчен дә ачык, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар татар телен үзләштерә, Ижауда татар гимназиясе эшләп тора. Республикада милли юнәлештә эшләүче татар массакүләм мәгълүмат чараларының тулы системасы да уңышлы формалашкан. “Минем Удмуртия” һәм ГТРК “Удмуртия” телеканалларында чыгучы татар телетапшыруларының гомуми эфир вакыты атнасына 5 сәгатьтән артык, 16 битлек “Яңарыш” татар газетасына 5 мең кеше языла, “Очрашу” атналык радиожурналы эфирга чыгып тора. Республикада 37 үзешчән сәнгать коллективы бар, Халыклар дуслыгы йорты канаты астында өлкә татар автономиясе менә 5 ел инде уңышлы гына эшләп килә. Һәм шушы зур казанышларны тормышка ашыручы, республика һәм шәһәр хакимияте белән уртак тел табып, татарларны лаеклы милләт итеп танытучы кеше – татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе Ирек Шәрипов дип әйтергә була. Дөрес, халыкның хуплавы, Удмуртия президенты Александр Волковның һәм дәүләт түрәләренең ярдәме булмаса, ул бу эшләрне берүзе башкарып чыга алмас иде. Тик Ирек Шәриповның гаҗәп бер таланты бар: ул үз тирәсенә ихлас күңелле, милләт өчен янып йөрүче кешеләрне җыя, түрәләр белән уртак тел таба белә, һәм ул башлаган эшләрнең барысы да үзеннән-үзе килеп чыга кебек. Менә быелгы Унынчы Федераль Сабан туе да шуны раслады.

 

Татар күрми – ышанмый, диләр. Россия сабантуйларының таҗын күрергә дип Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, шул автономиянең башкарма комитеты әгъзасы Якуп Камалов, рәиснең уң кулы һәм ярдәмчесе Равил Галимов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара шәһәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин Самарадан Ижауга җомга көнне, 2 июльдә чыгып киткәннәр иде. Федераль Сабан туеннан кайткач, өлкә автономиясе рәисенең ярдәмчесе Равил ГАЛИМОВ белән очрашып, бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашуын соралдык.

 

Мондый сабантуйларны да күрергә Ходай насыйп итәр икән!. Ни дәрәҗәдә уйлап эшләнелүе, зәвыклыгы һәм купшылыгы, бер үк вакытта гадилеге, татарларга гына хас булган кунакчыллыгы, сый-хөрмәте белән башкалардан аерылып торуын сөйләп кенә аңлата алмам кебек. Мондый Сабан туенда булган кеше аны гомергә дә онытачак түгел.

 

Безне Ижауга җиткәндә үк, шәһәргә кермәс борын, Удмуртиянең юллар һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юлия Башкова җитәкчелегендәге бер төркем кешеләр каршы алды. Аларның ачык йөзләре, колач җәеп, якын туганнарын каршылаган кебек каршылаулары, биеп-җырлап, пәрәмәчләр белән сыйлап, кунакханәгә кадәр илтеп куюлары гына да ни тора! Кунакханәләрдәге уңайлыклар да аерым сүзгә лаек: чисталык-пөхтәлек, һәр бүлмәдә эшләп торган кондиционерлар, анда эшләүчеләрнең ачык йөзе һәм ярдәмгә әзер торулары Россиягә хас түгел, дияр идем. Биредә без үзебезне чит илгә эләккән кебек хис иттек.

 

Бераз ял итеп, юл киемнәрен алыштыргач, делегацияләр җитәкчеләре Удмуртия президенты белән очрашуга ашыкты. Бездән аңа өлкә автономиясе рәисе Минәхмәт Хәлиуллов чакырылган иде. Ә калганнарны, Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты белән танышып чыкканнан соң, шәһәр буйлап экскурсиягә алып киттеләр, ә кичен без опера һәм балет театрында делегация җитәкчебез белән очраштык һәм Удмуртия җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның танылган артистлары катнашында зур концерт карадык, ә концерттан соң кунакларны мул өстәлләр көтә иде. Мәҗлестә Самара делегациясен почетлы урынга - Удмуртия президенты Александр Волков янына ук утырттылар. Республика башлыгы сүз алып, Удмуртиядә төрле милләт халыкларының үзара бик дус яшәүләрен билгеләп үтте, ә республика татарларын бердәм, эшчән халык дип бәяләде. Ижау мэры Виктор Балакин, Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева, кайбер төбәкләрнең татар милли-мәдәни автономияләренең рәисләре шулай ук чыгыш ясап, кунакларны шушы зур бәйрәм белән котладылар һәм сүз уңаеннан үзләренең өлкәләрендә һәм шәһәрләрендә татар милли хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләп үттеләр. Шуның белән Федераль Сабан туеның беренче - кунакларны каршы алу һәм танышу өлеше тәмамланды.

 

Икенче көнне делегациябезнең гиды Юлия Башкова иртән-иртүк безне зоопаркка алып китте. Без башта аптырашып тордык, ә зоопаркка килеп җиткәч, исебез-акылыбыз китте. Европада иң шәп зоопарк Ижауда икәнлеген белми идек бит без! Андагы төрле-төрле җанварларны, аларның бөтен уңайлыклары булган, табигый шартларга туры китереп ясалган яшәү урыннарын (читлек дип атарга тел әйләнми), чисталык һәм зоопаркларга хас булган иснең әсәре дә булмавын күреп, таң калдык. Ул якларда булсагыз, зоопаркны күрми китмәгез.

 

Ә иртәнге сәгать уннар тирәсендә без инде Сабан туе үткәреләчәк урында, Киров ял паркының “Купол” стадионында җыелдык. Башта стадионны тутырып Удмуртия һәм Татарстан артистлары чыктылар һәм бик матур театральләштерелгән тарихи-хореографик күренеш белән һәр татар күңелендәге татарлык хисен яңарттылар. Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов, Удмуртия президенты Александр Волков һәм башка дәрәҗәле кунаклар халыкны Сабантуй белән котлаганнан соң, бәйрәмнең төп бәйгесе - көрәш башланды. Әйтергә кирәк, бәйге бик кискен барды, чөнки җиңүчегә "Фиат Альбеа" машинасы вәгъдә ителгән иде. “Фиат Дукато” микроавтобусын Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Удмуртиянең милли-мәдәни автономиясенә бүләк итеп бирде, ә матур утлыкка ябылган ап-ак, шампуньнәрнең иң яхшысы белән юылган һәм йоннары таралган Сабантуй тәкәсен көрәштә җиңүчегә дип алып килгән иде. Ярымфиналда көрәш җанатарлары хәтта үзара тарткалашып, судьяларның карары белән ризалашмыйча, Удмуртия көрәшчесе Таһир Хуҗагалиев Татарстан көрәшчесен җиңде, дип тәкърарлый башлагач, бу көрәшчеләргә тагын мәйданга чыгарга туры килде һәм нәтиҗәдә удмурт татарларының хаклыгы расланды. Шулай да “Фиат-Альбеа” җиңел машинасы белән тәкә Татарстанга китте, чөнки абсолют батыр булып Түбән Кама егете Линар Иванов танылды.

 

Ат чабышлары ипподромда уздырылды һәм бик яхшы итеп оештырылган иде. Халык ике-өч сәгать чамасы үзләре сайлап алган атлар өчен җан атып, хуплап, кул чабып утырдылар. Чабышлар ахырында удмуртлы Сергей Невкипилый җиңүче булып игълан ителде, һәм аңа Удмуртия президенты “Жигули-2107” машинасын бүләк итте, ә башка җайдакларның барысы да акчалата призларга лаек булдылар. Минемчә, ат чабышларында машина бүләк итү Сабантуй тарихында беренче тапкыр булды, һәм бу яхшы традицияне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәктер. Чөнки ат асрау, аны чабыш аты итеп тәрбияләү зур чыгымнар таләп итә бит.

 

Бу көнне Ижауның башка мәйданнарында да Россиянең төрле почмакларыннан килгән үзешчән һәм профессиональ артистлар чыгыш ясадылар, балалар өчен аерым Сабантуй үткәрелде, төрле халыкларның милли уеннары оештырылды. Минемчә, бу көнне бөтен Ижау халкы урамнарга чыкты, гөр килеп бәйрәм итте, ә кичкә таба төркем-төркем булып туганнарына, дус ишләренә таралышып яисә урамдагы кафеларда утырып, бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ә без шул ук көнне Самарага кайтып китәргә дип планнар корган булсак та, хуҗаларыбызның кыставына түзә алмыйча, тагын бер кичкә калып, рәхәтләнеп шәһәр белән танышып йөрдек, башка автономияләрнең әгъзалары белән очрашып, фикер алыштык, киләчәккә планнар кордык.

 

Сабан туеннан соң уздырылган мәҗлесне Самара делегациясе өчен Кече Пурга районы администрациясе әзерләгән иде. Без хуҗаларыбыз белән аралашканда районның икътисади һәм финанс хәлләре турында сораштык, быелгы корылыкта уңышны саклап калу юлларын тикшердек, үзебезнең өлкәдәге хәлләрне дә сөйләп уздык. Ахырда безнең делегацияне шул кадәр кунак итүче кече- пургалыларга истәлеккә бронза статуэтка бүләк итеп, саубуллаштык.

 

Күпмилләтле илдә бергәләшеп үткәрелгән шундый милли бәйрәмнәр барлык халыкларны да дуслаштыра бит. Үз куышыңда гына ятмаска, Ижау бәйрәмендәге кебек, бөтен милләтләргә дә ачык йөзең, киң күңелең белән борылып, бер-береңә ярдәмләшеп, бер юнәлештә барырга кирәктер. Барыбыз да шулай булсак, “милли нигездә бер-береңне күралмау” сүзтезмәсе көнкүрешебездән югалыр иде, дип уйлыйм.

 

 

Самара делегациясен Кече Пурга районы хезмәткәрләре кунак итте.

 

 

Ат чабышларында беренче килгән удмуртлы Сергей НЕВКИПИЛЫЙ хәзер инде машинага гына утырып йөриячәк.

 

 

Татарстан президенты алып килгән Сабантуй тәкәсе көрәштә җиңүче Линар ИВАНОВка эләкте.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»