|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2010 Җәмгыять
АЕРЫЛГАННЫ АЮ АШАР...Аерылу сүзе үзара мөнәсәбәтләргә чик куелуны аңлатса да, сүзем таркалучы гаиләләр, аерылышучы парлар, бер-берсеннән йөз чөергән дуслар, туганлык кадерен белмәгән кан-кардәшләр хакында түгел. Куәтле империяләр җимерелүгә, коточкыч сугыш афәтләре кабынуга, тулы бер халыкның милләт буларак юкка чыгуына китергән аерылулар да билгеле тарихтан. Аерылуның “койрык”лары да бик иләмсез – ялгызлык, үчләшү, дошманлашу, канкоеш...
Бөтенрусия халык исәбен алу вакыты якынлаша. Чираттагы баш санын чутлауда бер өстәмә бар: исәпчеләргә үзең турында мәгълүмат биргәндә, махсус графага үз кулларың белән милләтеңне язып куярга кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә, ниндидер “болгаткыч таяклар” тарафыннан, күпсанлы татар халкын берничә “милләт”кә таркату омтылышы сизелә башлады кебек. Берәү: “Мин – мишәр! Шулай дип язып куячакмын”, – ди. Әллә шаярта, әллә чынлап әйтә, аңламассың. Әмма мондый “шаяннар”ның алдын-артын уйламый әйткән сүзенә иярүче табылачагы тәгаен. Халык исәбе алучылар аларны татар милләте вәкиле итеп берничек тә терки алмаячак. Милләт башын кыркырга әзер торучыларга бик тә кулай мондый “юморчы”лар.
Татарстанның кайбер районнарында керәшен татарлары күпләп яши. Үз мәдәни-этнографик җәмгыятьләрен төзеп, үзешчән сәнгать коллективларына берләшеп, гөрләтеп төрле кичәләр, Питрау сабантуе, Олы көн кебек бәйрәмнәрен үткәрәләр. Бердәм, тырыш, булдыклы халкыбызның бу өлеше. Әмма...
Бер мәҗлестә өлкән яшьтәге бер керәшен апасы хәзерге керәшен ансамбльләренең урысча такмакларны татарчага борып җырлау белән мавыгуларын тәнкыйтьләп чыкты һәм: “Чын керәшен җыруы менә болайрак була ул!” – дип, озын, борынгы көйне сузып җибәрде. Күңелнең әллә кайсы яшерен почмакларына үтеп керә торган мондый моң, аһәңне көн дә ишетеп торабыз мени, апаны кабат-кабат сорап җырлатып тавышсыз калдырып бетерә яздык.
Шулчак икенче бер яшьрәк ханым: “Керәшен татар түгел, ул аерым, “самостоятелни” милләт!” – дип сүз куертырга тотынды. Имеш, гореф-гадәтләре дә бик борынгыдан килә, диннәр дә төрле, хәтта үз әлифбалары да булган икән. Урыслаштыру-чукындыру түгел, ә татарлаштыру сәясәте корбаннары икән алар. Менә яңалык!
Түзмәдем:
– Милләтләрне ни-нәрсә билгели соң? Тел түгел мени? Керәшен дигән милләт нинди телдә сөйләшәчәк, сезнеңчә? – дидем.
Апаң үз мокытлыгын тырыша-тырмаша исбатларга маташа һаман – тарихны өр-яңадан яза!
Янында утырган салмыш ире урыс кешесе икән. Ул моңа кулын селтәп: “С ней бесполезно спорить, сестренка. Она – не ваша, но и не наша!” – диде.
Керәшен мөстәкыйль милләт булган дигән уйдырманың халык арасында һаман киңрәк таралуы борчу тудыра. Хөрмәтле, зыяле кешеләр авызыннан ишеткәч халык ышана шул инде. Милли үзаңны җую гына түгел, Явыз Иван тарафыннан никадәр җәберләнгән, күпме кан-яшь койган бабайлар рухын рәнҗетү түгелме соң бу?!
Дин уртаклыгы нәтиҗәсендә керәшен татарлары урыс һәм башка халык вәкилләре белән күбрәк гаилә коралар. Шул сәбәпле, мөселман татарларга караганда, керәшеннәр башка милләтләр тарафыннан күпләп “йотыла”. Инде “без татар түгел!” дип фикер йөртү бөтенләй бетүгә таба атлау дигән сүз.
Империячел сәясәт тарафдарларының максаты – халык саны буенча Русиядә бары урыслардан гына калышучы татарны бүлгәләп, милләтне көчсезләндерү. Шулар тегермәненә су коя-коя, башка милләт булырга омтылган маңкорт татардан арына торсаң да ярый диючеләр дә бар. Бу нисбәттән, һәр нәрсәне фәйләсүфләрчә шәрехләргә ярата торган бер дус абзыем менә нәрсә ди:
– Быел кишер җүнләп тишелмәде, аның каравы түтәлне эт эчәгесе белән алабута басты. Түтәлем яшел күренсен өчен генә дип, шул мур кыргыры нәрсәләрне йолкып атмый түзимме?! Маңкортлар милләтнең миен сыегайта, сыйфатын киметә, дүрт яклары кыйбла – китә торсыннар!
Һич бәхәсләшәсе килми, әмма адашканга юл күрсәтү дигән нәрсә дә бар бит әле.
Диннәр төрле икән дип, милләтеннән, теленнән ваз кичәргә әзерләргә җавап итеп, безнең бер халык икәнлегебезне исбатлаган әллә нинди фәнни хезмәтләргә таянып, нигезләнеп тә тормыйм. “Чын керәшен җыруы – моңлы ул!” – дигән апаны юкка мисалга китермәдем. Моң – безнең милли мирасыбыз, ул халык күңеленә бик борынгыдан салынган. Уйлан, кардәш!
Халык исәбе алуга җитдирәк карасак отачакбыз гына. Кулга каләм алып, “мишәр”, “керәшен”, “болгар” дип язып утырганчы, башны бераз эшләтү мәслихәттер. Яшен дә ялгыз агачны ешрак суга – шуны онытмыйк, милләттәшләр.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|