|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2010 Җәмгыять
“МИҢА ТОРМЫШ БҮЛӘК ИТ!”Татарстанда узган ел 10 яшьлек кыз бәби алып кайткан. Ничек алай, үзе дә бала гына бит әле, башлангыч сыйныфта гына укый түгелме соң ул, организмы шулай өлгергән микәнни? Чәчләр үрә торырлык хәбәрне ишеткәч, күңелне үзеннән-үзе шундый күңелсез уйлар биләп алды. Йөрәкне телгәли торган тагын берничә мисал: былтыр республикада 15 яшькә дә җитмәгән 15 кыз бала төшергән, белгечләр 15 яшьтән 17 яшькәчә аборт ясаткан яшүсмерләрне аерым терки, алар 500гә якын. Ничәнче гасырда, нинди генә заманда яшәсәң дә, моны берничек тә нормаль хәл дип кабул итеп булмый. Дөрес, ул очракларның һәркайсын медицина оешмасы берәмтекләп үзендә теркәп барса да, балигъ булмаганнарның исем-фамилиясен белем бирү йортларына, чит кешеләргә җиткерергә тиеш түгел. Журналистлардан хәтта 10 яшьлек әнинең кайсы районнан булуын да яшерделәр. Хәер, исемдәмени эш. Мәктәп тә, тирә-юньдәге мохит тә бала тәрбиясендә роль уйнамый калмый. Әмма, ни кызганыч, мондый очракта беренче чиратта гаиләгә күләгә төшә, ни дисәң дә, тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Күсәкнең авыр башын кыз ягы күтәрә, икенче як та читтә калмаска тиеш кебек, чөнки ул нарасый үзеннән-үзе яки җилдән яралмаган лабаса. Ләкин безнең ир-атлар үз җилкәләренә андый җаваплылык алырга әзер түгел шул әле. Алар күп вакыт “күке әти” булып яшәү юлын сайлый. Кыз баланы берни булмагандай авырлы хәлендә ташлап калдыру очраклары азмыни? Бу шулай ук кече яшьтән аңлату эшләре алып барылмаганнан, ди белгечләр.
Гомумән Россиядә бала төшерү үзе үк йогышлы чиргә әйләнеп бара. Россиядә дөньяга килгән 100 сабыйга 66,7 аборт очрагы туры килә икән. Былтыр 1 миллион 161 мең 690 хатын-кыз аборт ясату юлы белән көмәненнән котылган. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстанда да хәлләр шәптән түгел, киресенчә, Россиянең гомуми статистикасыннан начаррак та икән әле: 100 туган балага 72,3 аборт туры килә. Күбесенчә 20-30 яшьлекләр шундый адымга бара. Былтыр медиклар катнашында 33 мең 438 аборт ясалган. Тагын күпме кеше табиблар янына бармыйча гына әлеге гөнаһлы эшкә алынгандыр, анысы билгесез... Колакны торгызырлык аянычлы саннарны кичә “Татмедиа”да булып узган брифингта җиткерделәр. Бу көннәрдә Россия Президенты Дмитрий Медведев хатыны Светлана Медведева җитәкчелек иткән социаль-мәдәни инициативалар фонды абортлар ясатуга каршы акция үткәрү тәкъдиме белән чыкты. “Миңа тормыш бүләк ит!” дип аталган чара 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева фикеренчә, бу көннәрдә хатын-кызлар консультациясендә “Ачык ишекләр” көне үткәрелә һәм төрле аңлату эшләре алып барыла. Борчыган сорауларны “кайнар линия” буенча эшләүче 264-57-91 телефон номерына шалтыратып та бирергә була. Аборт ясату кешегә әхлакый яктан гына зарар китереп калмый, сәламәтлеккә дә зыян-зәүрәт сала торган гамәл. Гаиләне планлаштыру үзәге җитәкчесе Фирая Сабирова үзләрендә булган мәгълүматтан чыгып, 17 процент гаиләнең бала алып кайтуга сәләтсез икәнен әйтеп узды. Алар арасында да кайчандыр яшьлек хатасы белән бала төшерүчеләр булгандыр, ләкин бер хата соңрак гомер буена җитәрлек хәсрәткә әйләнгән. Фирая Марат кызының киңәшләрен тотып яшәргә иде безгә. Менә нәрсә диде ул: “Бүген балага узасы килмәгән кешегә саклану чаралары шулкадәр күп. Шуңа күрә замана хатын-кызын йөклелекне калдырыргамы, алдырыргамы дигән сорау борчырга тиеш түгел, социаль хәленә карап, аның башында балага узаргамы, әллә юкмы дигән сорау булырга мөмкин”.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|