поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.07.2010 Милләт

“БЕР ХӘРЕФ ЯЗМЫШНЫ ХӘЛ ИТӘ!”

“Т.Я.”ның 17 июнь санында “Закон бар... хәреф юк” язмасы басылгач, редакциягә Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Хафизов Борис Тимербай улы чылтыратты.

– Автор кайбер нәрсәләрне дөрес язмаган, – диде ул. – Әйдәгез, килеп күреп китегез. Архив документларын, компьютер программасын да карарсыз. Нәтиҗәсен үзегез чыгарырсыз...

 

Борис әфәнденең тәкъдименә шунда ук ризалаштым, чөнки бу үземнең дә “авырткан җир” – әтинең туу турындагы таныклыгында дүрт хата(!) Паспортта Рәхмәтуллин Раһип булса, туу таныклыгында – Рәгыйб дип язылган, әнисенең исеме Хәтимә урынына, Хәлимә тора...

 

Әтинең туу турындагы таныклыгы белән хәл болайрак килеп чыкты. Өч ел элек, паспортын яңага алмаштырганда, туу турындагы таныклыгын да яңартырга уйлады ул. Таныклык бик нык таушалган, җитмәсә бер бите ертылган да иде. Иске таныклыгын Апас ЗАГС үзәгендә калдырган да, кайтып киткән. (Район үзәге белән безнең авыл 28 чакрымнар тирәсе). Берничә көннән Апаска барып, әзер таныклыкны алып кесәсенә тыккан. (Шуның өчен йөз сум акча түләгән). Хәтта укып та карамаган! Өйгә кайткач, әни ачып караса... Әти бөтенләй икенче кешегә әйләнеп кайткан!

 

Туу турындагы хаталы таныклык шушы көнгә хәтле өйдә ята килде. Аның өчен генә Апаска барып йөриселәре килмәде... “Берәр җае чыгар әле”, – диделәр.

 

Һәм менә ул җай чыкты.

 

Укучыларыбызның исләренә төшереп узу кирәктер: “Закон бар... хәреф юк” язмасында автор Тәлгат Әхмәдишин: “Әгерҗе ЗАГС үзәгендә татар шрифтлары юк, компьютер минем әткәйнең исемен “Явдат” дип яза”, – дигән иде. Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе урынбасары Борис Тимербай улы әлеге сүзләр белән килешмәде:

 

– Иң беренче шуны әйтим: ЗАГС идарәләре хәзер турыдан-туры җирле үзидарәләргә карый. Шулай да район, төбәкләрдәге ЗАГС идарәләрен без контрольдә тотабыз.

 

Әйе, Әгерҗе ЗАГС хезмәткәре “җ” һәм “ә” хәрефләрен башта таба алмаган. Ләкин бу татар хәрефләре компьютер базасында юк дигән сүз түгел. Барлык компьютерларга да татар хәрефләре кертелде һәм күптәннән. Әгерҗе ЗАГСында эшләүче ханым татар хәрефләрен таба гына алмаган. Менә монысы, әлбәттә, зур хата. Республика буенча ЗАГС идарәләрендә 1132 кеше эшли. Кызганычка каршы, араларында белем дәрәҗәләре түбән булган хезмәткәрләр дә очрый.

 

– ЗАГС хезмәткәрләренә аерым таләпләр куеламы? – дип сорыйм.

 

– Аерым таләпләр каралмаган. Персонал мәсьәләсен без түгел, җирле үзидарәләр хәл итә. ЗАГС хезмәткәрләре әзерли торган махсус уку йортлары да юк. Шулай да без ел саен якынча йөзләп ЗАГС хезмәткәре өчен ике атналык курслар оештырабыз. Тик бу гына мәсьәләне тулысынча хәл итәргә булышмый – хаталар китә.

 

Өч-дүрт ел элек, ТР Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән, татар исемнәренең тулы вариантыннан торган китап басылды. Ул барлык ЗАГС бүлекләрендә бар. Бер дә булмаса, шул китаптан татар исемнәренең дөрес язылышын карарга була.

 

– Борис әфәнде, конкрет “Закон бар... хәреф юк” язмасына килсәк, Әгерҗе ЗАГС хезмәткәре ничек инде “җ” һәм “ә” хәрефен дә таба алмаган? Татар хәрефләре белән бер дә очрашканы булмаганмы аның?

 

– Бу очракта ЗАГС хезмәткәренең ике гаебе бар. Беренчедән, паспортта ничек, без таныклыкка да шулай язарга тиешбез, чөнки паспорт иң мөһим документ булып санала. Тәлгат әфәнденең әтисе паспортның татарча битендә “Явдат” дип язылган. Ни өчен Тәлгат әфәнде паспорт-виза хезмәтенә дәгъва белдермәгән? Югыйсә әтиләре гомере буе шул документ белән яшәгән.

 

Икенчедән, 45 яшендәге әлеге ханым компьютерны бик яхшы белмәгән. 2000 елда ХП программасы гамәлгә керде. Татарча символлар шул вакытта ук барлык компьютерларга урнаштырылды.

 

Без хәзер яңа программага күчтек – барлык мәгълүматлар бер үзәктә – Министрлар Кабинетында, серверда саклана. Анда чит кеше керә алмый. Тиздән барлык ерак авылларда яшәүче кешеләр турындагы мәгълүматлар да шул базага кертеләчәк. Аннан соң мондый проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел – компьютерны кабыздың, базадан карадың, кеше турындагы бар мәгълүматны алдың дигән сүз.

 

Борис әфәнде профессиональлек турында сөйли башлагач, аңа әтинең үзем белән алып килгән туу турындагы таныклыгын күрсәттем.

 

– Бер таныклыкта дүрт хата! – мин әйтәм. –КМонысы нәрсәгә бәйле?

 

Борис әфәнде таныклыкны кат-кат укып чыкты.

 

– Нәрсә дип әйтим... Шул чакта ук Апас ЗАГСына барырга кирәк иде. Алар исә таныклыкны яңадан эшләп бирергә тиешләр иде.

 

Борис әфәнде архивтан әтинең АКТлар китабын сораттырып алды. (Бала тугач та беренче мәгълүмат шунда теркәлә). АКТлар китабын ачып карасак... Әнисенең исеме Хәтимә урынына “Хәлимә”, ә әтинең исеме “Рәгыйб” дип язылган. Һәм иң кызыгы, дөресрәге иң кызганычы, шушы язу астына мәрхүм дәү әнием кулын куйган! Күрәсең, АКТ язуын укып та тормаган. Һәм эзлә син хәзер гаеплеләрне! АКТ китабын язучы белән дәү әнием инде дөньялыкта да түгел. Ә мондый очраклар бихисап икән...

 

Пенсиягә чыкканда, милек бүлгәндә, башка документлар белән эш иткәндә, бер генә хәреф чагышмаса да, артыннан күпме йөрергә кирәк?! Башларыннан узган кешеләр моны яхшы беләдер.

 

– Әтиегезнең туу турындагы таныклыгын яңартканда, ЗАГС хезмәткәре АКТлар китабына таянган, димәк, бу очракта аның гаебе юк. Сезгә Апас ЗАГСына мөрәҗәгать итәргә кирәк, –Кдиде Борис әфәнде. – Барысын да яхшылап аңлатыгыз. ЗАГСка әбиегезнең исеме Хәтимә икәнен раслаучы рәсми кәгазьләр (паспорт, башка бертуганнарының документлары) алып барыгыз. АКТлар язуына төзәтмә кертергә кирәк. Икенче юлы да бар – суд аша. Ләкин миңа калса, рәсми документлар булса, моны ЗАГС идарәсендә дә хәл итеп була.

 

Борис әфәнде тагын бер киңәш бирде – йорттагы һәр документны яхшылап укып, карап чыгарга кирәк – хата китмәгәнме? Китсә, тиз арада дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Шулай ук бала тугач, АКТ кәгазен язганда, бик игътибарлы булыгыз. Бер хәреф тә кайчакта кеше язмышын хәл итә бит!


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 4 | 08.07.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»