|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.07.2010 Җәмгыять
“СТРИПТИЗ”Алтмышка киткән бу әби стриптиз караган икән дип гаҗәпләндегез инде? Шулаймы? Әле: “Оятсыз!” – дип тә әйткәнсездер. Карадык шул. Ихтыяри-мәҗбүри карарга туры килде. Балтачыбызны әхлакый яктан иң чиста районнарның берсе санасак та, күңел кайтаргыч хәлләр бездә дә җитәрлек. ...Уттай эссе көннәрнең берсендә дус хатыным белән, тәвәккәлләп, Казан каласына юл алдык. Кыздыра башлаганчы йөрисе җирләргә тиз-тиз йөреп, кайту ягына кузгалдык. Эссе өтә генә! Ул Компрессорлар заводы янындагы халыкны күрсәгез! Барысы да “абый, утырт әле”гә өметләнә. Яныбызга туктаган машинага, алдын-артын карап тормыйча, кереп утырдык. Урта яшьләрдәге шофер янында яшь кыз утыра. Трусик кадәр генә шорты кигән.
Хуш, кузгалып киттек. Казанны чыгуга алдагы кыз майкасын салып, бюстгалтердан гына калды. Уйлап кайтам: шофер белән кызның яшь аралары шактый күренә. Әтисе булса рөхсәт итәр идеме икән? Ире булса? Безнең ирләр мондый гамәлең өчен сугып егып кына калмыйча, машинадан төшереп калдырачак! Йөргән егетеме әллә?
Һи-и, монысы баласы гына икән әле! Шәрә ботлар (чибәр үзе, буйсын, кул-аяклар – бар да камил) иң әүвәл бардачокка, аннан тәрәзәгә үк менеп киттеләр! Тирбәлеп кайта торгач кыз йокымсырап китте, бюстгалтер баулары беләк буйлап аска шуышты. Шофер кызга карап-карап ала. Биектауны чыккач, ипле генә барган шофер, дәрте кузгалды булса кирәк, тиз генә майкасын салып атты да, тотынды очарга! Сәгатенә 140 км белән куа. Машиналарны узыпмы уза. Ичмасам, гаишниклар да очрамый. Белгән догаларымны укый башладым, нәзерләр әйттем. Арчага керә торган күпердән Үрнәккә кадәр араны 13 минутта уздык. Юл һәлакәтләре менә каян чыга ул! Шушы тамашадан соң ирләрнең хатын-кызларны көчләүләренә һич гаҗәпләнәсе түгел. Хатын-кызның үзен тотып судка бирергә кирәк!
Бер башлагач, кайбер башка күзәтүләремне дә языйм әле. Балтач урамыннан киләм. Алдымнан бала арбасы этеп яшь кенә хатын бара. Таза гәүдәле. Арка, кул ачык, бил тирәсендә 20 см тирәсе тукыма кисәге бар. Чалбардан арткы ярык күренәм-күренәм дип тора. Алдан кендек күренә дә күренә инде. Туктап, бала арбасына иелүе булды – чалбар белән майка арасыннан мыйкылдап кул яссуы май катламы килеп чыкты! Күңелләр болганып китте. Узып китеп, мин борылып караганда турайган иде. Алдан да шул май катламы бүселеп тора, өстә ярымшәрә күкрәкләр.
Милләтнең нәселе, тазалыгы ата-ана кулында. Черек орлыктан яхшы шытым була алмый. Бигрәк тә аналар җаваплы. Ризыкларын ире, балалары турында яхшы уйлар уйлап, бисмилла әйтеп пешерсә, хәрам ризыклардан тыйса, баласына яхшы үрнәк күрсәтеп, тәнен каплап йөрсә, тәмәке, аракы кулланмаса, баласы, һичшиксез, иманлы, ата-анасына, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы булыр. Һәрхәлдә, әбиләр алдында бот күтәреп утырмас, каената-каенана янында бот төбеннән шорты киеп, ярымачык күкрәкләрен дерелдәтеп йөрмәс.
Стриптиз вакыйгасыннан соң берәр көн үткәч авылның үзәк урамыннан барам. Мондый эссе көннәрдә ул кайнап тора. Чөнки безнең авыл башында зур плотина бар, районнан, тирә-як авыллардан анда су коенырга киләләр. Бәйрәм ясарга килеп, үлеп калучылар да булды. Күземә күренәләр дип торам: таныш түгел ике хатын әллә купальник, әллә шорты белән бюстгалтердан шунда, велосипедта киләләр. Болары әбиләрне мыскыл иткән теге кыздан да уздырып, бөтен авыл халкын үчекләп йөри була түгелме соң инде?!
Базар да халыкны әхлаксызга өйрәтә. Сигезенче сыйныфта укучы кыз зарлана: “Апа, бөтен базарны бетереп эзләп, билгә җиткән чалбар тапмадым. Сатучылар син модадан артта калгансың икән диделәр”, – ди. Ул чалбар-итәкләр тәнне шулкадәр кысып торалар! Аларны капчык тыгызлаган төсле сикерә-сикерә кияләр. Берәүгә аңлатам: “Итәк-күлмәкләр өстән киелергә тиеш, юкса, тормышта да түбәнлеккә төшеп, кадерсез булырсың”, – дим. “И-и, апа, өстән түгел, астан да керми әле ул”, – ди танышым.
Балалар белән зур бер бәйрәмдә катнашырга туры килде. Район түрәләре каршында бер мөгаллимә укучысына иелеп, нидер әйткән иде – артыннан ярты әгъзасы күренде! Түрәләргә: “Менә сезгә артым!” – дигән сымак килеп чыкты. Бер мәзәк искә төште. Кытайлылар Мао Цзедун портретларын күтәреп, Русия чигенә бәреп кергәч, Русия солдатлары чалбарларын төшереп, артлары белән басканнар. Кытайлылар портретларын күтәреп, борылып кайтып китәргә мәҗбүр булганнар.
Вузларда киемнәргә чикләүләр кертү бик вакытлы һәм кирәкле гамәл! Мондый чикләүләрне барлык уку йортларына гына түгел, дәүләт оешмаларына да, җәмәгать урыннарына да кертсеннәр иде. Юкса, бигрәк сикеренә башладык. Маймылдан кешегә әйләнү чорына кайтмагаек. Балтач районы, Югары Шубан авылы.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|