|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2010 Җәмгыять
КЕРФЕГЕҢ МАТУР, КЕМ КУЙГАН?"Аның күз карашы гына да ни тора", – ир-егетләр тарафыннан әйтелә торган бу сүзләрне һәрберебезнең ешрак ишетеп торасы килә. Ә бит күз карашының чыннан да "сихерли торган" булуы турыдан-туры керфекләрнең формасына һәм, әлбәттә инде, озынлыгына бәйле. Шөкер, бүгенге көндә керфекләрнең формасын да, төсен дә, озынлыгын да теләгән һәркем үзгәртә ала. Әгәр дә инде сез керфекләрегез белән бөтенләй канәгать түгел икән, рәхим итегез – һәрбер салонда диярлек сезнең күз кабагына өстәмә керфекләр ябыштырып чыгарырга әзер торалар. Тик мондый керфекләрне ике ай саен алыштырып торырыга туры киләчәк. Тагын бер ысул –керфекләрне көдрәләтү. Моның өчен махсус тимердән (яки пластиктан) ясалган кайчылар бар. Аларны куллану авырлык тудырмый, тик... авырту гына тудырырга мөмкин. Кулыгыз ялгыш кына селкенеп китсә, бөтенләй керфексез калуыгыз бар. Аннары бөтенләй көтелмәгән яңгыр да сезнең барлык тырышлыкларыгызга нокта куярга мөмкин – дымлылык артканда барлык "көдрәләтүләр" юкка чыга.
Аеруча мөһим вакыйга алдыннан белгечкә мөрәҗәгать итеп керфекләрне «кайнар ысул» белән «борып куярга» да була. Тагын берсе – чәчләргә куйган кебек үк бигуди кую. Сүз, әлбәттә, махсуслашкан бигудилар турында бара. Әйе, әйе, элегрәк без чәчләрне генә көдрәләтә идек, ә хәзер керфекләргә дә махсус бигуди куеп була. Алай гына да түгел, керфекләрне химия ысулы белән дә көдрәләтергә мөмкин икән.
Мондый ысул белән теләгән кимәлдә "бөгелгән" керфекләр үз формаларын өч ай дәвамында саклап кала, бу керфекләрнең 90 көн саен алмашынып торуы белән бәйле. Әлеге процедурага якынча 30-40 минут вакыт сарыф ителә. Керфек төбенә махсус бигудилар куела, керфекләрне шуңа "чорнап куялар", аннары аларга махсус кушылма сөртелә, 40 минуттан соң барысын да әкрен генә юып төшерәләр дә, катырып куючы матдә сөртәләр. Беркадәр сәеррәк булса да, бу эш бер дә куркыныч түгел, мондый керфекләр белән су коенырга да, рәхәтләнеп мунчага керергә дә була, линза киүчеләр өчен дә керфекләр бернинди киртәбула алмый.
Иң беренчеләрдән булып керфекләрне шул рәвешле теләгән формага кертү ысулын Голливуд йолдызлары сынап карый. Визажистлар беренче тәҗрибәләрне моннан егерме ел элек нәкъ менә океан артында яшәүче кино йолдызларында куялар. Аларның бүген дә исән-сау килеш яшәп ятулары әлеге процедураның бернинди зыяны булмавын раслый да инде.
Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|