поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.07.2010 Мәдәният

ДРАМАТУРГИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ «ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ - 2010» КОНКУРСЫНА НИГЕЗЛӘМӘ

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2010» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган һәм матбугатта чыгарылмаган татар телендә иҗат ителгән пьесалар тәкъдим итә алалар; узган “Яңа татар пьесасы” конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми.

 

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда яки язу машинкасында басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

 

Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.

 

 Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми, алар Г.Камал театры китапханәсендә сакланалар.

 

Пьесалар конкурска 2010 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Текстларны почта буенча түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Яңа татар пьесасы-2010» конкурсы.

 

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче премияләр белән бүләкләнә.

 

Конкурс кысаларында дүрт номинация игълан ителә:

 

1. Махсус номинация – “Балалар һәм яшүсмерләр өчен пьеса”

 

2. 35 яшькә кадәрге яшь авторлар өчен аерым номинация, бу очракта автор ябык конвертның тышында номинация исемен һәм үзенең яшен күрсәтергә тиеш.

 

3. “Башка формат” – махсус номинация

 

4. Проза әсәренә нигезләнеп язылган инсценировка өчен премия

 

Моннан тыш Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

 

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче, яки башка бер премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

 

 Барлык премияләр дә конкурсның генераль һәм рәсми спонсорлары тарафыннан бирелә.

 

 Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны конкурсның координаторы Гөлнур Гиматовадан 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки kamalteatr@mail.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

 

Конкурс 2 этапта уздырыла:

 

– 1 этапта (2011 елның 1 февраленә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит массакүләм мәгълүмат чараларында һәм www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

 

– 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.

 

 Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2011 елның 27 мартында игълан ителәчәк.

 

«Яңа татар пьесасы-2010» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Миркасыйм Госманов, жюри әгъзалары – Рәзил Вәлиев, Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Айгөл Габәши, Рәдиф Гаташ, Шамил Закиров, Илфак Ибраһимов, Нияз Игъламов, Дамир Самерханов, Илдар Хәйруллин, Исмәгыйль Шәрәфиев.

 

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»