• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

05.07.2010 Милләт

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНЕРГӘ ЭТӘРГЕЧ ЮК

Татарстанда татарларның 90,9% якыннары белән урысча сөйләшә. Бу Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты күрсәткече. Татарстандагы этнология бүлеге дә моннан ике ел элек тикшеренүләр уздырган иде. Татар теле артта калган тел буларак кабул ителә.

Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институтының аяныч күрсәткечләрен Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты мөгаллиме Николай Максимов милли мәгарифнең хәле белән бәйләп аңлаткан иде. Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының этнология бүлеге мөдире, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова исә, татар телен өйрәнүгә этәргеч юк дип саный. Алар уздырган сораштыру да шуны раслый.

 

Социологик тикшеренүләр 2005 елдан алып 2008 елга кадәр ике дулкында узган. Беренче дулкын Казан шәһәрендә укучылар һәм аларның ата-аналары арасында, ә икенче дулкын 2007-2008 елны республика күләмендә оештырылган. Анда да укучылар, укытучылар һәм аларның ата-аналары катнашкан.

 

“Без татар теленең укытылуы, ул телне ни дәрәҗәдә белүләре, телне өйрәнү этәргече һәм укыту әсбаплары проблемасы турында сораштык. Республика күләмендә нәтиҗәләр әле тулысынча эшкәртелмәгән һәм шуңа бу хакта әйтә алмыйм. Ә Казанга килгәндә, алар билгеле”, ди Габдрахманова.

 

Аның сүзләренчә, 85% татарлар, 75% урыслар республикада милли телдәге мәктәпләрнең ачуын хуплаган. Шулай ук татар теленә дәүләт статусы бирелүен дә күбесе уңай кабул иткән. Татарлар арасында бу – 80% булса, урысларның яртысы уңай бәяләгән.

 

“Әмма тел реформасына 20 ел булуга карамастан, безнең тикшерүләр күрсәткәнчә, республикада алай зур үзгәрешләр сизелми. Бигрәк тә урыслар арасында. Мисал өчен Казанда 8% урыслар гына татарча укый, яза һәм сөйләшә белүләрен әйтте. Тагын 9% ирекле сөйләшүләрен, әмма уку һәм язу өлкәсендә проблемнар булуын белдерде. Татарлар арасында хәл уңайрак. Уртача 75% әзме-күпме татарчаны белүен сөйләде. Әлбәттә бу мәктәп укучылары фикерләре булганны исәпкә алырга кирәк. Алар бик үк чынбарлыкка туры да килеп бетмәскә мөмкин”, ди этнология бүлеге мөдире.

 

Алар шулай ук укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен аларның укытучыларыннан да сораган. Мөгаллимнәр татар балаларының 90% үз ана телләрен белә дигән фикердә икән.

 

Татар теле өченче урында

 

Габдрахманова татарларның тел ягыннан ассимиляциясе бер тенденциягә әйләнә бара дип саный һәм моның берничәсе сәбәбенә туктала.

 

“Беренчедән, тел өйрәнү өчен этәргеч (мотивация) юк. Без балалардан аларга татар, урыс яки инглиз теле кирәкме дигән сорау биргәч, алар беренче урынга чит телне куйды. Чөнки бу киләчәктә яхшы эшкә урнашу, тормышта үз урыныңны табу өчен кирәк, диделәр. Урыс теле төрле милләтләрнең үзара аралашу теле дип аны икенче урынга чыгардылар. Ә аннан соң гына татар теле килә. Аны исә дәүләт теле булганга гына өйрәнергә кирәк дип билгеләделәр. Кызганычка татар теле киләчәктә уңышка ирешү гаранты булып кабул ителми. Һәм бу татар теленең югала баруының төп сәбәбедер дип саныйм”, ди ул.

 

Ана телe авылда саклана

 

Төньяк Осетия һуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты күрсәткечләренә күз салсаң, Чечняда 63,3% чечен танышлары белән үз ана телендә сөйләшә. Гәрчә аларның бернинди милли мәктәпләре булмаса да. Габдрахманова моны Чечняда халыкның күпчелегенең авылда яшәве белән аңлата.

 

“Милли тел авылда саклана. Ә татарлар күбрәк шәһәрдә яши, шуңа төбәкләрне анализлаганда шуны истә тотарга кирәк. Без урыс телле аудиториядә яшибез. Татар тапшырулары яшьләрдә кызыксыну уятмый һәм алар аны карамый да, татар газеталары да түбән дәрәҗәдә. Китаплар да мактанырлык түгел. Ягъни тулаем бер кызыксындыру тудырылмаган. Зур шәһәрләрдә ата-аналар да эштә урысча сөйләшә һәм өйгә кайткач та шуңа күчә”, ди социология фәннәре кандидаты.

 

Габдрахманова фикеренчә, татар теле мәктәптә бер дәрес буларак кына кабул ителмәскә тиеш, ә моның өчен татар теленең җәмгыятьтә әһәмиятен арттыру зарур.

 

“Ул институтта да, эштә дә кирәк булачак дигән уй туарга тиеш. Кызганычка хәзергә татар теле артта калган тел дип санала”, ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 04.07.2010
Азатлык печать

Фикерләр

№16 (51274) / 09.08.2010 23:10:50

Мәрмәр, мин дә шалтыратып сөйләштем әле. Ничаклы виртуальдән чыгасы килмәсә дә, якты дөньяга чыгасы булыр ахрысы. "Мәгариф министрын алдыртырга кирәк," - ди трубкадагы абзый. Мин:" Минем өчен алып ату әбизәтелне түгел, үземнең, балаларымның, татар кешесенең хокуклары саклануы мөһим. Аны кем тәэмин итә, миңа барыбер," - дим. Мондый мероприятиедә властьның булуы мәҗбүри түгел. Аның астан оешкан һәм чыннан да узуы мөһим. Бу тәлапләрне демонстрацияләү, кемгәдер мунча кертү түгел. Анысын хакимияттәгеләр үзара эшләсеннәр. Анысы безнең эш түгел.

№15 (51234) / 09.08.2010 21:17:41

Яртытатар, чиректатар форумнары да буламы?

№14 (51233) / 09.08.2010 21:16:34

"Бөтентатар форумы" - ул бөтендөнья татарлары съездымы?

№13 (51188) / 09.08.2010 13:23:12

килешми хәл юк Мәрмәр, сүзләрең белән. монда утыручылар начар белми татар телен. бәхәсләшкән вакытта, тагы да яхшырак күренә.
Ләкин бу турыда рәсми чакыру булмагач,җурналистлар ни булганын язып күрсәтерләрме безгә? язмасалар бу - меҗдусобойчик булып калачак.

№12 (51187) / 09.08.2010 13:14:17

Рафис Кашапов, 
барырбыз, Алла теләсә. Әмма җитәкчелектән бер генә кеше дә катнашмагач, (хәтта традиционно З. Вәлиева чыгышы да юк!), татар теле кирәк дип үз-үзебезгә кычкырып утырудан ни файда? Без болай да татар телен беләбез! Әнә җитәкчелекне татар телендә сөйләшергә мәҗбүр итә алсак иде ул!
Җитмәсә,
//Татар телен юкка чыгудан татар мөхитләре генә саклап кала ала”//.
Бу нинди абсурд тагы? Татар мөхиТЕН булдыручы саклап кала татар телен, ягъни дәүләт! Ә дәүләт вәкилләрен чакырып кыздырмагач, нәпләвәйт аңа, нифте вышкасы гына эшләп торсын!

№11 (51176) / 09.08.2010 10:59:26

Чакыру.

Бөтентатар форумының “Ана телен саклау һәм үстерү” программасы.

27 август.

9.00-21.00 – Килгән делегатларны каршы алу, теркәү. Адресы: Казан, Карл Марс урамы, 41/13, БТИҮ бинасы.
Тел. (843) 292-48-73
19.00 – Делегатларны форум оештыручылары, комитет әгзалары белән очрашуы.
Адресы: Карл Маркс урамы 41/13 (почмак йорт).

28 Август.
Казан милли мәдәният үзәге.

8.00 – Делегатларны, кунакларны теркәү.
10.05 – Бөтентатар форумын ачу. Илдус Фаиз хәзрәт җыелган җәмәгәтнең изге ана телен саклап калуда, теләкләр теләп дога кыла.
10.10 - Бөтентатар форумын форумының яшь оешмаларын сайлау.
10.35 - Лотфуллин М. доклады.
10.55 – Камалетдинов Ю. доклады: “Татар телен юкка чыгудан татар мөхитләре генә саклап кала ала”.
11.10 – Төхватуллин Р. чыгышы: “Татарның телен, санын, бердәмлеген саклау – милләтен саклау”.
11.15-11.30 - Тәнәфес.
11.30 – Хисаплар һәм докладлар буенча фикер алышу.
13.00-14.00 Төшке аш.
14.00 – Фикер алышуның дәвамы.
16.00 – Тәнәфес.
16.20 – Фикер алышу һәм татар халкына, башка халыкларга мөрәҗәгатьне укып чыгу, карар кабул итү.
17.00 – Ана теленә багышланган яшьләр концерты.
19.00 – Бөтентатар форумы ябыла.
Оештыру комитеты.
http://tatar-centr.blogspot.com/

№10 (49450) / 12.07.2010 20:39:36

алдым бэрдем сезнен белэн тулысынча килешәм!!! Татар гел татар инде ул, бу теге диеп алдалап йорсә дә!

№9 (49436) / 12.07.2010 17:20:59

Мин миллэтемне "татар" диячэкмен. Нэрсэ генэ булса да... ни очен эле мин халкым арасында манкорт хэм ангыра бэрэннэр бар дип, уземне башкорт, керэшен дип яздырыйм. Киресенчэ, шул ангырабэрэн орлыгы ашаганнарга уч итеп, "ТАТАР" дип язылыгыз жэмэгать!!!

№8 (49434) / 12.07.2010 17:13:05

Казанда урысча сойлэшү, татар телен белмэү тугел, э модага кереп бара кебек тоела мина. Һэркем узен текэ итеп күрсэтергә тырыша, ә татар теленен артта калган тел дип саналуы, бик аз кешелэрне борчый.

№7 (49291) / 08.07.2010 19:54:23

Фәрхәт
Сүзеңдә бераз хаклык юк түгел. Башкорт Русиягә үз теләге белән кушылмаган,кушылган икән, аның өчен оялса, ә бүгенге кебек, үзенең өстенлеге чутламаса, билләхи, син хаклы булыр идең!

№6 (49290) / 08.07.2010 19:37:17

Әллә сан алу вакытында башкорт булып язылып Республикабыз түрәләрен күтләренә утыртырга инде.Әнә Мортаза Рәхимов башкортны күтәрү өчен ничек тырыша.Ә безнекеләр толерант уены белән мәшгүл.М.Р.үз күзлегеннән караганда дөрес эшли.Бетеп бара торган татарны башкорт итеп саклап калуга өлеш кертә.Телебез бер диярлек, динебез шул ук,нигә шүрләп торырга.Кем белә, бу эше өчен аны тарих бәлки уңай бәяләр.Язучыларга да гонарарны дүрт тапкыр артыграк түли икән.Безнекеләр андый хөрмәттән мәхрүм.

№5 (49245) / 07.07.2010 11:24:45

№4 (49236) / 07.07.2010 06:52:43

Казанда татарлар гына үз телләрендә сөйләшергә ояла бугай. Калганнар үзләренчә сиптерә генә: әрмән әрмәнчә, кытай кытайча, үзбәк үзбәкчә... Бигрәк оялчан, кыюсыз милләт булдык инде.

№3 (49233) / 07.07.2010 00:03:00

Кардэшлэр, эйдэгез, журналистлар Татарстан президентынын татарча сойлэвен талэп итик, югыйсэ, телевидение сюжетларында бигрэк тэ, гел тэржемэ итеп бирэбез бит илбашынын чыгышын. Курерсез, татар теленен бетуенэ без гаепле булачакбыз hэм монда хаклык булачак :(

№2 (49187) / 06.07.2010 09:22:18

Чеченнарның ана телләрен белүе авылда торулары белән генэ анлатылмый дип уйлыйм. Безнең белән бергә укыган чеченнар барысы да шартлаттырып үз телендэ аралаша иде. Урыс сузләрен бик сирәк кыстыралар алар үз телләрендә сөйләшкәндә. Э кубесе шәһәрдән, инде әллэ кайчан Чечнядан китеп Мәскэудэ яшәгән, анда укыганнары да үз теләрендә авырсынмыйча сөйләшә.

№1 (49183) / 06.07.2010 04:22:06

Татарлар!
Уяныгыз!
Бу ни бу?!

Асимиляция булса, бетәбез, кардәшләр!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино