|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Фаҗига
Берсе дә исән калмаган...Башкортстаннан бер гаилә Коми трассасында коточкыч авариягә очраган. Коми Республикасы трассасында авариядә Башкортстаннан тулы бер гаиләнең - 4 кешенең гомере өзелгән. Фаҗига Усинск шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта булган. Гаилә "Лифан" автомобилендә булган һәм каршы яктан килүче бензовозга бәрелгән. Зур йөк машинасын йөртүче водитель бәрелүне булдырмаска тырышкан, тик килеп чыкмаган.
Юл-транспорт һәлакәтендә "Лифан" водителе, аның 46 яшьлек хатыны, 2000 һәм 2005 елларда туган балалары үлгән.
Башта фаҗига трассадагы юлның тазартылмаган, начар булуы белән бәйле дип фаразланган иде. Әмма соңрак, "Комиинформ" хәбәр итүенчә, юл шартлары тикшерелгән, тәртип бозулар ачыкланмаган. Тикшерү бара.
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|