|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2020 Шоу-бизнес
География киңәя: Гүзәлемнең яулыклар кибете тагын ике шәһәрдә ачыла (ВИДЕО)Җырлы-моңлы гаилә Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлардан күңелле хәбәр. Алар үзләренең яулыклар кибетен тагын ике шәһәрдә - Уфада һәм Чаллыда ача! Мондый кибетне Гүзәлем узган елның июлендә Казанда Кольцо сәүдә үзәгенең икенче катында ачты. Чараны уеннар, кызыклы бәйгеләр белән тантаналы рәвештә оештырганнар иде. Хәтерләсәгез, "Матбугат.ру"да бу бәйрәмнән фоторепортаж да тәкъдим иттек. Инде чиратта яңа үрләр - 29 февральдә Уфада 14.00тә "Планета" сәүдә үзәгендә (ТРЦ "Планета", яулыклар кибете -1этажда, РИВ ГОШ һәм Н&М арасында) һәм 1 мартта Чаллыда, шулай ук 14.00тә "Торговый квартал" сәүдә үзәгендә Гүзәлемнең яулыклар кибетенең официаль ачылышы булачак. Клиентлар өчен махсус программа (14.00-16.00) каралган: - Җырчы Гүзәлемнән яулыклар бәйләү буенча мастер-класс,
- Акция! Йолдызлы визажист Алия Каримовадан бүләккә "мэйк ап",
- Бүләкләр уйнату,
- Ташламалар, сюрпризлар көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|