поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2020 Җәмгыять

Казанда Кафил Әмиров белән хушлашу чарасыннан беренче ФОТОлар чыкты

Экс-прокурор белән хушлашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика прокуроры Илдус Нәфыйков килгән. Кафил Әмировны соңгы юлга озатырга берничә йөз кеше җыелган, дип яза "Бизнес Онлайн".

"Кафил Фәхразиевич - минем төп укытучым, без аның җитәкчелегендә эшләдек, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте", - дип чыгыш ясады Илдус Нәфыйков хушлашуда.
 
Татарстан җитәкчелеге республиканың элеккеге прокуроры Кафил Әмировның вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
«Татар-информ» агентлыгы кичә икенче класслы дәүләт юстиция киңәшчесе, Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры Кафил Әмировның 71нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең хатыны Нурия Әмировага кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
 
Кафил Фәхразый улы Әмиров 1949 елның 24 маенда ТАССрның Тәмте районы (хәзерге Югары Ослан районы) Нариман авылында туган. Хезмәт юлын Удмуртиядә башлаган, анда 1966-1968 елларда район газетасы хәбәрчесе булып эшләгән. 1972 елда Харьков юридик институтын тәмамлаганнан соң Сарман районы прокуратурасында тикшерүче, соңрак Татарстан прокуратурасының өлкән тикшерүчесе булып эшләгән.
 
1980 елда Әмиров Казанның Вахитов районы прокуратурасын җитәкләгән, ә 1989 елда Казан прокурорының беренче урынбасары итеп билгеләнгән. 1992-1997 елларда – ТР прокуроры урынбасары – республика прокуратурасы тикшерү идарәсе башлыгы, 1997-2000 елларда – ТР прокурорының беренче урынбасары.
 
2000-2013 елларда Татарстан Республикасы прокуроры булып эшләде. Кафил Әмиров әлеге вазифада «үзен законлылыкны ныгыту һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш керткән югары квалификацияле юрист, сәләтле оештыручы, принципиаль һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте», диелә кайгынамәдә.
 
 
Әмиров лаеклы ялга чыккач, студентларга белем бирде һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнде. Моннан тыш, ул актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнде – китаплары басылды, фотолары урын алган күргәзмәләр оештырылды.
 
Кафил Әмиров «Россия Федерациясенең атказанган юристы», «Татарстан Республикасының атказанган юристы», «Россия Федерациясе прокуратурасының мактаулы хезмәткәре» кебек дәрәҗәле исемнәргә, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орденына, «Фидакяр хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләренә лаек булды.
 
«Һөнәри осталыгы, эшен зур җаваплылык тоеп башкаруы, кешеләргә һәм аларның проблемаларына карата игътибарлы булуы, үз эшенә бирелгәнлеге аркасында К.Ф.Әмиров зур абруй һәм хөрмәт казанды. Кафил Фәхразый улы Әмировның якты истәлеге күңелләрдә һәрвакыт сакланыр», - диелә кайгынамәдә.
 
 
Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Рафаил Гыйльманов, республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов имзалаган.
 
Фото: "БИЗНЕС Online"

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»