|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2020 Мәдәният
“Сәмрух” премиясе тантанасында “Балмай продакшн” җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды“Балмай продакшн” ел саен үткәрелә торган “Сәмрух” премиясе тантанасында партнер буларак катнашты. Җиңүчеләргә “Балмай продакшн” продюсерлык үзәге сертификатлары тапшырылды. Продюсерлык үзәгенең бушлай хезмәт күрсәтү сертификатларына лаек булган Гомәрова Миләүшә, Камалов Адель - “Сәләт җырлый” номинациясе җиңүчеләре. Ел саен «Сәмрух» премиясе «Сәләт» яшьләр оешмасына кергән талантлы, сәләтле балаларны бүләкләү һәм иҗат итәргә ярдәм йөзеннән үткәрелә. “Балмай”лылар чын күңелдән җиңүчеләрне котлый һәм аларга иҗади уңышлар тели.
--- |
Иң күп укылган
|