|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2020 Мәгариф
Мәктәптә күгәргән ризык биргәннәрӘбҗәлил районының Янгилде авылы мәктәбе укучыларына күгәргән баллы эремчек (сырок) биргәннәр. Әлбәттә, ата-аналар бу хәлгә ризасызлык белдергән. Мәктәпкә китерелгән 50 данә сырокны ашап, балалар очраклы рәвештә генә агуланмаган. Радий Хәбиров мәктәптәге туклануны катгый контрольгә алачагын әйтте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кайбер чиновникларның аны иштемәвенә гаҗәпләндәрүен белдерде.
— Мәктәптәге туклану сыйфатлы булырга тиеш, дигән сүзләремне ишетмәүче чиновникларга гаҗәпләнәм. Бу хәл буенча тикшерүләр булачак һәм кирәкле карарлар кабул ителәчәк. Безнең намуслы эшчәнлегебезне кабул итәргә теләмәүчеләр белән дә эш җитди булачак, — диде бу җәһәттән Республика Башлыгы.
Фото: kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|