Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2020 Мәдәният
Ильяс Халиковны “пиратлык”та гаепли язганнар (ВИДЕО)“Мөнбәр” татар-дини театрын оештыручы, җырчы, мөнәҗәтче, вәгазьче Ильяс Халиков Камал театрында "Бию пәрие" спектаклен карап кайткач, үзенең тәэсирләре белән бүлеште. Аеруча, артистларның биюенә сокланган ул. “Кечкенәдән Илдус Габрахманов биюен карап хозурлана идем. Инде берничә тапкыр "Бию пәриен" карарга киләбез! СөбханАллаһ!”, - дип яза Ильяс Халиков. Спектакль барышында актёрларның сәхнә тутырып чечётка-степ биюен видеога төшереп инстаграмга куйган.
Моңа җавап итеп Камал театры артисты Илнур Закиров уены-чыны белән бергә: “Камалда пиратство белән шөгыльләнү катгый тыела”, - дип язган. Ильяс Халиков исә шаяртып, үзенең Камал театры әсәренә пиар ясавын әйтә.
Чыннан да, “Бию пәрие” спектаклен карамый калган кешеләргә әлеге видеоязма, спектакльне барып карау өчен зур этәргеч биргәндер. Спектакльдән өзек, артистларның биюе игътибарны нык җәлеп итә, карап кайтучылар “адреналин дулкыны” дип бик тәэсирләнеп сөйлиләр.
--- |
Иң күп укылган
|