|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2020 Криминал
Татарстанда депутат туганнарына законсыз рәвештә дүрт җир участогы рәсмиләштерүдә шикләнеләТР Тикшерү комитеты депутатның туганнарына законсыз рәвештә дүрт җир участогы рәсмиләштерүендә шикләнә. Бу турыда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, 2011 елның сентябрендә Абдино авыл җирлеге башлыгы башкарма комитет сәркатибенә законсыз боерык биргән. Ул депутатның абыйсына һәм аның хатынына 10 мең квадрат метр мәйданлы дүрт җир кишәрлегенә милек хокукы бирә торган документлар әзерләргә кушкан.
Моннан тыш, ул бу участокларны районның Авыл Советы депутатлары тарафыннан бүлеп бирү турында күрсәтмә әзерләүне сораган, документларга ул мөһер һәм имза куйган.
Шушы ялган документлар ярдәмендә җирлек башлыгының туганнары җиргә милек хокукын бушлай алган.
Әлеге факт буенча 39 яшьлек ир-атка карата вәкаләтләрен үз файдасына кулланган өчен җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу фактны өйрәнә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|