поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.07.2010 Җәмгыять

ҖИНАЯТЬЧЕ БАЛАЛАР КАЙДА ЯШИ?

Күпләр шулай дип атаса да, төрмә түгел бу. Әйе, әлеге биек диварлар артына суд карары нигезендә килеп керәләр. Тик монда тимер рәшәткәләр дә, тоткыннар кия торган махсус кием дә, погонлы абзыйлар да юк.

Соңгылары кайчакта, сирәк-мирәк кенә, төрле чаралар уздырырга килгәндә күренгәли үзе. Махсус кием дә кайчандыр булган. Бирегә килеп эләккән 11-17 яшьлек балалар, бәлки, хәзер дә кирза итектән, эш формасыннан йөргән булыр иде дә... Нәфис Әсгать улы Галләмов директор булып эшкә килгәч, Левченко бистәсендә урнашкан Яшүсмерләр һәм тәртипләре тайпылышлы булган балалар өчен махсус гомуми урта белем бирү мәктәбе тормышында яңа этап башлана.

 

“УЙЛАРГА ӨЙРӘТӘБЕЗ”

 

– Балаларны хөрмәт итәргә кирәк, алар башкалардан аерылып торырга тиеш түгел. Җыйнак, чиста, матур киенгән кешегә дә читтән карап тору күңелле бит. Форманы бетерү шул максаттан чыгып эшләнде, – дип аңлатты миңа Нәфис абый Галләмов, мәктәп тирәсендәге чәчәк түтәлләрен үткәндә. – Менә боларны без үстерәбез, – дип мактанып та алды.

 

Монда чәчәк кенә түгел, яшелчә, җиләк-җимеш үсә торган түтәлләр дә байтак. Бер кырда фонтан чиртеп утыра. Мәйданчыкта яшүсмерләр футбол уйный.

 

Мәктәптә бүген 84 бала тәрбияләнә. Шуларның 34%ы – сугышып, 25%ы – караклык, 17%ы – талау, 8%ы җенси көчләүләр өчен бирегә килеп эләккән. Арада шулай ук үтерүчеләр (2%), каберлекләрне мәсхәрәләгән (2%), үлем белән куркыткан, янаган өчен (2%) тотылган яшүсмерләр дә бар.

 

– Биредә бер тапкыр булып, кабат шушы диварлар артына әйләнеп кайту очраклары бармы? – дип сорыйм мәктәп директорыннан.

 

– Бездә андый хәл юк һәм була да алмый. Әгәр бала төзәлү юлына басмый, кабат ниндидер җинаять кыла икән, аны башка җиргә җибәрәләр. Махсус училищелар, колонияләр күп бит илебездә. Мин монда 2004 елдан бирле эшлим. Шул вакыт эчендә үзен кулга ала алмаган, тәртип бозган яшүсмерләрнең икесен Раифа училищесына, берсен Петербургка, тагын берсен Әстерхан өлкәсенә, Омскика... җибәрдек. Бабайлык оештырып, башкаларны рәнҗеткән, көчләү пропагандасы алып барган, төзәлергә теләмәгән кешеләрне тагын нишләтәсең?! Биредә җилем иснәү, наркотиклар куллану, очлы, үткен кораллар тоту тыела. Бу кагыйдәләргә колак салмаучылар белән шулай сөйләшәбез.

 

– Кораллар, җилем, наркотиклар ничек керсен монда?

 

– Балалар гел биредә генә ятмый. Ялга да чыгып керәләр. Күбесенең ата-анасы әхлаксыз тормыш рәвеше алып бара. Эчкечеләр, ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, төрмәдә утыручылар да күп. Ышанасызмы, баласын килеп күрсен, хәлен белсен өчен, кайберләренә юл бәясен капларлык акча да бирәбез. Икенчеләре исә мәктәпкә килеп, ике-өч көн яшәп китә. Артыгын калырга рөхсәт итмибез, чөнки яхшылыгыбыздан файдалана башлыйлар.

 

– Мәктәптән качу очраклары күзәтелгәне бармы?

 

– Бирегә эләккәч тә, бала качу турында уйлый башлый. Бераз соңрак ул бу хәлнең нәтиҗәсе турында да уйланырга мәҗбүр була. Кемдер качса, шунда ук бөтен культура чаралары туктатыла һәм качкын киләсе айда ялга чыгарылмый. Туганнары белән күрешә алмый, димәк. Тормышың үз-үзеңне тотышыңа, җирле кагыйдәләрне хөрмәт итеп яшәүгә бәйле дигәнне аңлата бу. Үз гамәлләрең өчен җаваплы булырга, димәк, нәрсәдер эшләгәнче уйларга кирәк. Бу җиңел эш түгел, чөнки алар өчен һәрвакыт башка берәү уйлаган. Ә хәзер бар да башкача. Ата-ана килеп алса гына, баланы чыгарабыз. Ай ахырында мәктәп советы, ягъни балалар үзләре үз тәртибенә айлык нәтиҗә ясый. Без аларны шулай итеп тормыш турында уйларга өйрәтәбез.

 

– Ничек уйлыйсыз, баланың җинаять юлына басуына кем гаепле: тиешле тәрбия бирә алмаган ата-анамы, әллә шундый шартларда яшәтүче дәүләтме?

 

– Икесендә дә гаеп бар. Бөтенесе ата-анадан башлана. Аннары мәктәп. Анда хезмәт хакы аз, яхшы укытучылар эштән китә, балаларга игътибар кими. Әлегә кадәр мәктәпләрнең эшләп баруы да гаҗәп. Әгәр хезмәт хаклары үссә, таләпчән, көчле укытучылар артыр, нәтиҗәдә, авыру җәмгыять тә бераз гына булса да аякка басар иде дип уйлыйм.

 

– Кешене үзгәртеп буламы?

 

– Була, әлбәттә. Юкса мин монда эшкә килмәс тә идем, сайлау мөмкинлегем булмады түгел. Күз алдымда үзгәрәләр! Татарларда бала хакы дигән сүз бар. Үзем әтисез үскәч аңлыйм: ата тәрбиясе бик кирәк. Бүген ирләр әзрәк. Мәктәптә, өйдә, урамда – бөтен җирдә хатын-кыз. Балаларга шул ата тәрбиясен бирәсем килде. Максатыма тугры калып атлыйм.

 

ҖӘМГЫЯТЬ КАБУЛ ИТМИ

 

Күңелсез факт: бирегә килгән балаларның 70%ы токсикоман. Педагог-психологлар әйтүенә караганда, соңгы елларда токсикоманлык белән шөгыльләнүче балалар бөтенләй юк, аның каравы, 2005-2006 елларда бар яшүсмер дә шундый начар гадәт белән килгән. Тагын бер проблема: күбесе мәктәпкә йөрмичә, педагогик яктан бик артта калган икән. Мәсәлән, 13 яшькә җитеп, укый-яза белмәгән 6 баланы биредәге укытучыларга өр-яңадан укытырга туры килгән. Гәрчә документлары буенча алар 5-6 сыйныфта булырга тиеш булса да.

 

Еллар узган саен вәзгыять үзгәрә, димәк, җинаятьләр статистикасы да бер урында тормый. Кайчандыр караклык өчен күбрәк килсәләр, бүген исә шәхескә каршы эшләнгән җинаятьләр көннән-көн арта. Бу хәзерге балаларның тамагы тук, кулы кычыта дигәнне ассызыклый торган күренеш. Элек килүчеләрнең 50%ы социаль ятим булса, хәзер андый 16 гына бала бар.

 

Гаиләдәге проблемалар ягыннан бүлгәләп карасак, алар барысы да бер-берсенә охшаш. Беренче төркем – нәселдән килә торган эчкечеләр гаиләсе. Монда нинди тәрбия булсын?! Икенчеләрнең баладан да мөһимрәк эше бар, тәрбия белән шөгыльләнергә вакыты юк: я аның шәхси тормышын корырга кирәк, я бизнесы артыннан йөрисе...

 

Читтән килүчеләрне гаҗәпләндерә торган бер күренеш бар биредә: реабилитация вакыты беткәч тә, балалар ябык мәктәптән китәргә теләми икән. Шул вакытны озайту өчен, күпләр судка гариза яза. Сәбәпләре төрле. Кемнеңдер балалар йортына китәсе килми. Монда игътибар күбрәк тоела аларга. Икенчеләре исә 9 яки 11 сыйныфны тәмамлаганчы калырга кирәк дигән фикергә килә. Ахыр чиктә бүген 44 бала реабилитация вакытын озайтып, шушында яшәп ята.

 

Шундыйларның берсе – Руслан. Ул мәктәптә 3 ел тәрбияләнгән. Вакыты тулу белән иреккә ашкынган егетне: “9 сыйныфны монда тәмамласаң иде, анда авыр булыр бит”, – дип үгетли тәрбиячеләре. “Юк, – ди Руслан. – Башка беркайчан да начар юлга басмам, бөтен авырлыкларны да үзем җиңәрмен”. Әнә шундый изге хыяллар, дәрт-дәрман белән чыгып киткән яшүсмер ике-өч атнадан кире әйләнеп кайта. “Сез хаклы булгансыз, мине мәктәпкә кире алыгыз”, – дип ялвара ул. Җәмгыять Русланны кабул итәргә теләми, җинаятьче ярлыгы арттан йөри.

 

Гаиләсе турында да беләсегез киләме? Ул биредә булганда, әнисе кияүгә чыгып, бала таба. Әтисе дә башкага өйләнә. Аның да ике баласы бар инде. Руслан гына хәзер мәктәптәге тәрбиячеләрдән башка берәүгә дә кирәкми. Аның монда аралашыр кешеләре, авыр чакта ярдәм итәрдәй укытучылары һәрчак янәшә. Хәер, Русланны гына түгел, балаларның күбесен бу коймаларның теге ягында берәү дә көтми.

 

Җитәкчелек быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын алга таба кая да булса укырга кертү белән мәшгуль. Икесен сәнгать училищесына, тагын өчесен көллияткә, тагын берничәсен автомеханик белгечлеге буенча училищега урнаштырырга телиләр. Бер егет педагогика университетының спорт факультетына керергә хыяллана икән. “Егетләребез белән училищега барып, тулай торакны карап кайтмакчы идек. Әгәр рөхсәт итсәләр, аларга дигән бер бүлмәне ремонтлауны үз өстебезгә алачакбыз”, – диде социаль-психологик хезмәт җитәкчесе Илсөяр Бахаусова. Ә югары уку йортындагы белем өчен “Алтын әнием” хәйрия фонды оештыручысы Эльвира Харламова түләргә вәгъдә иткән инде.

 

– Алар ел саен безнең укучыларга 1 сентябрьгә мәктәп формасы бүләк итә. Узган елны – 123 меңгә, аннан элекке елда 178 меңгә алдылар. Боларның берсен дә беркайда кычкырып, афишалап йөрмәделәр, – диде директор Нәфис Галләмов.

 

Балалар яши торган бүлмәләрне караганда, Коръән китаплары, иконалар да күрдем. 19 бала мәчеткә, 20дән артыгы чиркәүгә йөри икән.

 

ПЕСИДӘН УРЛАП АШАГАН

 

Нинди генә язмышлар юк монда. “Хәллерәк гаиләдән килгән балалар да бармы?” – дип кызыксынгач, Казан шәһәрендәге лингвистик гимназияләренең берсендә укыган малай хакында сөйләделәр.

 

Әти-әнисе М.ны 4 айлык чакта тәрбиягә алып үстергән. Бар гомерләрен, тапкан акчаларын шул бердәнбер баланы аякка бастыру өчен сарыф иткәннәр. Кызганычка, көннәрдән беркөнне бала үзенең тәрбиягә алынганлыгын белеп ала һәм чын ата-анасын табачагын белдереп өйдән чыгып китә. Шул вакыйгадан соң тыңлаусызланып каракланырга тотына, мәктәпкә йөрми башлый. Нәтиҗәдә, бирегә килеп эләгә.

 

– Килгән көннән алып кайтып киткәнче урамга ашыкты. Ике ел булды ул монда. Кемнең тәртибе нинди икәнен күреп торабыз. Вакыты чыккач та беразга гына калдыруларын сорап, әти-әнисе белән сөйләшеп караган идек, алар жәлләде баланы. Биредә 3-5 ел калучылар кабат җинаять юлына басмый. Ә бу малай чыкканның икенче көнендә үк әнисенең бөтен алтын әйберсен ломбардка илтеп тапшырган һәм шул акчага бик кыйммәтле телефон сатып алган. Шәхсән үз фикерем: аны җәмгыятьтән изоляцияләргә кирәк. Әгәр төзәлү юлына басарга теләми икән, башка чара юк, – дип сөйләде Нәфис Галләмов. – Баланы моннан чыгарганчы бик күп факторларны исәпкә алу мөһим. Беренчедән, уку елы башы һәм ахырын исәпләп тормыйча гына чыгарып җибәрергә ярамый. Шулай ук психологик халәтен дә истә тотарга кирәк. Менә токсикоманнарны дәвалау өчен 1-1,5 ел аз. Ата-ананың социаль тормыш шартларын да игътибарсыз калдыру дөрес түгел. Суд шуларны исәпкә алмый. Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура – барысы да ярдәм итә, ә суд юк. Аларның биредәге шартларны килеп күргәне дә юк, төрмә дип кенә уйлыйлар.

 

Педагог-психолог Лилия Сәлимуллина тагын бер бала язмышы турында сөйләде:

 

– Бик чиста, җыйнак бала бар монда. Башкалар төркем-төркем йөргәндә ул ялгызы гына читтә кала. Йомшак уенчыкларны үлеп ярата. Бирегә килеп эләгү сәбәбе – караклык. Аны аңларга да була кебек...

 

Гаиләдә 8-9 песи асраганнар. Аларга игътибар шулкадәр зур булган, хәтта малайның барлыгын да онытканнар. “Әгәр песиләр нәрсәнедер ашап бетермәсә, мин алып ашый идем. Кайчакта аларга ашарга биргәнен саклап торып, әни күрмәгәндә песидән тартып алып ашадым”, - дип сөйләгән Алексей. Гел мәчедән алып кына яшәп булмый, билгеле, калган вакыты урамда эзләнеп үткән. Йоклар урыны булмаган. Ышаныч уята, жәлләтә торган малайны, еш кына өйгә алып кереп ашатып чыгаручылар да булган. Ә Алексей аларга “рәхмәт йөзеннән” дөрес ятмаган әйберләрне чәлдерергә дә күп сорап тормаган. Бер әби, мәсәлән, азык-төлек алырга акча биреп, калганын кире кайтарырга кушкан – ул кайтармаган. Монысы мошенниклык була инде. Әнисен ана булу хокукыннан мәхрүм иттеләр, ул бирегә бөтенләй килми. Әбисе килгәли. “Бала тугач бирелә торган пособиены алу өчен генә табылган бала ул”, – дип әйтә ди әбисе. “Мин монда гомер күрмәгән ачык йөз һәм кайгыртучанлык тойдым”, - ди Алексей, - дип тәмамлады педагог-психолог.

 

Бу балаларның һәркайсы билгесезлек алдында басып тора. Мәктәптәге тормыш гомерлек түгел, ә диварның теге ягында аларны беркем дә кочак җәеп каршы алмаячак. Иртәгә алар белән ни булыр? Ахыр чиктә язмыш тагын нинди сынаулар белән очраштырыр, билгесез.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»