|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2020 Шоу-бизнес
Алсу Ксения Собчакка кызының гаугалы проектта ничек җиңүе турында бар дөресен сөйләгән (ВИДЕО)Җырчы Алсу Ксения Собчакның "Осторожно, Собчак!" тапшыруында кызы Микелланың гаугалы телешоуда катнашуы турында ачык интервью биргән. Хәтерләсәгез, узган ел «Голос»та булган җәнҗалдан соң җырчы һәм аның кызы Микелла тирәсендәге шау-шу шактый озакка сузылды. Әмма музыкаль шоудагы ыгы-зыгы кызның гайрәтен чигермәгән. Ул әле булса җырлый, үзен музыкадан башка күз алдына да китерә алмый икән. Болар хакында Алсу Ксения Собчакка биргән әңгәмәсендә бәян итә. Эчкерсез сөйләшү Башкортстанның Уяндык авылындагы сәяхәтеннән кадрлар белән үрелеп бара. "Матбугат.ру" моңа кадәр хәбәр иткәнчә, йолдызлы кунаклар җырчының әтисе Ралиф Сафинның туган ягына узган елның декабрендә кайтып килгәннәр иде.
--- |
Иң күп укылган
|