|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2020 Тарих
"Бабам белән әбиемнең язмышы фаҗигале тәмамланган"Сугыш вакытында эшләгән кешеләрне тыл ветераннары дип атыйлар. Камышлы районында андыйлар бик күп яши. Дошманга каршы корал тотып сугышкан солдатлар кебек үк, алар безнең өчен хезмәт батырлары булып торалар. Авыр хезмәттән, ачлыктан хәлсезләнгән булуларына карамастан, Бөек Җиңүне якынайту өчен эшләгәннәр алар. Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәгән нәкъ шундый намуслы тыл хезмәтчәннәре Шәйхелислам Минәхмәт улы һәм Бибинур Зәки кызы Кәримовлар вафатына инде күп еллар узган булса да, балалары һәм оныклары аларның рухи көченә һәм фидакарьлегенә сокланып, хатирәләрне, фотосурәтләрне, документларны кадерләп саклыйлар.
- Әтием, Шәйхелислам Минәхмәт улы, Иске Ярмәк авылында 1924 елның 5 мартында умартачы гаиләсендә туган. Ул чакта умартачы хәлле кеше булып саналган. Революциядән соң коллективлашу башлангач, бабайның 120 оя умарталарын, бөтен мал-мөлкәтен тартып алганнар, ә гаиләсен авылдан сөргәннәр. Бабам белән әбиемнең язмышы фаҗигале тәмамланган.
Әнием, Бибинур Зәки кызы, 1926 елның 17 августында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе матур итеп чабата, кәрҗин, тартмалар үрә белгән. Останы туган авылында гына түгел, тирә-юньдәге авылларда да белгәннәр, заказлар биреп эшләткәннәр. Колхозлар оешу чорында аларның гаиләсен дә, “кулаклар”га чыгарып, авылдан куганнар, - дип сөйли Кәримовларның улы Мәсгут. Бибинур апаны 1996 елда гына реабилитациялиләр.
Сугыш башланганда Шәйхелисламның, 1920 елда туган абыйсы Әхмәтшаһиттан башка, беркеме дә булмый. 1941 елда Әхмәтшаһит та сугышка китә, күп тә үтми, Волхов фронтында һәлак була. Ә 17 яшьлек Шәйхелисламны Куйбышевка, хезмәт армиясенә алалар. «Яшерен хәрби заводта ике сменада, йокысыз һәм ялсыз эшләргә туры килә иде, дип сөйли иде әти. Алар “Катюша” реактив снарядларына запас частьлар җитештергәннәр. Смена тәмамлангач та, торак җиренә кайтмыйча, станок янына ятып йоклый булганнар”, - дип искә ала хезмәт ветеранының улы.
1944 елда Шәйхелисламны, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, демобилизациялиләр һәм ул туган авылына кайта. Анда да ир-ат кулы артык булмый. 47 ел буе ул колхозда эшли, тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә, “Атказанган колхозчы” исеме бирелә. Аның фамилиясе районның Мактау китабына да кертелгән.
Шәйхелислам абзый бик мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше була. Тирә-як авылларда кое казу буенча зур белгеч булып санала. Бу катлаулы эш белән теләсә кем шөгыльләнә алмый. “Беренче коесын казыганнан соң, хуҗаларның шатлыгын күреп, әтием бу эшкә бөтен гомерен багышлаячагын аңлаган, - дип искә ала Мәсгут Шәйхелислам улы. - Кое казу өчен урын эзләгәндә, ул үзенең махсус алымнарын куллана һәм беркайчан да ялгышмый иде”.
Шәйхелисламның булачак тормыш иптәше Бибинурга сугыш башланганда 15 яшь тә тулмаган була әле. Ул, көнен төнгә ялгап, сарык фермасында эшли башлый. 1943 елда иптәшләре белән Куйбышевтагы ФЗОга эләгә. Аннан Безымянкадагы оборона корылмалары төзелешендә эшли.
1944 елда Бибинур белән Шәйхелислам өйләнешәләр һәм гомерләрен колхоз эше белән бәйлиләр. Бибинур нинди генә эшкә алынса да, тырышып, җиренә җиткереп башкара. 43 ел хезмәт стажы булган Бөек Ватан сугышы ветераны Бибинур Кәримова намуслы, риясыз хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, “Бөек Җиңүнең 50 һәм 60 еллыгына” юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Фронт балалары” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы булган.
«Эш кешесе булуына карамастан, әниебез миңа һәм апаларым Җария, Сания, Фәния, Нуриягә яхшы тәрбия бирде. Кешеләргә мич салу өчен кирпеч сугарга да өлгерә иде.
Аңа без дә ярдәм итә идек. Кызыл балчыкны йортыбыздан ерак булмаган тау куышыннан казып ала идек. Апалар су белән бутап, изеп торалар, ә әни такта формаларга салып, пресс астына куя. Берничә көннән кирпечләрне алып, кояш астына киптерергә чыгара. Шундый гади генә ясалган булсалар да, әнкәйнең кирпечләре нык иде, аларны читтән килеп сатып алучылар да булды.
Киптерергә куйган кирпечләр яңгыр астында калып, изрәгән очраклар да булгалады. Андый чакларда әнинең елавын күрү бик авыр була иде.
Әнкәй дә, әти дә бакыйлыкта инде. Әмма алар биш балалары һәм тугыз оныклары өчен намуслылык, хезмәт сөючәнлек үрнәге булып кала”, – дип искә ала Мәсгут әфәнде. Авыр еллар булуына карамастан, Кәримовлар ятим калган туганнары Әнисә Шиһапованы зур гаиләләренә кабул итеп, аңа да ата-ана җылысы бирәләр.
Тыл хезмәтчәннәренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Без алар турында истәлекләрне сакларга һәм киләсе буыннарга да тапшырып барырга тиешбез.
Алия АРСЛАНОВА әзерләде |
Иң күп укылган
|