|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2020 Хәвеф-хәтәр
Өч авырлы хатын белән ашыгыч ярдәм машинасы ауганСалават районының Ахун авылы янында Кропачево - Мәсәгуть трассасында өч йөкле хатын белән ашыгыч ярдәм машинасы ауган. Машина Малаяз район үзәк дәваханәсенең акушер-гинекологы озатуында Мәсәгутьтәге үзәк дәваханәгә тикшеренү үтәргә өч йөкле хатынны алып барган. Авария урынына икенче ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылган. Тик аның килүенә табиб һәм пациентлар узып баручы машинада дәваханәгә киткәннәр.
Бәхеткә, аларның берсе дә җәрәхәтләнмәгән. Йөкле хатыннар Мәсәгуть район дәваханәсендә тулысынча тикшеренү үтәчәк. Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, дип яза Кызыл таң.
Фото: "Салават җирендә"
--- |
Иң күп укылган
|