|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2020 Җәмгыять
Резеда Сәләхова: "Бик ашыгыч! Кан кирәк!"К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының актрисасы Резеда Сәләхованың якын танышына ашыгыч ярдәм кирәк. Бу хакта актриса инстаграмда язып чыкты. Ул тамашачылары һәм язылучыларыннан 33 яшьлек Баһауов Рифат Ренат улына кан тапшыруларын сорый. "Нинди төркем булса да ярый, иң мөһиме - сәламәт булсын!" - ди Резеда Сәләхова. Канны Казанда РКБның кан тапшыру үзәгендә эш көннәрендә 8.00дән 12.00 сәг кадәр тапшырырга мөмкин. Иртән ашамаска кирәк.
Үзегез белән паспорт алып, канның Рифат Баһауов өчен икәнлеген әйтергә онытмагыз.
"Ышанам, барысы да яхшы булыр, Алла боерса! Зинһар, Рифат Ренат улының савыгуын сорап, догалар кылсагызчы!" дип яза ул.
--- |
Иң күп укылган
|