поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2020 Шоу-бизнес

Рафинә Ганиуллина: “Биш яшьлек Сөләйман энесенең каян килгәне турында сораулар яудыра”

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рафинә Ганиуллина “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты. Тапшыруның Гашыйклар көне темасына багышланган чыгарылышында җырчы әлеге бәйрәм турында үзенең фикерен җиткерде.

Тапшыруның алып баручы Алмаз Гафиятовның "Сез мәктәптә укыганда Гашыйклар көне ничек үтә иде? Андый бәйрәмне билгеләп үтәләр идеме?" дигән соравына Рафинә Ганиуллина: 
 
Мәктәптә бу бәйрәмгә зур игътибар юк иде. Без инде яшерен рәвештә генә бер-беребезгә “валентинкалар” бирешкәнне хәтерлим. Ул вакытта матур открыткаларның яңа чыга башлаган вакыты иде, кайберләренең кулдан да ясап бүләк иткәннәре дә истә. Арча педагогия көллиятендә укыганда, Гашыйклар көнендә махсус тартма элеп куялар иде. Кызларга үзләренең хисләрен белгертәсе килгән егетләр, “йөрәкчек”ләрне шул тартмага салалар иде", - дип җавап бирде.
 
Гашыйклар көне бәйрәменә ничек каравы, татарчалаштырып "Изге Вәли көне" дип аталган концертларда да катнашуына кагылышлы бирелгән сорауга исә Рафинә Ганиуллина уңай фикерен белдерде. 
 
Катнашабыз, әйе. Мин үзем моңа уңай карыйм. Мәхәббәт ул серле, яшерен хис, аны бу дөньяда һәр кеше дә тоя. Шуңа күрә бер-береңә хисләреңне аңлату өчен шундый бер көн билгеләнгән икән, миңа калса моның бернинди зыяны юк. Бу бәйрәмне гади генә кабул итәм, бер-береңә игътибар күрсәтү өчен сәбәп кенә буларак карыйм” - дип җиткерде җырчы. 
 
Балаларга мәхәббәт турында ничек сөйләргә кирәк, әти-әниләр аңлатырга тиешме, мәктәптәме дигән сорауларга катнашучылардан төрле җаваплар ишетелде. Рафинә Ганиуллина милли гадәтләргә таянып, әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп аңлатырга,  бу четерекле сорауга җавапларны бала өйдә әти-әнисеннән алырга тиешлеген әйтте.
 
"Олы улыбыз Сөләйманга 5 яшь. Ул минем йөкле булып йөргән чакларны хәтерли һәм энесе турында сораулар бирә: “Әни, Айтуган каян чыкты? Ул бит синең эчеңдә иде. Ул анда каян килгән”, - дип сорый. Мәхәббәт темасы ул әти-әнидән башлана. “Алай бул, болай бул”, дигәнне генә бала тыңламый яисә аңламаска мөмкин. Саф, чиста мәхәббәт үрнәген бала әти-әнисендә күрергә тиеш. Милләтебез, татарлыгыбыз турында сөйләшкәндә, бу бәйрәмне гади генә Гашыйклар көне дип атарга кирәктер. Безнең милләткән яраклаштырып Изге Вәли көне дип атау ул дөрес түгел һәм кирәкми дә”, - дип сөйләде Рафинә Ганиуллина
 
 
 

---
RAFINA/D
№ --- | 15.02.2020
RAFINA/D печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»