поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.02.2020 Язмыш

“Улым үзе сулый да алмый иде”

Мамадышта яшәүче Лилия Кәримова әнә шулай ди. Беренче баласы авыру булып тугач, сабырлыкка да, еламаска да өйрәнә ул. Аның каравы кичергән хәсрәтләре дөньяга күзен ача.

– Кияүгә чыкканда, бик бәхетле булырмын дип уйлаган идем. Булачак иремне дә яратмадым түгел, яраттым. Матур гына гаилә кордык. Тик вакытыннан алда туган баламның авыру булуы, тормышымны үзгәртте, – дип сөйли Лилия. – Улым 26 атнада, 900 грамм, 35 сантимер булып дөньяга килде. Үзе сулый да алмый иде әле. Табиблар аны Чаллыга җибәрде. Бер ай буе реанимациядә ятты. Табибә булгач, куркыныч барлыгын үзем дә сизендем.
 
Күпме генә өметләнсәләр дә,  алга китеш булмый. Көннәрдән беркөнне телефон шалтырый. «Рөхсәт бирсәгез, баланы кислородтан өзәбез», – ди табиблар. Өзгәч, бала йә сулап җибәрә, йә юк. Лилия, тәвәкәлләп, ризалыгын бирә. Үзе исә, трубканы куйгач, чак егылып китми. Шушы минут эчендә улының язмышы хәл ителәчәк. Биш минуттан тагын шалтырату. Куркып кына телефонга үрелә. «Улыгыз үзе сулый», – дигән хәбәрдән соң бар дөньясы яктыргандай була.
 
Ай саен хастаханәдә яталар. Шулай итеп, ике ел узып китә. Дәвалаулар бушка китми, Ильяс сөйләшә башлый. Аның әни, әти диюләренә бик шатланалар. Тик сөенеч озакка бармый, яңадан хастаханә юлларын таптый башлыйлар. Казанга юл тоталар. Башкала табиблары, туганда, башына зыян килгән, диләр. Хәтта, сөйләшә алмаска да мөмкин, дип кайтарып җибәрәләр. Ә үҗәт ана туктамый. Ул баласын кая алып бара ала, шунда йөртә. Шул арада башына тагын бер авырлык килә: ире белән аралары салкыная. Монысы арттан пычак белән кадаган кебек була.
 
– Нидер буласын алдан ук сизенгән идем. Хәтта каенанам да әниемә: «Кызыгызның чирле икәнен ник әйтмәдегез. Авыру бала тапты бит», – дигән. Бу сүзләрне ишетү җиңел булмады. Җитмәсә, иремнең хыянәтен дә белеп алдым. Бала янында кычкырыш башланды. Аерылышкач, бар көчемне балама бирергә тырыштым, – ди Лилия.
 
Бер хастаханәдән икенчесенә йөргәндә хатынның күзе ачылгандай була. Тагын авыррак сынауларга дучар булган кешеләр бар икән бит! Кайберәүләрдә ДЦП диагнозы гына түгел, колаклары ишетми, күзләре күрми икән. Шул  чакта  Лилия үз баласына карап, сөенеп куя. Ильяска бүген 13 яшь. Йөгереп йөрмәсә дә, әкренләп атларга өйрәнгән. Әнисе киләчәктә йөреп китәсенә дә ышана. Бүген малай бәхетле гаиләдә үсә. Аны яратып кына торалар. Лилиянең яңа ире дә, аннан туган кызы Ясминә дә Ильяс өчен барысын да эшләргә тырыша.
 
– Өч ел ялгыз яшәгәннән соң, бер ир-ат белән очраша башладым. Ул миннән яшь тә иде әле. Бер авызың пешкәч, өреп кабасың, диләр бит әле. Бераз очрашуга, егетемә балам барын, аның  авыру икәнен әйттем. Әгәр аны кабул итәсең икән, вакытны сузып йөрмик. Минем гаиләле буласым, тагын балалар алып кайтасым килә, дидем. Шөкер, мин бүгенге тормышыма сөенеп туя алмыйм. Аллаһы Тәгаләгә көн дә рәхмәт укыйм. Тормышымда авыр көннәр күп булды. Мин ул чакта бары тик Ходайга ышандым, аннан гына сорадым. Кирәкле әйберемне биреп тора, – ди ул. – Гаиләдә авыру бала туа икән, ир белән хатын тагын да якынаерга тиеш. Авырлыкны бергә күтәргәндә генә җиңеләя ул. Безнең кебек гаиләләргә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт! Туганнарым, дусларым ярдәме белән Ильясны күп кенә тернәкләндерү үзәкләренә йөрттем. Озакламый тагын барасы. Тик әлегә акчабыз җитеп бетми.
 
 Ильяска ярдәм итәргә теләүчеләр исәп-хисап реквизиты:
 
Әнисе Лилия Марсель кызы Кәримова исемендәге Саклык банкы картасы номеры:
 
5469 6200 2355 1094. Карта 89393645300 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»