|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.02.2020 Матбугат
"ШАЯН ТВ"да блогерлар йөзгә-йөз очраштыБлогерлар үз язылучылары, билгеле шәхесләр белән очрашырга, төрле чараларда катнашырга мөмкин. Ә менә блогерларның блогерлар белән очрашуы сирәк күренеш. Тик "ШАЯН ТВ" каналы өчен түгел, чөнки “ШАЯН ТВ”да даими рәвештә мондый очрашулар уза. Мондый очрашуларда яшь блогерлар үзара тәҗрибә уртаклаша, үзләренә генә хас серләре белән бүлешә, бер-берсенә киңәшләр бирә. 14 февраль көнне узган очрашу да бик үзенчәлекле булды. Беренчедән, Биектау, Арча районнарыннан да яшь блогерлар килде. Икенчедән, чарада танылган татар блогеры, "Кызык-мызык" проекты авторы Илназ Габидуллин да катнашты. Ул яшьләрнең сорауларына җавап биреп, социаль челтәрләрдә дусларны арттыру серләре белән уртаклашты, постларны кую вакыты һәм кайсы темага язылган постларның аеруча яратып укылганын әйтте.
“Хәзерге көндә бик күп социаль челтәрләр белән беррәттән, “Тик-Ток” та зур уңыш казанып килә. Ул балалар һәм яшьләр арасында аеруча популяр. Без дә заман белән бергә атлыйбыз. Тамашачыларыбызны да безнең социаль челтәрләргә, ШАЯН ТВ ютуб каналыбызга, "Тик-Ток"ка язылырга чакырабыз”, - шаянлылар.
Бүгенге очрашуның нәтиҗәсе булып, балалар һәм Илназ Габидуллин тарафыннан тормышка ашырылачак уртак проектка башлангыч бирелүен әйтергән кирәк. “ШАЯН ТВ” хәбәрчеләре инанганча, мондый очрашулар яңа идеяләр тууга, киләчәккә зур планнар корырга һәм яраткан тамашачылары, “ШАЯН ТВ”ны карап баручы һәркем өчен тырышып эшләргә этәрә!
--- |
Иң күп укылган
|