поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2020 Могҗиза

Коръән могҗизасы (БУЛГАН ХӘЛ)

Безнең авылда бу хәлне әле дә исләренә төшереп, вәгазь сөйләгәндә гыйбрәт итеп искә алалар.

Зәйтүнә әби гомере буе “Коръән әби” дигән исемне йөрт­­кән. Авылда бер генә мәҗ­лес тә, бәйрәм дә аннан башка узмаган. Еллар узган, әби картайган, авырып урынга калган. Шәһәрдәге кызы Гөлбирә тормышын ташлап, әнисен карарга кайткан, рәхмәт төшсен аңа.
 
Беркөнне Гөлбирә апа таңда әнине чакырып керткән: “Әни китте, сузып салырга ярдәм итче”, – дигән. Әни белгәнен укып, тиешле ярдәмне күр­сәткән. Гөлбирә апа аңа: “Фәр­хия апай, могҗиза булды бит әле. Әни үләр алдыннан урыныннан торды”, – дип сөйләгән. Әни башта ышанмаган. Шулай булмый ни, әби биш ай буе селкенә дә алмый яткан бит.
 
Менә нәрсә сөйләгән аңа Гөл­бирә апа. “Төн уртасы иде, әни тыныч кына ята, мин дә черем итеп алырга уйладым. Шулвакыт китап киштәсеннән әнинең Коръән китабы идәнгә шапылдап килеп төште. Алып куймакчы булып урынымнан торган идем, кемдер: “Үзе алсын!” – дип мине кире утырткан кебек булды. Кемдер басты инде иңемә, саташып әйтүем түгел. “Биш ай буе селкенә дә алмый яткан әни ни­чек алсын инде ул китапны?” – дип уйлап та бетермәдем, әни берни булмагандай торып басты да үз аягы белән барып китапны алды. Китапны күкрәгенә кы­сып: “Кичер мине, Аллам!” – дип елый-елый такмаклап, урынына менеп ятты. Мин берни дә эшләрлек хәлдә түгел идем, саташам дип уйладым. Әни таңга кадәр Коръәнен кочаклап, сөйләнеп ятты, аңлаешлы түгел иде инде бер сүзе дә. Таң алдыннан тыныч кына китеп барды, мескенем. Әле ярый “Йәсин” чыгып өлгердем. Әйтсәм әйтим инде, Фәрхия апай, гыйбрәт булсын, безнең әни гомере буе Аллага ышанмады, “Тормышымны алып барасы, балаларымны үстерәсе бар дип кенә өйрәндем”, – дип әйтә иде. Әле бәхете бар икән, гөнаһлы булып китмәде, тәүбәгә өлгерде, кабул булгандыр дип өметләнәм. Аллаһы Тәгалә аңа тәүбә итәр өчен ярты төн вакыт бирде бит!”
 
Шушы хәлдән соң безнең җиде кешелек гаилә берьюлы намазга басты. Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидерүдән бик сакландык. Кушканнарын үтәдек, гө­наһтан тыелдык, сакландык, кылсак тәүбә иттек. Үзеңнең гөнаһ эшләвеңне аңлау ярты тәүбәгә санала икән. Начар түгел бит! Югыйсә, дөя үзенең бөкресен үлгәнче күрә алмаган кебек, үз гөнаһын күрмәүче, күрергә теләмәүчеләр дә бар бит.
Адәм баласын үзгәртергә те­ләсә, Аллаһы Тәгалә аңа гыйбрәт җибәрә икән. Шуны аңла­ган кеше – кеше була инде, хайван дәрәҗәсенә төшеп, гафиллектә гомер үткәрми. Мин үземне бер дә гөнаһсыз кеше димим, гаеп итмәгез, гыйбрәтле хәл белән уртаклашуым гына итеп кабул итегез.
 
Зөлхәбирә ШАКИРОВА.
Яңа Чишмә.

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»