поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.02.2020 Мәдәният

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә узды (ФОТО)

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә узды.

Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева Муса Җәлилнең “Беренче дәрес”, дигән китабы чыккан. Аны тормышка ашырган каләм ияләре белән очрашу уздырсак, яшьләргә файдалы булыр, дигән фикерен җиткергән иде. Һәм менә Алсу Рөстәмовнаның тәкъдиме белән кунакка басманы нәшир итүче иҗат әһелләре килде. Чараны Казан кооператив институты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачты. Чыгышын балачактагы хәтирәләре белән уртаклашудан башлады. 1957,1963 нче елларда укылган Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабын Татар мәдәнияты үзәгенә бүләк итте. Очрашуның әһәмиятенә тукталды.

 
Шагыйрь, тәрҗемәче Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә юнәлешендәге эшчәнлеге хакында сөйләде. Бүгенге көндә ул бәетләр тәрҗемә итү өстендә эшләвен җиткерде.
 
 
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Беренче дәрес” китабы ике телдә нәшир ителгән. Китапны төзүче,Татарстан китап нәшриятының балалар һм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева китапны кулына алып, аның чыгу тарихы белән таныштырды.
 
Шагыйрь, тәрҗемәче, мөхәррир, журналист, филология фәннәре кандидаты. Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге Республика премияләр лауреаты,Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы, «Тынычлык күгәрчене» медаленә дә лаек булган, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех Муса Җәлилгә багышланган кичәнең мөһимлеген искәртте. Чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгенә Татарстан китап нәшриятендә чыккан китаплар бүләк итте.
 
 
Соңыннан Муса Җәлилнең үлемсез шигырен Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы Әнвәр Хәертдинов сөйләде. Муса Җәлилнең “Бакчачы” шигырен Казан шәһәре Совет районы 261нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, 6 яшьлек Булат Хәбибрахманов яңгыратты. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль
 
Җәләлетдинов Муса Жәлил шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Баянда профессор Владимир Гоптарёв уйнады.
 
Чара герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган иде. Кичә берлектә фотосүрәткә төшү белән төгәлләнде.
 
Татарстан китап нәшрияты китаплар күргәзмәсе дә оештырган иде.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Флюра АБДУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 14.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»