поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.02.2020 Могҗиза

Видеоблогер Фәгыйлә Шакирова: Теге дөньядан кайткан әби турында видео үзеннән-үзе юкка чыкты

Yotube.com сайтында татар блогерлары күп түгел. Фәгыйлә Шакированың 3-4 ай эчендә 7 меңгә якын язылучыларын булдыру медиа өлкәсендә эшләүчеләрне аптырашта калдырды. Татар контенты белән шулай тиз уңышка ирешеп була микәнни? Теге дөньядан кайткан әби белән интервьюны 200 меңгә якын кеше караган, 200гә якын коммантарий язганнар. Бу саннар турында Фәгыйләнең үзе белән сөйләштек.

- 2019 елның сентябрендә ютубта теркәлү уздым. Үзем түгел, кызым эшләп бирде, чөнки ул аның белән күптән таныш. Моннан 3-4 ел элек аңа 11-12 яшь иде. Карап торам, балалар арасында видеоблогерлар модага китте. Мәсәлән, кибеттән берәр уенчык алалар да, шуны матур итеп сөйләп видеога төшерәләр. Читтән генә күзәтеп, мин дә Мәдинәгә темалар ыргыта башладым. Ә ул мине тыңламый. Видеосына берәрсе дизлайк (ошамады) куйса, тота да бөтен сюжетын, йә каналын бетереп ата. “Кызым, ник бетерәсең, шундый матур сюжетың”, - дим, ә ул “Юк, миңа дизлайк куйдылар”, - ди.
 
Быел Төркиягә бардык. Шунда кызыклы кешеләрне очратам, сөйләшәбез. Шушы сөйләшкән сүзләрне кешегә күрсәтсәң, кызык мәгълүмат бит. Телефонга төшерә башладым. Кырым татарлары белән дуслаштым, Украинадан, Мәскәүдән туристлар бар иде, төрекләр белән аралаштым. Барысы да Казанны мактый. “О! Син Казаннан, Татарстаннан!” диләр. Видеоны монтажлый белмим. Кызым Мәдинәдән өйрәтүен сорадым. Минем вакытым юк, ди. Шоколад белән дә кызыктырып булмый. “Мә, минәйтәм, 1000 сум, өйрәт мине” дим (көлә). Шулай видеоларны монтажларга һәм ютубка куярга өйрәндем. Кызым турында начар уйламасыннар тагын, шаярып кына эшләгән эш булды бу. Берзаман лайк куя башладылар, комментарий язалар. Уйлап-уйлап тордым, да бәлки чыннан да шушы эш белән шөгыльләнергәдер дим. Бөтен кеше “ах итәрлек” сюжетлар кирәклеген аңладым. Моңарчы банкта реклама һәм пиар бүлегендә эшләгән идем. Халыкның психологиясен әйбәт беләм. Кызыклы сюжетлар төшереп, татар халкын бер урынга җыясы иде дигән теләк уянды.
 
- “Ах итәрлек” сюжетлар эшләүне нидән башладың?
 
- Теге дөньядан кайткан әбине төшердем. Әйтерләр инде, нинди юләрлек дип. Юк, аның турында хәтта указлы хәзрәтләр дә китап язган. Мин журналист буларак нәрсә эшләгәнемне беләм. Мин татар журналистикасын бетердем, дипломымда телевидениеда интервью алу үзенчәлекләре дип язылган. Рәзин Нуруллин минем укытучым.
 
- Ник алайса әби интервьюда йөзен күрсәтмәде?
 
- Чын мөселманнар йөзләрен күрсәтми, ул видеога төшәм дип белмәде дә. Ул Казанда яши. Аның белән хәзрәтләр дә киңәшә. Телефонын да хәзрәтләрдән алдым. “Ах, синең блогер икәнеңне белсәк, номерын бирмәгән булыр идек”, диделәр соңыннан. Үзләре дә курыктылар.
 
- Әби янына видео төшерергә дип махсус бардыңмы?
 
- Әби бик кабул итәсе килмәде. Сездән интервью алырга мөмкинме дип сорадым. Кызым, мин белмим ди. Иртәгә шалтырат, рөхсәт бирәләрме-юкмы ди (Фәгыйлә өскә күрсәтә). Бисмилламны әйтеп икенче көнне шалтыраттым. “Кил” диде. Әби гади генә түгел, кешегә рентгенттан караган кебек карый. Калтырап төштем. Сәдака да алмый. “Мин сәдака иясе түгел” ди. Шул видеоязмадан соң аңа “акча эшлисең икән” дигән гаепләр дә булган. Алай түгел. Акча алмый ул.
 
Мин видеоны ике кисәктә яздырган идем. Бер кисәген биргәч, икенчесе тиктомалдан телефоннан юкка чыкты. Ә мин аны бетермәдем! Шуннан соң уйла менә, дөньяда могҗиза бармы, юкмы! Әрвахлар турында сүз чыккач, мин дә авылга кайткач үлгән кешеләр төшкә керүен сөйләдем. “Сезнең авыл зиратында мөселманнар гына түгел, башка халык та күмелгән бит”, - диде әби. Чыннан да шулай. Каян белгән ул аны? Әби турындагы видеога 200дән артык комментарий яздылар. Элек ни язганнарын көтеп утыра идем, хәзер укып та караганым юк.
 
 
- Бу видеоны үзең кая да булса тараттыңмы?
 
- Юк. Элдем дә оныттым. Укучылар җибәрә башлаган.
 
- Мин аны ватсап аша таралгандыр дип уйлыйм.
 
- Юк. Ватсап аша булса, шулхәтле күп комментарий җыймас иде. Комментарийны ютубта теркәлү узган кулланучылар гына калдыра ала бит. Анда күпме лайклар, дизлайклар! Мин үз популярлыгымнан куркып киттем. Ләкин подисчикларымны бу язма гына җыйды дип әйтә алмыйм. Шул арада миңа бу эш кызык була башлады. Күзәтәм: халык социаль челтәрләрдә үзен матур итеп күрсәтә. Ә халыкны гади әйберләр кызыксындыра. Мәсәлән, дин темасы. Шундыйлардан “Бибиниса апа нәсыйхәтләре” бик күп просмотрлар җыйды, ул әби беркемнән дә курыйкмыйча сөйли. Ул бик популярлашып китте. Аңа машиналар җибәреп кенә мәҗлесләргә чакыралар, кайтарып куялар.
 
- Син бит экранда очраклы кеше түгел. Шактый еллар иртәнге “Чулпан” тапшыруын алып бардың. Димәк, блогерлыкка юлың телевидение аша?
 
- 1995 елда Журфакны тәмамладым. Телевидениедә Рәйсә Гәрәевалар белән эшләдек. Элек бит телевизорда ун-унбиш йолдыз иде. Бернинди конкуренция юк. Кая барсак та, бәлешләр пешереп каршы алдыдлар (көлә). Шуннан декрет ялына киттем. Аңарчы 1993 елда “Сезнең хатлар” бүлегендә эшләдем. Әбиләр чират тора иде. Нинди генә тарихлар юк иде аларда. Ул әбиләрнең күбесе исән түгелдер инде. Аларда күпме гореф-гадәтләребез саклана иде. Безгә тамырларыбызга йөз белән борылырга кирәк. Мин европалашу дигән нәрсәне гомумән кабул итмим. Ул татар халкына хас әйбер түгел. Алай тыңлаучы да җыя алмыйбыз. Без руслар да була алмыйбыз, без европалаша да алмыйбыз. Үз гореф-гадәтләребезне сакласак кына, телевидениебез дә булачак, блогерлар да.
 
- Синең ютубтагы уңышыңны да күпләр халыкчан булуың белән аңлата. Син килешәсеңме моның белән?
 
- Подписчикларым меңнән арткач, беренче тапкыр йөземне күрсәттем. Бервакыт Түбән Камадан бер апа яза. “Кызым, мин сине бик яратып тыңлыйм. Минем улым онкология чиреннән үлде. УЗИдан бөтен нәрсә әйбәт диделәр. Нишләп аны УЗИдан үз вакытында яхшылап карамаганнар”, ди. Әйдәгез сезнең хатыгызны укыйм дидем. Урыным да юк басып төшәргә. Залга чыгып, камерага карап, аның хатын укыдым. Видео 15 мең карау җыйды. Әле ул чакта үз-үземә ышаныч та ул кадәр юк, күптән камерага эшләмим бит. Аннан соң берсе бәетләр җибәрде, икенчесе башка әйбер. Менә шулай халык үзе тәкъдим итә, юнәлеш бирә. Кадрга бик чыгасы килми, аның өчен матур урын кирәк. Аннан соң снюслар турында видео эшләдем. Карыйм, матбугат күтәрми бу проблеманы. Бервакыт укытучы ханым шалтырата. Үзе елый, менә безнең балаларда шундый хәл ди.
 
- Видеоларыңны бары тик телефонга төшерәсең дип беләм?
 
- Телефонга гына. Камерага яки берничә камерага утлар куеп төшерсәм, бәлки, яхшырак булыр иде. Әлегә халыкның ихтыяҗын өйрәнәм. Сургуттан башкорт хатыны шалтыратты. Ирем үлгәннән соң 40 көн буе кайтып йөрде, ди. Курыктым чыгарырга, акылдан язган дип әйтерләр дидем. Шуннан соң Салмач бистәсендәге Фәрит хәзрәткә шалтыраттым. Бар андый хәлләр, безгә бик күп кеше килә, җеннәр килә, китә дип тә сөйлиләр ди. Менә шундый күз ышанмаслык әйберләр бар. Үзләре яза ич. Теләсәм, атна саен шундый хәлләрне бирә алам, ләкин бит максатым ул түгел. Татар халкы өчен тарих, милләт турында тапшырулар эшлисем килә. Бер укучым язган теманы бирдем, мин аның буенча Фәүзия Бәйрәмовадан, Рабит Батуллада да киңәш сорадым. Сөембикә-ханбикә исемен мәңгеләштерү буенча бернәрсә эшләнми. Йөрәгемне бик әрнетә ул. Аны, әлбәттә, телефонга гына төшерә алмыйсың. Аны зурлап телевидение эшләргә тиеш.
 
- Әмма кырыгына кадәр теге дөньядан кайтып йөрүче ир турында видео каралырга мөмкин, әмма тарихи видеоларны халык кабул итмәскә мөмкин бит. Нишләргә?
 
- Шуңа күрә мин аралаштырып барам. Берәр “взрывной” әйбер җибәрәм дә, аннары бераз кешеләр күрсен дип милләт турындагысын, уйландыра торганын да куям. Менә тагын бер кызык хәл. Яңа елда авылга кайттым. Ике авыл янәшә. Биш мәчет. Азан ишетелә. Берзаман муллаларга кушылып этләр дә азан әйтә башлады. Халык дингә мондый видео аша да килергә мөмкин бит. Сүз уңаеннан, теге дөньядан кайткан әби андагы хәлләр турында менә ниләр сөйләде: “Балалар бакчасында эшләп әйберләр урлап чыккан хатыннарның авызларыннан селәгәйләре агып йөри, бөкрәеп йөриләр анда”, ди. Беләсеңме шуннан соң миңа ни дип шалтыраттылар? “Фәгыйлә, нишлим икән, повар булып эшлим, сумка-сумка тутырып кайта идем, хәзер кулым бармый бит урларга”, - ди. Менә уйлап кара, мин бу очракта нинди хезмәт алып барам? Шундый темалар аша халыкны әхлакка, тәрбиягә этәреп була икән. Халык бит хәзер Алладан да, мулладан да курыкмый.
 
- Бүген “блогер” дигән кеше бер эшсез дигән кебегрәк яңгырый. Эте дә, бете дә блогер. Хәтта бер телевизион рекламада да бер апа киявем блогер булмасын тагын дип курка.
 
- Хәзер мин бернәрсәдән дә курыкмыйм. Аллаһы Тәгаләдән генә куркам. Элек үз вакытында без “йолдыз” да булып алдык. Аннары “Ак барс банк”ка килеп гадәти эш урынында да утырдым. Банкта эшләгәндә халык онытты мине. Ә инде “блогер”ның да төрлесе бар. Әйтик, “Инстаграм”да үзеңне блогер дип игълан итү, подписчиклар җыю берни түгел. Анда халык кырмыска оясы сыман, бөтен яшьләр шунда. Ә “Ютуб” бөтенләй икенче төрле баскыч.
 
- Телевидениегә кайтырга теләгең юкмы?
 
- Минем берәр тапшыруда рәхәтләнеп утырасым килә. Телевидениедагы кызларга карыйм да, сокланудан “Эх, минем дә шулай утырасым килә ” дим инде. Һәрбер эшнең үз миссиясе. Монысы халыкны күбрәк җәлеп итә.
 
 
- Бәлки блогерлык аркылы килеп булыр?
 
- Мин каршы түгел.
 
- Ютубта бүген 7 меңгә якын караучың бар. Ничек уйлыйсың, бу санны күпмегә арттырып булыр?
 
- Миңа калса, 15 меңнән ары уза алмас. Татар телле тыңлаучылар аз. Уйлашырга кирәк, юнәлешләр эзләп табарга.
 
- Иң кулае атнага ничә видео чыгарырга кирәк икән?
 
- Мин дә уйлыйм аны. Еш чыга башласа, кешенең гайрәте кайта. Атнага бер дүрт язма кирәктер, дип күңелем сизә. Ешлатсаң, кеше карамый.
 
- Реклама бирүчеләр юкмы әле?
 
- Мин үземне 100% иҗат кешесе итеп хис итәм. Миңа ошамаган эшне миңа мәҗбүр итеп эшләтеп булмый. Бервакыт бер кибеттән шалтыраталар: “Безгә килеп сюжет эшләгез әле”, - диләр. Хакы 20-30 мең сум. Мин андый әйберләр эшләмим дидем. Беренчедән, подписчикларым чыгып качачак. Икенчедән, мораль канәгатьләнү хисе бирми. Алдым ди мин ул 30 меңне, мин аның белән нишлим? Мине акча белән сатып алып булмый.
 
- Ул акчаны алсаң, үзеңә дә, кибеткә дә, караучыларыңа да файдалы видео эшләп булыр иде. Ни зыяны бар?
 
- Бераз үсәргә кирәк. Үзем дә әле яңа гына керештем бу эшкә. Мин кызыклы булганны гына төшерәм. Әйтик, димчелек белән шөгыльләнүче хатынны күрсәттем, акча сорамадым. Әле үземнең дә димчелек белән шөгыльләнгәнем булды. Ярты ел эчендә дүрт пар кавыштырдым. Ышанасыңмы? Ялгыз кешене күрәм, ният итеп эшкә тотынасың, очраклы рәвештә аның пары да килеп чыга. Ләкин парлашкан кешеләр алар синең изгелегеңне оныта. Мин акча сорамадым. Мин кияү табып биргән кыз мине “кара список”ка кертеп куйды. Чөнки шундый психология бар: үзен кемдер таныштыруны кеше кабул итә алмый. Икенчесе – эшмәкәр егет, миллионер дисәң дә була. Аңа мин прокуратурада эшли торган кызны таптым. Сиңа менә бу кыз бик туры килә дип таныштырдым. Берзаман ишетәм, болар өйләнешкән. Миңа шалтыратып рәхмәт әйтүче юк. Өченчеләре Арча районында яши. Шәһәр кызы, ялгызлыктан психологик төшенкелеккә бирелгән иде. Ире белән аерылышкан. Хәзер моны кияүгә бирмәсәм, акылдан шаша бу дип эшкә тотындым. Аның каршында ук “Матбугат.ру” сайтындагы танышулар бүлеген ачтым да, егетләргә шалтырата башладым. Теге утыра миңа карап, нишлисең ди. Мин әйтәм, мин сине кияүгә бирәм хәзер. Икенче көнне бер егет минем өйгә машинасы белән килде. Таныштылар. Берзаман озак аралашмый торгач, “кая югалдың?” дип шалтыраткан идем, “Фәгыйлә, мин бит Арча районында яшәп ятам”, ди. Ә ник никахка чакырмадыгыз, мин бит сезне кавыштырдым, дигән идем, “Гафу ит инде, без бит инде үзара гына”, - диде. Рәхмәтле эш түгел ул кавыштыру, таныштыру. Бәхетле генә булсыннар.

- Соңгы чыккан видеоларның берсе – Фәнис Яруллинның хатыны белән әңгәмә. Ул журналистларны бик якын китерми дип ишеткән идем.
 
- Ә минем белән күреште. Нурсөя апа белән икәү тәмләп бәрәңгеләр кыздырып ашап, чәй табыны артында сөйләштек. Ул үзенең инвалид ирен ничә еллар күтәреп йөргәннәрен сөйли. Тыңлап утырганда гына да еларлык. Ярты ел күз табибына консультациягә чират тордым, хәзер күзгә операциягә 3 ел чират торачакмын ди. Татар халкының бөек шәхесен караган Нурсөя апа бу! Аның шундый проблемасы бар дип кем телевизордан күрсәткән?
 
- Әңгәмәдәш белән бәрәңге кыздырып ашау да халыкчанлыкның бер күрсәткече инде...
 
- Халыкчанлык дигәннән, кая гына чакырмыйлар. Шәледә көтәләр. Сарманда күп бала алып үстергән гаилә көтә. Авылларга чакыралар. Җәй көне генә кайта алам дидем, минем бит машинам юк. Хәзер мине артистлар да чакыра башлады. Фәгыйлә, минем белән дә интервью эшлә әле, диләр. Мин әйтәм, туктале, тегендә дә артист, монда да артист – гел кабатлау. Берәр кызык тема булса гына алынам. Мине бер көнне “ТНВ”да “Таяну ноктасы”нда бер блогер тәнкыйть итте. Ул минем күңелемә түгел, җиде мең подписчигыма тиде. Аның сүзләренчә, мине җитди кешеләр карамый. Ул шул сүзне әйткән кеше, үзе җитди түгелдер. Миндә дин, әхлак, милли темалар. Татарны татар итеп саклап калу өчен эшләүчеләр җүләрләрдер инде алайса?
 

Әңгәмәдәш - Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ --- | 13.02.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»