поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2020 Ана теле

Сөйләм төре, күләме үзгәргән саен бәйләү чаралары да төрләнә

Сөйләмнең төп берәмлекләреннән хәбәрләмәләрнең төрле рәвештә (формада) була алу мөмкинлеге сөйләмне бертонлылыктан коткара, дип, хәбәрләмә синонимиясе турында аерым уйлану-сөйләшүне башлап җибәргән идек.

Таныдык: хәбәрләмәнең тел чаралары белән, шул ук вакытта телдән башка чаралар белән дә (өн-сулыш, тавыш-интонация, ым-ишарә, хәрәкәт) белдерелүе бик әһәмиятле. Әйтик, берәр тәкъдим әйтеп ризалыгыңны сорыйлар-үтенәләр ди. Сиңа ризалык хәбәрләмәсен белдерергә кирәк ди. Ул: Эһе, Әйе кебек бер генә сүздән дә, баш кагу кебек паралингвистик чара белән дә, Әйе, ризамын; Риза булмый тагы; Миннән сезгә ризалык кебек җөмләләр белән дә Риза булмыймы соң! Күптән көтә идем бу тәкъдимне тибындагы берничә җөмләдән торган синтаксик бөтеннәр кебек чаралар белән дә белдерелергә мөмкин.
   
Гадәттә хәбәрләмә әлләничә җөмләдән тупланган синтаксик бөтен яисә синтаксик бөтеннәр тезмәсеннән (микротекст, макротекстлардан) оеша.
   
Сөйләм иясенә (С.И.нә) карап бәйләгечләр. Гадәттә балалар, яшьләр, олылар сөйләме аерыла. Балалар сөйләменә, әйтик, чылбырлы, икенче төрле әйткәндә, кабатлаулы бәйләү чарасы хас. Беренче җөмлә икенчесенә, өченчесенә... хәбәр итү өчен алынган төп сүзне кабатлау белән ирешелә. Ул сүз гадәттә конкрет исем-атама, термин була: Дөньяда ипидән дә кадерлерәк нәрсә юктыр. Икмәк илебезнең төп куәте ул. Икмәкне элек-электән хөрмәт иткәннәр. Икмәк үстерү бик зур эш икәнен без олылардан гына ишетеп беләбез...;
   
Балалар сөйләменә янә конкретлыкка, кинәтлеккә тартым күрсәтү, төбәү, кереш, эндәш чаралы бәйләгечләр хас: ... чүп үләннәрен аерым исәпкә алдык. Бу үзенә күрә бик мавыктыргыч эш икән. Менә игеннәр өлгерде...;
   
Сиздегез: җөмләләр алмашлыклар рәте белән, бигрәк тә күрсәтү алмашлыклары белән бәйләнде.
   
Инде өлкәннәр сөйләменә килгәндә, яши-яши кеше теге-бу бәйләү чарасына күнегә бара. Ярый ла, С.И.нә, сөйләм шартына (С.Ш.на) карап төрледән-төрле бәйләү чарасына күнексә, һәр очрак өчен бер генә төрле бәйләү чарасына күнегү очраклары да күзәтелә. Беренче чиратта, татар сөйләмендә бәйләү өчен махсуслашкан берәмлекләрнең,– тел фәнендә алар бәйлекләр, теркәгечләр, кисәкчәләр, мөнәсәбәтлекләр дип аерып алып өйрәнелә,– өстенлекле кулланылуы табигыйдер дә, тик бәйләү чаралары бары шулар гына дип уйлап, бары шуларга гына табыну, мөкиббән китү, сүз саен шуларны кабатлау һич дөрес түгел. Соңгы вакытта бигрәк тә яшьләр сөйләмен (әйтмә сөйләмне дә, язмасын да) һәм бәйләгече басып китте. Бу берәмлек асылда сүзтезмә бәйләү чарасы буларак кулланылырга тиеш, анда да һәр очракта түгел. Бала һәм ана дию татарча түгел, урысча уйлап, татарча калька белән әйтү, дөресе: бала белән ана, бала берлән (илә) ана; И ребенок, и мать,  дигән тезмәдә дә һәм теркәгече калька була, татарчасы бала да, ана да.
   
Җөмләне  җөмләгә һәм белән бәйләүнең һәр очрагын контрольдә тотарга кирәк. Моннан соң үзегезне үзегез күзәтергә алыныгыз әле: китап, газет-журнал текстын укыганда, радио, телевидение тыңлаганда, интернетта утырганда, әңгәмәдәшегезнең, әлбәттә инде, үзегезнең сөйләмне колактан-караштан  үткәргәндә  һәр һәмгә диккать итегез, урынлымы, дөресме-түгелме икәненә бәя бирегез. Менә янә бер мисал: Укучы иншасында яза: Мәктәптән кайттым һәм әнигә өй эшенә булыштым. Бу татарча бәйләү түгел. Сөйләм ниятенә, максатына карап, бу ике җөмлә бүтән төр чаралар белән бәйләнергә мөмкин иде. Әйтмә сөйләмдә ул иң төп чара – пауза белән: Мәктәптән кайттым, әнигә өй эшенә булыштым.  Әгәр хәбәрләмә мәгълүмат бирү, хәбәр итү максатын күзуңында тотса, Мәктәптән кайтып, әнигә булыштым; Мәктәптән кайткач, әнигә булыштым рәвеше урынлы булыр; Әгәр инде әйтү максаты мәктәптән кайткач та, вакыт үткәрмичә, тырай тибеп йөрмичә, шундук әнигә булышканны белдерү булса, Мәктәптән кайту белән; Мәктәптән кайткач ук... формалары кулланылыр. Татарча фикерләп, телнең төгәллеген, тәмен нечкә тоемлап эш итүче кеше бу бәйләү чараларын һәмнән бик күпкә өстен икәнен аңламый калмас.
   
Бу чараларны белмәгәндә яисә тиешле игътибар бирелмәгәндә, сөйләмеңә җавапсыз, гамьсез караганда урынсыз өтеклек, кытыршылыклар гына түгел, мәгънәви кимчелекләр дә барлыкка килә. Эрерәк конструкцияләрне бәйләгәндә килеп туа торган андый кимчелекләргә яшьли күнеккән очракта алар олыгая барган саен көчәячәк кенә. Э-э-э..., ни... дип төртелеп-тукталып тору озаккарак сузыла, хәтта гомерлек “сакаулыкка” – “бөкрегә” әверелә. Авылдашым бер абзый шул “ни” белән интегә иде. Мәзәге дә чыкты – хатыны бәбәйләгәч шул хәлне апасына ничек хәбәр итүе мисалында озак кына көлеп йөрделәр. Карале, ни, безнең ни ниткән бит әле, ниен карап кайт әле...  дигән имеш.
   
Кереш җөмлә, бөтен бер гыйбарә рәвешендә кабатлана: мәсәлән, кайберләре генә: ничек әйтергә, тагын нәрсә әйтергә кирәк. Кайберәүләр, мәсәлән, соңгы хәбәрләмәдә белдерелгән төп төшенчәне икенчесенә, өченчесендә дә ... кабатлый, урынсыз тавтология барлыкка килә. “Сыер димәктән...”, “нәтиҗә дигәннән” һ. б. дип ялгарга кирәк, шулай дип өстәргә мөмкин кебек кереш, өстәлмә штамп гыйбарәләр бер-бер артлы тәкърарлана.
   
Аерым язучы, журналист, укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре бәйләү чараларына таләпчән карап, иҗади якын килеп, шәхси бәйләү чараларын да иҗат итәләр дип, инде моңа мисаллар да китергән идек. Шул ук вакытта аерым бәйләү чараларына күнегеп китеп, еш кабатлау, ул берәмлекләрне штамп-калыпка әверелдерү куркынычы барлыгын да кисәткән идек. Шәхсән үзем ә бит, шулаен шулай кебек бәйләгечләрне кабатлаудан тыелу чарасын күрәм, дигән идем. Мондый эзләнү юлларын һәркем табарга тиеш.
   
Көндәлек матбугатта, радио, телевидение сөйләмендә дә кайбер журналист, белгечләрнең шундый калып берәмлекләрне кабатлаулары тешкә тиеп тора: кызгынычка каршы, бәхеткә каршы, миңа калса, әмма ләкин... кебек кереш сүз, кереш җөмлә рәвешендәге яки башка каршылыклы бәйләгечләрнең урынсыз кулланылуын укучы, тыңлаучыларыбыз да тәнкыйть итеп тора. Бигрәк тә калька бәйләгечләргә тискәре караш булырга тиеш. Соңгы вакытта җөмләне җөмләгә, фразаны фразага, синтаксик бөтенне синтаксик бөтенгә, сорауга җавап рәвешендәге бөтен бер микротекст, текстларга Беләсеңме (беләсезме) дип кереш сүз белән башлап китү штамка әверелеп бара.
   
Һәм белән (һәм инде, һәм дә ...) белән бәйләүнең штампка әйләнүенә мисалларны бихисап китергән идек.
   
Тискәре мисаллардан янә:
   – бәйләнеп җитмәү очраклары. Бу аеруча тәрҗемә текстларына хас. Урысчада иярчен җөмләнең төп кисәге (алдагы җөмлә белән шундук бәйләнеп китә торган кисәге) татарчада җөмләнең икенче – азаккы өлешенә күчә дә бәйләү чарасы арттагы планга күчеп, актуальлеген киметә.  
   Хәзер китерелә торган мисалларда бәйләү чараларына контекстуаль синонимнар эзләп карагыз:
   Бу вакытта Хаҗигали абзыйның әнисе бик каты чирләп ята. Шуның өчен Торна сазы камышлыгында яшеренеп кала, төнне көтә. (К.т., 1987, 24 сент.);  1914 елның 19 июлендә эссе кояш астында арыш урган халык янына атын ак күбеккә батырган бер кеше килә. Ул староста Дәүләтгәрәйгә пакет тапшыра (К.т., 1987, 24 сент.).
   Бу кыйбладагы  кимчелекләрнең төрледән-төрле сәбәпләре арасында сөйләмият гыйлеменең нәхү (синтаксис) өлкәсеннән белемебез җитешмәвен дә танырга кирәктер. Мәктәптә грамматиканың бу бүлеге һич тә канәгатьләнерлек укытылмый, күнегүләр, аеруча синтаксик өлешләрне бәйләү гамәленә караганнары ифрат аз бирелә, “Текст синтаксисы” бүлеге хәтта югары уку йортларының филология, журналистика бүлекләрендә дә бик санаулы сәгатьләр белән укытыла.
   
Ә тормышта исә аралашу барышында сөйләм оештыруның төп максаты –ул аерым сүз, тезмә, гыйбарәләрне генә дөрес, камил төенләп бару түгел, ә шулай төенләп барып, бөтен фикерләмәне, икенче төрле әйткәндә, гомуми хәбәрләмәне бөтен, мөстәкыйль текст итеп түгәрәкләп оештырып бетерү.   Шөкер, кабатлап әйтәбез, татар тел гыйлеме соңгы елларда текст нәзәриясенә дә җитди игътибар бирә башлады. Без инде Ф.Сафиуллинаның (“Текст төзелеше”), В.Гарифуллинның (“Газета тексты төзелеше”), И.Низамовның (“Уем – тел очында”, 2 нче бүлек) бу юнәлешле хезмәтләренә игътибар итәргә киңәш биргән идек. Бер уңайдан М.Зәкиев, С.Ибраһимов, И.Бәширова, Х.Курбатовның да синтаксис юнәлешендәге хезмәтләре белән дә кызыксыну артыр, дип ышанып калабыз.
 
Хәзер дәреслек, кулланмаларда еш күзәтелми торган кайбер синоним бәйләү чараларын искә төшереп китик. Конкретлыкны белдерүче чараларга хис белдерү чаралары синоним була ала. Мәсәлән, синтаксик фигуралар. Шулардан аеруча еш кабатлана торганы кабатлау: Фатыйх абый күптән инде мәрхүм. Ә Корьән исән. Хәтер исән. Без исән. Өмет исән (Кама таңнары, 1996, 7 дек.); Инверсия. Парцелляция.  Бу мәктәпне тәмамлаучыларның 98 проценты югары уку йортларына керә. 98 проценты! Әйе, үксерлек, ярсырлык, әллә нинди хәсрәтләргә бирерлек шул бу дөньяда. Шау-гөр килеп чәчрәп йөргән вакытлар бер генә. Бер генә... (Сусау, 162 б.).
 
Текст эче бәйләнешләрен ике төркемгә тупларга мөмкиндер: янәшә бәйләгечләр һәм янәшә булмаган бәйләгечләр. Янәшә бәйләгечләр, тулаем алганда, синтаксик бөтен (микротекст) бәйләгечләре белән тәңгәл килә. Фәндә алар когезия чаралары дип атала. Шулай  да аларның бурыч-максатлары аерыла – алар макротекстны макротекстка бәйли, димәк, тулаем текстның бөтенлеген тәэмин итә. Берничәсен генә күрсәтеп китик:
   
Кабатлаулы бәйләгечләр. Аерым төшенчә, гыйбарәләр яисә аларның синоним вариантлары (мәкаль, әйтем, синтаксик фигура, канатлы гыйбарә, туры сөйләм, җыр өлеше һ.б. сыйфатында текст буена кабатлана: Хәсән Сарьян повестеннән бер өзек: Килешеп, куллар аерылгач, Чәмәт эшен исенә төшерде. – Ярый, инде эшкә күчик,– диде, Кабул итү имтиханнарын ничек үткәрү турында биш-алты сүз алыштылар да, икесе дә беренче август көнне иртән сәгать тугызда килергә сөйләшеп, кайтып киттеләр. Эшләре шул булды (С., 56 б.).
   
Алмашлыклар (парлы һәм ялгыз):   Укытучы җыр-биюгә, нәфис сүзгә, мандолинада һәм баянда уйнауга һәвәс бит ул. Андый мәктәпләрдә укыган балалар да, укытучыларына охшарга тырышып, үзешчән сәнгатькә кушыла торганнар иде (В.Т., 2010, 2 апр.).
   
Аннары, аерым грамматик формалар (бер зат, бер вакыт, бер фигыль формасы һ.б.) аерым синтаксик фигура, конструкцияләр кабатлана. Бу иҗади алымның чын үрнәкләрен Габдулла Тукай әсәрләрендә күп очратабыз:   –Һади Максудыйның – бик матур-матур маузугълардан бик төссез мәкаләләр язарга; Рәшит Казыйның – үзен-үзе мактарга; Шәһидуллинның – игълан җыярга; Хәмзә Ахунның – донос ясарга...;
   
“Мөбарәк тәсбих өзелде” әсәрендә бөтен бер җөмлә кабатланып килә: Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин Россия кояшы бүтән еллардагыча нурын киметми, дөнья йөзенә чыраен сытып, салкыннар бирергә ашыкмый;
   
Бу ел ноябрь ае керде... (Шул рәвешле антитеза рәвешендә 5 тапкыр синтаксик бөтеннәр кабатлана. Язма сөйләмдә алар әле абзац– кызыл юл белән дә аерыла.
   
Бәйләүче чара буларак гомумиләштерүче сүзтезмәләр киң кулланыла, дигән идек. Текст өлешләрен бәйләүдә аларның әһәмяте тагын да көчәя. Гомумиләштерүче чара тезмә-гыйбарә дә, бөтен бер җөмлә, хәтта синтаксик бөтен дә була ала. Тәүфыйк Әйдинең бер очеркы Балтыйк буе республикалары кайнап тора, дигән җөмлә белән башланып китә. Текстта гадәттә хәбәр итү өлеше белән мөнәсәбәтлекне белдерү өлеше үзгә чаралар белән бәйләнә. Нәтиҗә ясау бәйләгечләрен (шулай итеп, кыскача, йомгаклап әйткәндә, нәтиҗә ясап, түгәрәкләп әйткәндә һ.б.) нәкъ вакытында, урынында куллану әһәмиятле.
   
Болар янәшә бәйләү (когезия) чараларыннан кайбер генә мисаллар булды. Янәшә  булмаган бәйләгечләр, гадәттә, кереш, өстәлмә җөмлә, гыйбарәләрдән, чигенеш рәвешендәге чагыштырмача мөстәкыйль хәбәрләмәләрдән дә торуы ихтимал. Аеруча еш очрый торганары болар: алдан кисәтеп куючы бәйләгечләр: Сөйләргә кушкан идең, менә хәзер сөйлим; Менә нәрсә искә төште бит; Ә-ә-ә, әйтсәм әйтим инде... Хәтерлисеңме?... Текстны йомгаклап куючы бәйләгечләр дә әһәмиятле: Сөйләргә кушкан идең, менә сөйләдем; Әйттем бит мин сиңа, барыбер искә төшерәбез дип; Күрдеңме инде ничек килеп чыкты!
   
Мондый бәйләгечләрнең кайбер төрләрен алга караган (перспектив) бәйләгечләр дип тә атарга була. Менә Р.Батулла повестеннән бер өзек: ... Казан йортына килен булып төшкәч, Сөембикәнең беренче елавы, беренче күз яшьләре иде бу. Әмма соңгысы түгел иде. Иң әчесе, иң канлы күз яшьләре әле алда, кара көннәрдә булачак. Менә бу соңгы мөнәсәбәт хәбәрләмәсе шушы текст кысасыннан чыгып, киләсе текстны бәйләү өчен дә чара була ала.
   
Текст төшенчәсен ачыклаганда бу хакта искәртү мөһимдер. Кеше бит аралашу барышында бер генә текст белән чикләнми, төрле-төрле текстлар белән эш итә. Газетны, мәсәлән, үзенә бер бөтен әсәр дип кабул итәбез икән, аның бер битендә генә дә берничә текст урнаштырылган. Аларның һәркайсын укучы үзенә бер дип, мөстәкыйль дип кабул итәргә тиеш. Бу текстлар, темасына, жанрына, авторына карап, ягъни сөйләм мотивларына карап, бер рубрика, бер баш исеме астында,  ә икенчеләре бер төрле сызык-рам эчендә яисә бер төс тонында, бер төрле шрифт белән җыелырга мөмкин. Димәк, текстның бәйләү чаралары тел чаралары белән генә чикләнми, ә экстралингвистик, паралингвистик чаралар да куллана ала. Әйе, текст синтаксисы нәзәриясендә мантыйкый-композицион, мантыйкый-лексик һ.б. чаралар да күзәтелгән. Әйтик, радио сөйләменең бөтенлеге хакында мәшһүр дикторыбыз Камал Саттарованың уйлану-күзәтүләре кызыклы. Ул ике төрле эчтәлекле текстларның ике диктор укыганда да тыңлаучы аларны бербөтен итеп кабул итсен, аның аңында бер эзлекле фикер агышы саклансын өчен дикторларның тавыш, интонациясе, тоны, ритмы бер  дәрәҗәдә, бер гармониядә булуы белән бергә текстларны бәйләүнең өстәмә чараларын күрергә кирәклеген дә кисәтә торган булган. Мәсәлән, Чистай турында мәгълүмәттән соң Әгерҗе  төбәгенә күчкәндә күчеш өзелмәскә, ялганган булырга тиеш. Моның өчен Камал Саттарова ана теле чараларын, аерым алганда махсус текст бәйләү чараларын тәкъдим итә.  Ике текстны каршы кую төсмере булганда аларны ә менә... бәйләгече белән ялгарга тәкъдим итә: ... ә менә Әгерҗе районында...
   
Экстралингвистик бәйләү чараларын әсәрнең төзелеш-композицион, әдәби-сәнгати һәм башка аспектларга бәйле бәйләгечләр дип санап киткән идек. Җентекле анализ бу хезмәтнең бурычына керми, дидек, у тел фәне кысаларында җентеклерәк карала. Без сөйләмгә кагылганнарын искә төшерик. Әйтик,    Диалог // монолог; Туры сөйләм // уртак сөйләм // кыек сөйләм синонимлыгы үзәтелә.
    – Китәсеңме син?
    – Нигә?
    – Юк, үзем генә әйтәм // Болай гына, сәбәпсез генә сорыйм.
 
Сорауны белдерү  чаралары: хәбәрләмә сорау авазыннан, интонациясеннән, сүзеннән, синтагмасыннан, җөмләсеннән гыйбарәт була ала:   Тугыз йортлы авылга ни өчен бу кадәр күп диярсез (аракы турында);
 
Сорауны кабатлау чаралары:   –Каравылчылар бармы?
   –Бар, нишләп булмасын... (Газеттан);   –Сез канәгатьме? Канәгать, ник канәгать булмасын (Татарстан радиосы. Бер авыл хатыны белән әңгәмә);
   Сөйләмдә шәхси бәйләү чаралары: Кереш, эндәш, аерымланган берәмлекләр: –Алай да... (Сөләйман хәзрәт Зарипов);
   Сәлихҗан хәзрәт: Карале... Карагыз әле; Илһам Шакиров: Әйбәт каршы алалар, озаталар димәсәң... (Радиодан). Рәкыйп Гаффар чаралары:  Юныс хәзрәт белән сөйләшергә булдым. Әйтте диярсез, моның файдасы булмый калмас (Татарстан радиосы, 2008, 29 май).
   Алай итеп (Димәк, мәгънәсендә).  Шулай итеп... тә ди.
   Вакыт үтә. Ничек кенә үтә әле. Сизәсең. Ничек кенә сизәсең әле!(Үзенчә интонация белән): Туфан Миңнуллин: Шуңарга күрә...; Әйе...; Хатыйп Минигулов: Менә шушыннан...;
   Рөстәм Закиров: Һәм инде; Зилә Вәлиева: Миңа калса...;   Саидә абыстай: Әйткәченнән...;
   Сүз генә түгел, бүтән грамматик чара да (кушымча, ярдәмле сүз, ярдәмче фигыль, мөнәсәбәтлек  һ.б) шәхси бәйлү чарасы була ала: Очрашкан саен Галимҗан абыйда яңа сыйфатлар барлыйсың.... Бу мәсьәләне уртага салып сөйләшкәндә кызыклы бер вакыйга турында беләсең (Беренче зат икенче зат фигыле белән белдерелә); (С.Т., 1983, 18 июнь Ә.Садриев).
   Мөрәҗәгать чаралары сөйләмне бәйләү ролен дә үти. Автор Сәлих абый Рәзингә: –Рәхмәт, акыллым, ди; Мәхмүт Әхмәтҗанов: Исәнме, туган, диде; Сиринә Латыйпова: Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, диде.
 
Сөйләм ниятенә (С.Н.) бәйле чаралардан хисси белдерү чаралары игътибарга лаек. “Балалар бүген укымый, алар компьютерга, телевизорга мөкиббән, дип зарлана әти-әниләр. Укымаслар да шул! Әтисе диванга чалкан яткан килеш телевизор караганда, “Дәресеңне кара”, дип кычкырса, укып утырасы килерме... “(Ш.К., 2007, 7 ноябрь. А.Галиева). Радиода бер ГАИ җитәкчесе Рәзин Нуруллинның һәр соравына (гадәттә алар сорау интонациясе белән бирелмәсә дә) җавабын (ягъни бер хәбәрләмәне икенчесенә бәйләп җибәргәндә) чыннан да дигән кереш сүз белән башлап җибәрә. Дөресендә бу тезмә уңай мәгънәле булса да бу кеше аңында (сөйләмендә) битараф мәгънәлегә әйләнгән – сорау раслау мәгънәле булса да, тискәре мәгънәле булса да һәр очракка ярый торган булып киткән.   
       
Мәгънә күләме зурая барган, синтаксик конструкция эреләнә барган саен аларны бәйләү чаралары да берникадәр үзгәрә. Башлыча җөмләне җөмләгә бәйләү чаралары: бәйлек сүзләр, кисәкчә, теркәгеч, кереш, эндәш сүзләр белән беррәттә, аерымланган кисәк, кереш, мөрәҗәгать җөмлә, инверсия, парцелляция ише махсус синтаксик тезелмәләр дә кулланыла. Боларны үз мисалларыгыз белән дәлилли торыгыз әле.
                                                             Илдар Низамов,
                                     филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»