|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2020 Шоу-бизнес
Мөнир Рахмаев авырлы хатынының ФОТОсын күрсәттеУзган елны башлы-күзле булган Мөнир Рахмаев әти булырга җыена. Сөйгәне Илсөяр бәби көтә икән. Җырчы сөенче белән бүлешеп, инстаграмга фото урнаштырган. "Матбугат.ру"да Рахмаев үзенең мәхәббәт хисләрен, тойгы-кичерешләрен санап, сөйгәнен очраткан мизгелне "грипп вирусы" белән чагыштыра дип язган идек. "Җаным! Син минем организмыма грипп вирусы кебек килеп кердең. Син минем барлык хыялларымда, минем бүгенге һәм киләчәгемдә. Нәкъ син - минем булачак балаларымның әнисе. Син мине искиткеч көчле итәсең. Тормышымның авыр вакытларында син һәрвакыт миңа көч бирәсең. Яратам сине!" - дигән иде ул вакытта Мөнир Рахмаев.
--- |
Иң күп укылган
|