|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2020 Шоу-бизнес
"Языгыз - миңа күңелле!": Ләйсән Дусаева "Дом-2" телепроектына эләккән (ФОТО)Россия телевидениесе алып баручысы, элекке Камал театры актрисасы, тумышы белән Казаннан булган татар кызы Ләйсән Дусаева гаугалы "Дом 2" телепроектына килеп эләккән. Бәхеткә, үзенең сөйгәнен эзләп катнашучы буларак түгел. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Ләйсән телешоуда ораторлык сәнгате буенча тренер вазифаларын башкарган икән. Ләкин хәлне төшенеп җитмәгән күп кенә язылучылары моны белмичә, алып баручыга хәбәрләр яңгыры яудыра башлаган. Бу хакта Ләйсән Дусаева болай дип уртаклаша һәм укучыларга мөрәҗәгать итә:
"«Син «Дом2»га эләктең! Бик шәп! Котлыйм!». Соңгы ике атнада директка шундый хәбәрләр алам.
"Дом2" проектында катнашу - шундый зур җиңү, уңыш, дип уйламадым да. Әлбәттә, бәхәсләшеп тормыйм: ТНТ - текә канал, анда хөрмәткә лаек профессионаллар эшли; «Дом2» проекты авторлары - гениаль кешеләр, чөнки бу программа, әгәр ялгышмасам, 16 ел чыгып килә, һәм сез аны карыйсыз (экранда нәкъ менә шушы тапшыруда мине күргәнегез бит әле).
Нишләптер, телевидениедә ничә еллар буе эшләгән эш урынымнан киткәндә, алга таба үсү өчен, ораторлык осталыгы буенча курслар оештырырганда, «чит абзыйга»га түгел, ә үземә эшли башлаганда, Мәскәүгә күчеп китәргә карар кылганда - мине берсе дә котламаган иде.
Нигәдер нәкъ менә хәзер котлыйлар. Югыйсә, мин бу «Дом-2» проектында бер-ике тапкыр күренеп кенә алдым. Театр училищесының һәм журналистика факультетының «бишле»гә тәмамлаган дипломнары; театрдагы рольләрем, Fm-станцияләрдәге эфирларым; кинода һәм телевидениедә алып баручы буларак хезмәтем, ике дистә ел дәвамында иртәнге эфирларны алып баручы буларак эшем; улымны тәрбияләү һәм мегаполиска күченү-зур котлауларга лаек булмадымы икәнни?.
Менә шулай, сезнең котлауларны хәзер бик теләп кабул итәм. Языгыз - миңа күңелле!" - ди Ләйсән Дусаева.
--- |
Иң күп укылган
|