|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2020 Мәдәният
“Татаркино” фильмнары бу атнада ике фестивальдә катнаша: Хельсинкида һәм Ростов-ДондаХельсинкида 13-16нчы февральдә Kino Lokakuu («Октябрь киносы») XIII Заманча Россия киносы фестивале узачак. Фестивальдә Татарстан исеменнән “Байгал” фильмы күрсәтеләчәк, аны 14нче февральдә тамаша кылачаклар. “Татаркино” вәкиле буларак, фестивальдә режиссер, Россия кинематографистлары союзының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров катнашуы көтелә. Кино фестивале Хельсинкида тәмам булгач, Финляндиянең башка шәһәрләрендә дәвам итәчәк.
⠀
Исегезгә төшерәбез, “Октябрь киносы” фестивале Россия-Фин җәмгыяте тарафыннан 2006 елда оештырылган иде һәм беренче елларда ул октябрь аенда уза иде. Моннан бер ел элек 2019 елның 14нче февралендә Kino Lokakuu XIII Заманча Россия киносы фестивалендә Хельсинки тамашачысы Татарстан режиссерлары Әмир Галиәскәров белән Рамил Фазлыев төшергән “Мулла” фильмы белән танышкан иде.
Февральнең 15ендә исә Татарстан киносын Ростов-Дон тамашачысы зур экраннан карый алачак. Ростов-Дон шәһәренең “Дом Кино” кинотеатрында Заманча татар киносы фестивале узачак. Бер көндә дүрт татар фильмы: "Әпипә", "Байгал", "Отчий дом", "Мулла" кинокартиналары күрсәтелгән бу көнне Ростов-Дон кинотеатры Татарстан милли кинематографы мәйданына әвереләчәк.
Биредә махсус чакырылган кунаклар булып беренче татар мюзиклы режиссеры Илшат Рәхимбай һәм “Байгал” мелодрамасында төшкән актер Ренат Галимов чыгыш ясаячак. Ростов-Донда кинопоказларга билетларны https://domkinorostov.ru сайтыннан һәм кинотеатр кассаларыннан сатып алырга мөмкин.
⠀
--- |
Иң күп укылган
|