|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2020 Криминал
Тәтеш районында көнләшү фаҗига белән тәмамланганТатарстанда көнләшүдән кер үтүкли торган өстәлгә ут төртеп хатынының өен яндырган ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтте.
Судта билгеле булганча, узган елның 1 октябрендә Тәтеш районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатынының өендә була. Ир-ат кер үтүкли торган өстәлгә ут төртә, ә үзе урамга йөгереп чыга. Нәтиҗәдә йорт тулысынча янып бетә. Янгын аркасында 334 мең сумлык зыян килә.
Ир-ат үзенең гаебен таныды һәм көнләшү аркасында шундый адымга баруын сөйләде.
Суд ирне ярты елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|